Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Трабзон шәһәреннән Сочига барган Seabridge паромын Сочи портына кертмәгәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Паром рөхсәт бирүләрен ике көн ярым көткән.

14 ел дәвамында беренче тапкыр Төркиянең Трабзон шәһәреннән Сочига барган Seabridge паромын Сочи портына кертмәгәннәр.

Кораб юлчылар белән кире Төркиягә кайта.

Бу хакта әлеге маршрутны оештыручы "СВС ШИППИНГ" ширкәте башлыгы Сергей Туркменян журналистларга белдергән.

"Ике көн ярым көткәннән соң, Сочи портына керергә рөхсәт итмәделәр. Хәзер паром юлчылар белән кире Төркиягә кайта", дигән ул.

"Российская газета" язуынча, юлчыларны ширкәт хисабына очкыч белән җибәрәчәкләр.

Барлыгы корабта 20 юлчы булган, аларның 18е - Русия, икесе - Төркия ватандашы.

Әлеге юлчылар алдагы көнне Change.org платформасында үзләрен ярга алып чыгуны сорап видеомөрәҗәгать тә чыгарды. Әмма нәтиҗәсе булмады.

  • Паром Трабзоннан 5 ноябрь кузгалды. 6 ноябрь иртә белән ул Сочи ярларына килде. Ләкин портка керү рөхсәте булмауга сылтап, паромны кертмәделәр.
  • Seabridge паромы юлын оештыручы Liderline ширкәтендә барлык документларны тиешлечә эшләүләрен белдерделәр.
  • Төркия белән Русия арасында паром йөрешен торгызу 2024 елны ук планлаштырылган иде. Төрле сәбәпләр белән ул берничә тапкыр күчерелде. Краснодар хакимиятләре иминлек максатыннан дип аны җибәрүгә каршы чыкты.
  • Июльдә Русия президенты Владимир Путин фәрман имзалады, документка күрә, чит илдән Русия портларына керүче барлык кораблар диңгез порты капитаныннан рөхсәт алырга тиеш. Капитан әлеге карарны ФСБ белән килештерергә зарур.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG