Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мобилизациягә 3 ел. Иң күп үлүчеләр – Башкортстан, Татарстан һәм Бурятиядән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моннан өч ел элек Владимир Путин Русиядә мобилизация игълан итте. Шуннан бирле мобилизацияләнүчеләрнең кайсы үлде, кайсы гарип килеш якыннары янына кайтып ауды, кайсылары әле дә сугышта. BBC һәм "Медиазона" ачыклаганча, Украинадагы сугышта Русиядән мобилизацияләнгән 15 077 кеше һәлак булган.

2022 елның 21 сентябрендә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Бу карар халыкта зур борчу уятты. Ул вакытта Русия башлаган сугыш инде ярты елдан артык дәвам итсә дә, ил эчендә, нигездә, бу сугышны күрмәмешкә салу киң таралган иде.

Мобилизация бу вазгыятьне үзгәртте. Йөзләрчә мең кеше чит илгә чыгып китәргә ашыкты, Грузия, Казакъстан белән чикләрдә зур чиратлар барлыкка килде, читкә очкан очкычларга бәяләр нык күтәрелде.

Мобилизациягә рәсми рәвештә 300 мең кешенең эләгүе игълан ителде. 2022 елның ноябрендә Владимир Путин "өлешчә мобилизация" кысасында 318 мең кеше чакырылганын белдерде. Рәсми рәвештә мобилизация бүген дә тәмамланмады – Путин аның төгәлләнүе турында фәрман имзаламады.

Мобилизациягә эләгеп, үлүчеләр арасында да "алдынгы" республикалар — янә Татарстан белән Башкортстан. Алар Русия буйлап сугышта иң күп кеше югалткан төбәкләр дә, ихтыриялар үлемнәре буенча иң беренче төбәкләр.

Башкортстан белән Татарстаннан ничә мобилизацияләнүче үлгән?

Рәсмиләр һәр төбәктән сугышка күпме мобилизацияләнгән кешене җибәрүен дә, күпме кешенең анда һәлак булуын да хәбәр итми. Гомумән, югалту саннарын хакимият бик тырышып яшерә. Хәтта үлгән кеше некрологларында да аларның сугышка нинди статуста киткәнен язмаска тырышалар.

Шулай да бу эшне журналистлар һәм бәйсез тикшерүчеләр актив башкарырга тырыша. Мәсәлән, "Медиазона", BBC-ның урыс хезмәте һәм волонтерлар такымы бөтен Русия буйлап сугышта үлүчеләр турында мәгълүмат җыя. Бу очракта сүз журналистлар таба алган үлемнәр турында гына бара, чын саннар зуррак булуын исәпкә алу мөһим.

"Медиазона" исемлегенә күрә, 21 сентябрьгә Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булган мобилизацияләнүчеләр саны – кимендә 871. Татарстанда – кимендә 843. Ике милли республика Русия буйлап югалтулар исемлегенең башында. Өченче урында – Бурятия республикасы (кимендә 629 үлем).

Башка төбәкләрдә үлгән мобилизацияләнүчеләр санын түбәндәге рәсемнән күрә аласыз ("Медиазона" саннары, журналистлар тапкан үлемнәр саны гына):

Һәлак булучыларның үз исемлеген Азатлык Радиосы да алып бара. Мәгълүмат җыю катлаулы булуы сәбәпле, үлүчеләрнең статусы турында мәгълүмат базасы тулы түгел. Шулай да, сугышта үлгән хәрбиләрнең гомум исемлеге "Медиазона" исемлегеннән тулырак:

22 сентябрь иртәсендә Азатлык Радиосы сугышка китеп, анда һәлак булган кимендә 7233 Башкортстан кешесен һәм кимендә 6098 Татарстан кешесен ачыклый алган. Күптән түгел генә ике республикадан югалтулар саны 13 меңнән артты.

Татарстаннан һәм Башкортстаннан күпме кеше мобилизацияләнгән дигән саннар рәсми чыкмады. Башта үз чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online" 21 сентябрьдә Татарстанга 10 мең кеше тупларга дигән бурыч куелган булган дип язды. Шулай да соңрак планны 3 мең кешегә калдырганнар диелде.

Басма чыганаклары Казанда 950дән артык кеше мобилизацияләнүен әйтте, башта ике меңләп кеше җибәрергә тиеш булганнар диелә. Казан мэриясе мәгълүматына караганда, шәһәрдән барлыгы 800дән артык кеше мобилизацияләнгән. Шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрдән 1200 кеше чакырыла дигән иде.

"Чынлыкта үлүчеләр саны күбрәк"

Татарстан белән Башкортстандагы вазгыятьне зур игътибар белән күзәтүче сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, ике республикадан мобилизациягә эләгүчеләр саны да, чын югалту саннары да күпкә югарырак, хакимият аны максатчак яшерә. Төрле исәпләүләргә караганда, бу санны уртача 3 тапкырга тапкырларга кирәк, ди ул.

Пропаганда да зур роль уйный, аның ролен киметеп карарга ярамый

— Башкортстан белән Татарстаннан сугышта күп мобилизацияләнүченең үлемендә сәбәпләр күп, монда сәбәпләр комплексын карау кирәк. Беренчедән, ике республикада административ ресурс көчле, 2022 елда мобилизациягә кеше җыюда бу зур роль уйнады. Икенчедән, бу республика хакимиятләренең һәрвакыт Мәскәү алдында үзләрен иң актив, иң тырыш булып күрсәтү омтылышы да бар, алар бар көч белән Путинны канәгатьләндерергә тырыша, бу очракта, сугышка кешеләр җибәрү планын артыгы белән башкарырга омтыла.

Пропаганда да зур роль уйный, аның ролен киметеп карарга ярамый. Татарстанның нинди рәсми медиасын алма, барысы да сугышны мактый, анда китүчеләр һәм үлүчеләрне каһарман дип сурәтли, — диде Азатлыкка Айсин.

Сәясәт белгече элек Азатлыкка сөйләгәнчә, Мәскәүдә милли республикалардан, урыс булмаган халык вәкилләрен сугышка җибәрү тырышлыгы бар.

— Бу, әлбәттә, кәгазьдә язылган ниндидер фәрман түгел, кайчак автоматик рәвештә, "интуитив" рәвештә башкарылган нәрсә дип уйлыйм. Ник дигәндә, илдә азчылык халыкларга мөнәсәбәт тискәре, бөтен кануннарда һәм стратегияләрдә бары тик урыс теле һәм урыс халкы әһәмияте турында гына сөйләнә. Мигрантларга мөнәсәбәт тискәре, моны дәүләт эшлеклеләре дә даими рәвештә ачыктан трансляцияли. Бу атмосферада, әлбәттә, "урыс булмаган" кеше гомере бу сәясәт һәм систем тарафыннан "шулкадәр үк мөһим түгел" дип бәяләнергә мөмкин. Кайчакта бу инерция белән эшләнергә мөмкин, кайчакта максатчан да дип уйлыйм. Мин моңа ышанам, — дип аңлатты Руслан Айсин.

Ул мобилизациягә китүчеләр – үз теләге белән сугышка китүчеләр түгел, шуңа хакимият тарафыннан аларга мөнәсәбәт тә "туп ите" булуын әйтә.

Аларның күпме өлеше өйгә исән кайтыр – билгесез

— Инде өч ел элек мобилизациягә китүчеләргә һаман өйгә кайту мөмкинлеген бирмиләр, бары тик кыска вакытлы ял гына бирәләр. Ә шул ук вакытта төрмәдән азат ителгән, һәм сугышта күпмедер вакыт сугышкан кайбер кешеләргә илгә, тыныч тормышка кайтырга мөмкин. Бу нәрсәне аңлата? Беренчедән, мобилизациянүчеләрдән хакимияткә файда юк, дигән сүз, чөнки өч ел сугышны узып, кире кайтучылар арасында хөкүмәтне хуплаучылар күп булмас. Икенчедән, алар сугыш тәмамланганчы сугышырга тиеш булачак, дигән сүз. Аларның күпме өлеше өйгә исән кайтыр – билгесез, — дип сөйләде сәясәт белгече.

Башка милли республикалардан да үлүчеләр саны күп

Абсолют саннарда (ягъни төбәк халык санына карамыйча) беренче һәм икенче урыннарда Башкортстан белән Татарстан булса, өченче урында мобилизацияләнүчеләрне югалту ягыннан Бурятия бара. Монда Бурятиядә халык саны чагыштырмача аз булуын исәпкә алу кирәк, дип саный бәйсез күзәтүче Мария Вьюшкова.

Ул югалтулар санын төбәкнең халык санына карап да хисаплап карады (эшли алган ун мең ир-ат санына карап). Бу статистикада беренче урынны Бурятия алды, икенче урында – Тыва республикасы. Гомумән, беренче унлыкта сигез төбәк – милли республика булып чыкты. Бу хакта Вьюшкова үзенең Instagram-ында язды:


— Бу – Бурятиядә мобилизациянең чынлап та пропорциональ булмаганын раслый торган тагын бер дәлил. Биредә тагын нәрсә мөһим: халык санына карап исәпләгәндә, иң күп һәлак булган мобилизацияләнүчеләр чыккан 10 төбәкнең тугызын Себер, илнең төньягы һәм Идел буе милли төбәкләре тәшкил итә. Бу исә әлеге төбәкләрдә дә мобилизациянең чамасыз зур булуын күрсәтә ала.

Моннан тыш, Иркутски өлкәсе дә игътибарга лаек: ул мобилизацияләнүчеләр арасында һәлак булучылар саны белән абсолют күрсәткечтә 9нчы урынга чыкты. Алар арасында Иркутски бурятларының пропорциясез күп булуы күзәтелә, — дип язып чыкты бәйсез күзәтүче.

Русия күләмендә күпме мобилизацияләнүче һәлак булган?

Украинадагы сугышта ким дигәндә 15 мең мобилизацияләнгән русияле һәлак булган. Бу хакта "Медиазона", BBC-ның урыс хезмәте һәм волонтерлар такымы җыйган саннар нигезендә BBC яза.

Һәлак булучыларның 42%ы "өлешчә мобилизация" игълан ителгән беренче елда үлгән. Мәскәүдән исемнәре билгеле булган 242 мобилизацияләнүче һәлак булган – бу Русия төбәкләре арасында иң түбән күрсәткечләрнең берсе, дип яза басма.

Бурятия кырыс мобилизация моделе мисалы булып тора. Солдатларның туганнары һәм бәйсез медиа хәбәр итүенчә, беренче көннәрдә ир-атларны урамнардан һәм эш урыннарыннан туры мобилизация пунктларына алып киткәннәр.

Күп очракта мәҗбүри медицина комиссиясе үтмичә дә хәрби хезмәткә язганнар, ә документлар соңыннан рәсмиләштерелгән. Повесткалар төнлә тапшырылган очраклар да булган, ә мобилизацияләнүчеләрне документны алганнан соң ук алып киткәннәр.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, нәтиҗәдә Бурятия армиягә җибәрелгән ир-атлар саны, шулай ук туганнар һәм мобилизацияләнүчеләрдән килгән шикаятьләр саны белән дә лидер төбәккә әйләнгән.

"Медиазона" мобилизацияләнгәннәрнең гомуми санын 500 мең дип бәяли. Алар "өстәмә никахлар" статистикасына таяна: мобилизация башлангач, повестка алган ир-атларга никах ЗАГСларда чиратсыз, шунда ук рәсмиләштерелгән.

Мобилизациягә эләгеп, үлүчеләрнең уртача яше – 35, дип яза BBC.

Сентябрь уртасына булган исемлек нигезендә, Русия гаскәренең гомуми югалтулары – 133 117 кеше.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG