Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиядә Владимир Путинга лояль җырчы Илдар Абдразаковны "Дон Жуан" операсында катнаштырудан баш тартканнар


Илдар Абдразаков
Илдар Абдразаков

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Европада һәм АКШта Илдар Абдразаковның чыгышларыннан баш тарталар.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, опера җырчысы Илдар Абдразаков 2026 елның гыйнварында Моцартның "Дон Жуан" операсында төп партияне җырларга тиеш иде. Аның исеме Верона театры афишаларында чыкты. Ләкин Liberi Oltre le Illusioni итальян берлеге җырчыны чакыруга каршылык белдерде. Шуннан соң Европарламент вице-президенты Пина Пичерно Абдразаковны операда катнаштырудан баш тартырга чакырды.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Европада һәм АКШта Илдар Абдразаковның чыгышларыннан баш тарталар.

Абдразаковның Путин режимын һәм сугышны яклавы күп кенә халыкара мәдәни институтлар тарафыннан тәнкыйть утына тотылды. Дөньяның мәртәбәле театрлары аның белән элемтәләрне өзә башлады.

2023 ел башында Миланның Ла Скала опера театры "Гоффман әкиятләре" дигән тамашасында Абдразаковны Италия бас-баритоны Лука Писарони алмаштырачагын әйтте.

Нью-Йорктагы Метрополитен-Опера да килешүне өзде. Театрның баш менеджеры Питер Гелб Associated Press басмасына "әгәр Путин тарафдарларының минем театрда чыгыш ясавын белсәм, көзгедән үземә карый алмас идем", диде.

2023 елның июлендә Мүнһен опера фестивале җырчының чыгышыннан баш тартты. Аның урынына украин җырчысы Александр Цымбалюк чыгыш ясаячагы әйтелде.

Шул ук елны апрельдә Абдразаковның чыгышларыннан Бостон симфоник оркестры һәм Карнеги-һоллда да баш тартканнар иде.

Абдразаковны күптән түгел аннексияләнгән Акъяр (Севастополь) дәүләт опера һәм балет театрына җитәкче итеп билгеләгәннәр иде.

  • Илдар Абдразаков 1976 елда Уфада туган. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты дигән исемнәре бар.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!


Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG