Киров өлкәсе колониясендә җәзалауларга зарланган тоткын Марсель Әмиров Украинадагы сугышта һәлак булган.
Бу хакта аның туган ягы - Ульянов өлкәсе Павлов районы хакимиятенең “ВКонтакте” төркеме хәбәр итте.
“Олы кайгы турында белдерәбез: махсус хәрби операция (Русия хакимиятләре сугышны шулай атый - ред.) барышында хәрби бурычын үтәгәндә якташыбыз Марсель Марс улы Әмиров һәлак булды. Аның якыннары һәм туганнарынның кайгысын уртаклашабыз”, – диелгән хакимият хәбәрендә.
Әмировның үлемен туганнары да раслаган. Алар әйтүенчә, Киров өлкәсе Омутнино районындагы 6нчы колония (аның икенче исеме – “Кара тукран”) җитәкчелеге Әмировны сугышка җибәрүгә каршы торган. Әмма узган җәйдә аны икенче колониягә күчергәннәр (аның төгәл кайда икәнен әйтмиләр, бары “өйгә якынрак” диелә), һәм анда идарәчелек Әмировка сугышка китәргә рөхсәт бирә.
— Аны безгә якынракка күчергәннән соң, хәлләре беркадәр җиңеләйде. Ул дингә тирәнрәк керә башлады. Әлбәттә, Киров колониясендә күргәннәрдән соң, аңа бик авыр иде. Тик моны сиздермәде. Безгә аны бер генә тапкыр – 2024 елның августында күрергә мөмкинлек бирделәр. Ул чакта без аны [сугышка] бармаска күндерергә тырыштык, ләкин ул үз сүзендә нык торды. “Мин сугышырга барачакмын”, – диде. Ул бит 1990нчы елларда Чечняны узган. Хәзер дә Ватанны сакларга теләде, – дип сөйләгән Әмировның бер туганы “Новая газета Европа”га.
Ульян өлкәсендә яшәүче Марсель Әмировны 2013 елда Җинаятьләр кодексының 105 маддәсе ("Үтерү") нигезендә 14,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул юл казасы ясаган, нәтиҗәдә кеше үлгән, мәхкәмә моны махсус эшләнгән дип нәтиҗә ясаган.
2021 елның 18 ноябрендә Киров өлкәсенең 6нчы төзәтү колониясенә Русия президентының Кеше хокуклары шурасы әгъзалары килгән чакта, Марсель Әмиров хокук яклаучы Андрей Бабушкинга төзәтү оешмасында газаплаулары турында хәбәр иткән иде. Шуннан соң аңа ялган әләк турындагы җинаять эше ачылды.
Ул 6нчы төзәтү колониясендә үзен бәдрәф шакшылары салынган тазга йөзе белән чумдыруларын һәм швабра сабы белән көчләүләрен хәбәр итте. Соңрак Әмиров үз күрсәтмәләрен адвокат Татьяна Шабановага кабатлады һәм аларны мәгълүмат чараларында бастырырга рөхсәт бирде.
Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Киров өлкәсендәге идарәсе Әмировны җәфалауларын кире какты.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум