Бүген иртән Уфада журналист, активист һәм хокук яклаучыларның өйләрендә тентүләр узды.
Телеграм каналлар хәбәр итүенчә, куәт оешмалары вәкилләре барлыгы биш хатын-кыз өенә килгән.
Алтайлар хәрәкәте лидеры Аруна Арна үз телеграм-каналында язуынча, тентүләр бәйсез журналист Наталья Лазаричева, активист Гүзәл Рейтер һәм хокук яклаучы Гөлнара Хөснияровада үткән. Рейтер йортының тәрәзәләрен ватканнар, бөтен техникасын алып чыгып киткәннәр диелә.
"Разоблачено" телеграм-каналы хәбәр итүенчә, шулай ук активистлар Эльвира Сәгадиева һәм Тамара Әхмәтҗановага да тентү белән килгәннәр. Сәгадиеваның фатирына бәреп керү өчен битлектәге куәт оешмасы вәкилләре кувалда һәм лом кулланган диелә.
Әхмәтҗанованың фатирыннан тыш, дачасында да тентү узган.
Хатын-кызларның барысын да Тикшерү комитетына алып киткәннәр дип яза SOTAvision.
Наталья Лазаричева мобилизацияләнгән яки мәҗбүри хезмәткә алынганнарның аналары, хатыннарыннан торган "Аналар һәм хатыннар шурасы"ның Уфадагы активисты иде. Ул элегрәк Азатлык Радиосына җәмәгатьчелектәге резонансның мөһимлеге турында сөйләде. "Аналар һәм хатыннар шурасы"н һәм аны оештыру Ольга Цуканованы 2023 елның 26 маенда "ят агент" дип таныдылар. Әлеге хәлдән соң шура үзенең эшчәнлеген туктатты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум