Башкортстанда 24 сентябрь иртәсендә "Газпром нефтехим Салават" комбинатына дроннар һөҗүм итте. Завод җирлегендә янгын чыкты, хакимият хәбәр итүенчә, корбаннар һәм яраланучылар юк. Бу соңгы җиде көндә заводка ясалган инде икенче һөҗүм: беренчесе 18 сентябрьдә булды. Ни өчен кабат нәкъ менә әлеге завод төп һәдәфкә әйләнде, Украина нинди максатларны күздә тота һәм бу ширкәт Башкортстан һәм Русиянең икътисады өчен нинди әһәмияткә ия?
Икенче һөҗүм
Соңгы җиде көндә "Газпром нефтехим Салават" комбинатына бу инде икенче һөҗүм. Беренче һөҗүм 18 сентябрьдә булды. Ул вакытта Радий Хәбиров заводка "очкыч тибындагы ике дрон һөҗүм итте" дип белдергән иде. Үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр булмаган, әмма ширкәт җирелегендә янгын чыккан.
Икенче һөҗүм 24 сентябрьдә булды. Хәбиров моны "чираттагы террорчылык һөҗүме" дип атады. Зыян күрүче кешеләр юк диделәр.
Украина кораллы көчләренең Баш штабы "Газпром нефтехим Салават"ка һөҗүмне рәсми раслады:
"Русия армиясенең һөҗүм мөмкинлекләрен киметү һәм оккупантлар бүлекләрен ягулык белән тәэмин итүне кыенлаштыру максатында Украина саклану көчләре 24 сентябрь төнендә Башкортстандагы "Газпром нефтехим Салават" нефть эшкәртү заводына һөҗүм итте", — диделәр алар.
Баш штаб белдерүенчә, дрон ЕЛОУ-АВТ-6 беренчел нефть эшкәртү корылмасына бәрелгән. Мәгълүматларга караганда, комбинат елына 10 миллион тонна нефть эшкәртә һәм Русиядә сыек ракет ягулыгы җитештерүче төп үзәкләрнең берсе булып тора.
Икътисади максатлар гына түгел
Башкортстаннан булган бер икътисад белгече (аның исемен "Idel.Реалии" язмый, чөнки Русия хакимияте Азатлык Радиосын илдә теләмәгән оешма дип саный) Украина һөҗүмнәренең максатын "халык кәефләренә тәэсир итү" дип аңлата:
— Минемчә, Украина өчен төп максат — халыкның рухына тәэсир итү, — ди ул.
"Газпром нефтехим Салават" "Газпром"га карый һәм республиканың көньягындагы иң эре нефть эшкәртү комплексы белән идарә итә. Ул углеводород чималын тулы циклда эшкәртә һәм 150дән артык төрдәге тауар җитештерә. Шул ук вакытта 150 меңлек Салават өчен завод — шәһәрне тота торган ширкәт.
Икътисадчы да әһәмиятне нәкъ менә шушы факт белән бәйли:
— Бу — шәһәрнең төп ширкәте, анда 10 меңгә якын кеше эшли (2021 елда заводта якынча 9 мең хезмәткәр булган). Шуңа күрә мондый предприятиенең туктап торуы Салават икътисадына да, Башкортстан икътисадына да тәэсир итәчәк, — ди ул.
Шулай да белгеч фикеренчә, вакытлыча эш туктатуларның турыдан-туры икътисади йогынтысын артык арттырып бәяләү кирәкми.
— Республика икътисады турында сүз барганда, мин мондый ширкәтләрнең вакытлыча эшләми тору нәтиҗәсен артык зур дип санамас идем. Әмма логистика һәм партнерлар тәэминәте чылбыры бозылу — күзгә артык чалынмаса да, икътисад өчен зуррак зыян, — дип аңлата ул.
"Газпром нефтехим Салават" — Русиядәге иң эре нефть-химия комплексларының берсе. Аңа өч завод керә: нефть эшкәртү, газ-химия заводлары һәм "Мономер" заводы.
"Җитештерелә торган тауар арасында бензин, дизель ягулыгы, керосин, сыекландырылган газлар, бутил спиртлары, пластификаторлар, полиэтилен, полистирол, аммиак, карбамид, акрил кислотасы һәм башкалар бар. Экспорт географиясе дөньяның 50дән артык илен колачлый", — диелә "Газпром" төркеме сайтында.
Икътисадчы әйтүенчә, ягулык дефициты булса да, хакимият өчен иң мөһиме - фронтны өзлексез тәэмин итү.
— Ягулык-майлау материалларын СВО зонасына җибәрүме, әллә бензин станцияләрен тәэмин итүме — дәүләтнең нәрсә сайлавы ачык, — ди ул.
"Украин стратегиясенең бер өлеше"
2010–2014 елларда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов администрациясе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән, хәзер сәясәт белгече Аббас Галләмов Украинаның максаты Русия икътисадының төп тармагын юк итәргә тырышу дип саный.
— Украина армиясе кул җиткән барлык нефть эшкәртү заводларына һөҗүм итә. Аларны аерым төбәк йә анда яшәүчеләр кызыксындыра дип әйтерлек нигез юк, — ди ул.
Шул ук вакытта Башкортстан Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны ягыннан Идел буе төбәкләре арасында да, Русия күләмендә дә лидер булып кала. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан исәпләп чыгарганча, 2022 елның 24 февраленнән алып республикадан кимендә 7 233 кешесе һәлак булган.
Нефть заводларына һөҗүмнәр нәрсә бирә?
Forbes язуынча, Киев Русия нефть эшкәртү заводларына һөҗүмнәрне 2023 ел ахырында башлады. Вакыт узган саен һөҗүмнәр төгәлрәк була барды; 2025 ел урталарына алар Русиядә ягулык дефициты китереп чыгарды.
Август ахырына Украина Русиянең кимендә 17% нефть эшкәртү куәтен сафтан чыгара алды, дип хәбәр итте Reuters. The Economist исә бу санны 20%ка якын дип бәяләде.
"Ягулык дефициты Кремльгә социаль басымны көчәйтә, чөнки гади русияләр сугыш нәтиҗәләрен көннән-көн ныграк тоя", — дип яздыHenry Jackson Society лондон аналитик үзәге хезмәткәре Давид Кириченко.
The Moscow Times хәбәр итүенчә, сентябрь башында Русиядә бензин бәяләре рекорд дәрәҗәгә күтәрелгән. Мондый проблем барлыгын хакимият тә таныды. Русия энергетика министры Сергей Цивилёв сентябрь башында нефть ширкәтләре нефть эшкәртү заводлары ремонт графикларын үзгәртүе, ягъни ихтыяҗ арткан чорга туры килмәслек итеп көйләгәве турында белдерде.
The Moscow Times шулай ук "Транснефть" ширкәте дрон һөҗүмнәре дәвам итсә, нефть чыгару өстәмә рәвештә киметелргә мөмкин дип җитештерүчеләрне кисәтте. Узган атнада "Газпром нефть" Омски нефть эшкәртү заводының планлы ремонтын күчерүен белдерде — бу ил эчендә ягулык тәэмин итүне тотрыкландыру өчен эшләнә.
Business Insider 18 сентябрьдә "Газпром нефтехим Салават"ка беренче һөҗүмнән соң Украина иминлек идарәсендәге (СБУ) чыганакка сылтанып язуынча, нефть эшкәртү заводларына системлы рәвештә һөҗүмнәр ярдәмендә Украина Русиянең нефть табышларын сугыш бюджеты өчен куллануны чикләргә тели, дип белдерде.
СБУ чыганагы сүзләренчә, һәрбер һөҗүм "агрессорның Украинага каршы сугышу мөмкинлеген киметә". Ә тирәнрәк һөҗүмнәр "Русиядә инде имин төбәкләр калмаганын күрсәтә".
- 24 сентябрьдә Русия финанс министрлыгы 2026–2028 елларга федераль бюджет проектын тәкъдим итте. Анда 2026 елның 1 гыйнварыннан өстәмә кыйммәт салымының (НДС) стандарт ставкасын 20%тан 22%ка күтәрү күздә тотыла. "Новая газета" язуынча, бу — дәүләт казнасын тулыландыруның классик юлы, әмма ул халыкка тагын да зуррак йөк булып төшәчәк һәм реаль куллануны киметәчәк.
- Rusprofile сервисы мәгълүматларына караганда, "Газпром нефтехим Салават" 2024 елны 303 миллиард сум керем һәм 4,4 миллиард сум чиста табыш белән тәмамлаган.
Язманың оргиналы: Idel.Реалии
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум