Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбур Үзәк хәрби мәхкәмәсендә Фазыл Вәлиәхмәтов эше карала башлый


Фазыл Вәлиәхмәтов
Фазыл Вәлиәхмәтов

70 яшьлек татар милли хәрәкәте ветераны Фазыл Вәлиәхмәтов эше нигезендә беренче тыңлау иртәгә үтәргә тиеш. Моңа кадәр ике утырыш гаепләнүчене китермәү сәбәпле кичектерелгән иде.

Иртәгә, 17 сентябрьдә, Екатеринбурның Үзәк хәрби мәхкәмәсендә татар милли хәрәкәте ветераны Фазыл Вәлиәхмәтов эше нигезендә беренчел утырыш билгеләнгән. Бу мәхкәмәнең рәсми сайтында күренә.

Башта утырыш 5 сентябрьгә билгеләнгән булган, аннары – 12сенә. Әмма икесе дә Вәлиәхмәтовны мәхкәмәгә китермәү сәбәпле, узмаган. Тикшерү вакытында пенсионер Казандагы тикшерү изоляторында тотыла иде.

70 яшьлек Вәлиәхмәтовны "Русия армиясен кабаттан дискредитацияләү" турындагы маддә нигезендә гаеплиләр. Әлеге гаепләү "Вконтакте" социаль челтәрендә 2023 елның декабреннән 2024 елның февраленә кадәр чыккан биш постка кагылса, "террорчылыктны аклау" гаепләве бер постка нигезләнгән.

"Өч комментарийда психолог-лингвистика экспертизасы Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү билгеләрен тапмады. Ә тагын берсен гаепләү материалларына кертелмәде, чөнки ул армияне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә административ эш үз көченә кергәнче басылып чыккан иде" дип белдерә ОВД-Инфо.

Хокук яклаучылар билгеләп үткәнчә, армияне "дискредитацияләү" турында маддә нигезендә бер пост калдырылган, ул татар телендә.

"Террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә тикшерү Вәлиәхмәтовны Русиядә террорчы оешма дип танылган "Русия азатлыгы" легионының мөрәҗәгате сылтамасын бастырган өчен гаепли.

  • Вәлиәхмәтов узган ел 5 декабрьдә тоткарланды. Шуннан бирле ул Тикшерү изоляторында тотыла. "ОВД-Инфо" мәгълүматларына караганда, пенсионерның өченче дәрәҗә кан басымы авыруы бар, ә бу исә сак астында тотуны тыючы чир булып санала.
  • Июнь аенда "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" проекты аны сәяси тоткын дип таныды.
  • Вәлиәхмәтов — татар милли хәрәкәте ветераны. 1990 еллар башында Татарстанның суверенитетын яклап митингларда катнашты. 1990 елның августында Казанга килгән Борис Ельцин каршысында, башка активистлар белән бергә, плакатлар тотып торды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG