Ясалма акыл ярдәмендә эш итүче DeepL онлайн-тәрҗемәчесенә татар теле өстәлгән. Моңа интернет кулланучылары игътибар иткән. Хезмәтнең үзенең моңа бәйле аерым белдерүе чыкмаган.
Азатлык Радиосы тикшергәнчә, телләр арасында татар теле чыннан да барлыкка килде. Шул ук вакытта * билгесе белән аның "бета-версиядә" (сынау рәвешендә) өстәлүе DeepL сәхифәсендә әйтелә.
DeepL хезмәте 2017 елда Германиянең Келн шәһәрендә DeepL GmbH ширкәте тарафыннан эшләнгән. Тәрҗемәче 30дан артык телдән һәм телгә тәрҗемә мөмкинлеген бирә. Ясалма акыл технологиясен кулланып, ул контекстка карап, төгәлрәк тәрҗемә тәкъдим итә.
Хезмәт үзен "дөньяда иң төгәл тәрҗемәче" дип атый. 1500 символга кадәр тәрҗемә кулланучыларга бушлай тәкъдим ителә. Теркәлү очрагында бер тапкыр 5000 символга кадәр тәрҗемә итеп була.
2025 елның 17 июненнән DeepL хезмәте Русиядәге һәм Беларустагы кулланучыларда ачылмый башлады. Хезмәт үзе моны рәсми шәрехләмәсә дә, бу Русиянең Украинага каршы сугыш алып бару өчен чикләүләргә бәйле булырга мөмкин диелә.
- Русиядә популяр булган Яндекс тәрҗемәчегә татар һәм башкорт телләре 2015 елда өстәлде.
- Татар теле Google Translate хезмәтенә 2020 елда өстәлгән иде. Моңа кадәр аерым активистлар тарафыннан Google Translate хезмәтенә татар телен өстәү тырышлыкларын ясады. Күптән түгел Google Translate тәрҗемәчесенә башкорт, кырымтатар, чуаш телләре өстәлде.
- 2024 ел башында Татарстанда татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә алган хезмәт эшли башлады. Аны Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты эшләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум