Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар Украинадагы сугышта кимендә 145 мең Русия сугышчысының үлүен раслый алган


Үлүчеләрнең кимендә 3,3 меңе – 18-20 яшьтә.

Русиянең Украинага каршы башлаган сугышында Русия тарафыннан кимендә 145 мең сугышчы үлгән. Бу хакта "Медиазона"ның Би-би-синың урыс хезмәте белән бергә алып барган хисабында әйтелә. 7 ноябрьгә исемлектә үлүчеләр саны 145 258гә җиткән.

Сүз журналистлар һәм тикшеренүчеләр табып, раслый алган исемнәр турында гына бара. Русия хакимияте сугышта үлүчеләр санын яшерә, югалтулар турында сөйләмәскә тырыша.

Соңгы ике ике атнада үлгән хәрбиләр исемлеге 5 меңгә диярлек арткан. Моны "Медиазона" элегрәк хәбәрсез югалган дип саналган, соңрак үлемнәре расланган сугышчыларның исемнәре өстәлүе белән аңлата.

Үлүчеләрнең күпчелеге – Саклану министрлыгы белән контракт төзегән ихтыярилар. Алар арасында 18-20 яшьтәге яшьләр дә шактый, "Медиазона" кимендә 3,3 мең кешене атый.

Басма игътибар иткәнчә, сугышка кадәр Русиядә 18 яшь тулган яшүсмерләргә контракт төзү кыен булган. Хәзер исә хакимият контракт төзүне мөмкин кадәр җиңеләйтергә тырыша, мәсәлән, Русия думасы 2023 елның 14 апрелендә "Хәрби хезмәт турында" канунга төзәтмәләр кертте.

Шулай ук 2024 елның октябрендә Русия армиясе белән контрактны җинаять эшенең теләсә кайсы стадиясендә төзү мөмкинлеге бирелде. Шуннан соң сугышка үлгән 18-20 яшьлекләр саны кинәт артты, ди журналист Дмитрий Трещанин. Гадәттә, аларның контракт төзү белән үлем арасында 1-2 ай гына уза, ди ул.

Төбәкләргә караганда, иң күп үлүчеләр элеккечә – Башкортстаннан (кимендә 7253 кеше) һәм Татарстаннан (кимендә 6441 кеше). Өченче урында Екатеринбур (кимендә 5151 кеше) бара.

  • Азатлык Радиосы да сугыш башыннан бирле Татарстан һәм Башкортстаннан үлгән кешеләр исемлеген җыя. Бүгенгә исемлектә Башкортстаннан 7806 кеше, Татарстаннан 6579 кеше.
  • Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG