Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар Ленур Хәлиловны, яман шеш белән авыруына карамастан кабат сак астына алганнар


Ленур Хәлилов
Ленур Хәлилов

Кичә 58 яшьлек кырымтатар, элекке имам Ленур Хәлиловны, яман шеш белән авыруына карамастан, кабат сак астына алганнар.

Бу хакта "Кырым теләктәшлеге"нә аның хатыны Умида Худойбердиева хәбәр иткән.

Ленур Хәлилов яшәгән Русия аннексияләгән Кырымның Корьбек (Изобильное) авылына дүрт кеше килгән. Алар бернинди кәгазь калдырмаган, бары кулларындагы мәхкәмә карары белән танышырга тәкъдим иткән.

"Юлга чыгар алдыннан аның тәһарәт алуын, киемнәрен алыштыруын көтеп тордылар да, алып киттеләр. Ул бит авырый, ник аны өйдән алып китәргә инде?" дип елый-елый сөйләгән Хәлиловның хатыны.

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 18 елга хөкем ителгән кырымтатар сәяси тоткыны Ленур Хәлилов быел август аенда иреккә чыкты. Аны колониядән авыруы сәбәпле азат иттеләр, чөнки төрмәдә утырганда яман шеш ачыкланды. Моннан тыш аның икенче дәрәҗәдәге кан басымы авыруы, хроник С-һепатиты, бөерендә ташлар һәм бавырында кечкенә кисталар барлыгы әйтелде.

Архангельскиның Исакогорский мәхкәмәсе аның колониядә тотыла алмавын әйтеп, азат итү карарын чыгарды, ләкин соңрак, Хәлилов өенә кайткач, прокурор карарны шикаять итте.

Адвокат Эмил Курбединов сүзләренчә, прокурор мәхкәмәдә Хәлиловны "аеруча да куркыныч җинаятьче" булуын мәхкәмә исәпкә алмаган дип сөйләгән.

Архангельски өлкә мәхкәмәсе Хәлиловны кире колониягә кайтару турында карар чыгарды. Хәлилов өендә аппеляция карарын көтә иде.

  • 2019 елда Алуштада, Корбек, Кучюк Ламбат (Малый маяк) авылларында куәт төркемнәре дүрт кырымтатар йортында тентүләр уздырып "Алушта" җәмгыяте рәисе Ленур Халилов ревизия комиссиясе әгъзасы Руслан Месутов һәм тагын ике кешене сак астына алды. Алар Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнде.
  • Быел Русия төрмәсендә 60 яшьлек кырымтатар Рустем Вирати үлде. Ул Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә утырган.
  • 2023 елны 13 елга хөкем ителгән өлкән яшьтәге икенче төркем инвалиды Җемил Гафаров тиешле табиб ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле шулай ук төрмәдәүлде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG