Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сайлау узды: бәйсез күзәтүчеләр булмады, халыкны сайлауга төрле чаралар аша җәлеп итәргә тырыштылар


Сайлау бүлгеләре ябылгач, Рөстәм Миңнеханов концерт сәхнәсендә чыгыш ясады
Сайлау бүлгеләре ябылгач, Рөстәм Миңнеханов концерт сәхнәсендә чыгыш ясады

Татарстан халкы кичә беренче тапкыр рәис сайлады. Бәйсез күзәтүчеләр булмады, сайлауга бигрәк тә яшьләрне җәлеп итү, Рөстәм Миңнехановка тавыш бирергә чакыру эше алдан ук башланган иде.

15 сентябрь иртәсенә сайлау бүлгеләре беркетмәләренең 100 проценты эшкәртелгәннән соң, Татарстан рәисен сайлауда Рөстәм Миңнеханов 88,09 процент белән җиңә.

КПРФ намзәте Хафиз Миргалимов - 4,97%, ЛДПРдан Руслан Йосыпов – 4,20% һәм Пенсионерлар фиркасеннән Виталий Смирнов - 1,90%, тавыш казанган.

Кичә уздырылган экзитпол мәгълүматларына караганда, Миңнеханов 89% тан күбрәк тавыш җыйган. Бу хакта матбугат очрашуында КФУның социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты Мария Ефлова белдерде, дип яза Бизнес Онлайн. Ефлова сүзләренчә, сораштыруда 17 мең татарстанлы катнашкан һәм Татарстан рәисен сайлау турындагы сорауга 60 проценты җавап биргән.

2020 елгы сайлауда Рөстәм Миңнеханов 83 процент тавыш җыйды. Аңа кадәр, 2015 елгы сайлауда ул 94,4 процент тавыш казанган иде.

Татарстанда сайлау Русиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, бер көн дәвам итте. Республикада барлыгы 2 752 сайлау бүлгесе эшләде. Татарстан рәисен сайлаудан тыш, 18нче санлы Мәләкәс бүлгесе Дәүләт шурасы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайланды. Татарстаннан тыш, Мәскәүдә дә тавыш бирү бүлгесе эшләде.

Элегрәк Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев "махсус хәрби чара" (Русия хакимияте Украинага каршы сугышны шулай дип атый) зоналарында да сайлау бүлекләре эшләячәк дип әйткән иде. Аерым алганда икешәр бүлек "Луһански халык республикасы" һәм "Донецки халык республикасында" һәм берсе Херсон өлкәсенең Русия басып алган өлешендә булачак диеп әйтелде.

Сайлауга әзерлек барышында Миңнеханов такымы күбрәк яшьләргә таянды. Instagram, ТикТок һәм башка социаль челтәрләрдә Миңнеханов уңышлары турында видеороликлар таратылды. Республикада халыкны машина, айфон уйнату, ташламалы ярминкәләр, концертлар, тамашалар оештыру аша сайлауга җәлеп итәргә тырыштылар.

"ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында 14 сәгатьлек "Мин яратам сине, Татарстан!" дип аталган марафон барды.

Сайлауда бәйсез күзәтүчеләр булмады. Сайлаучылар хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте җитәкчесе Григорий Мельконьянц "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә гаепләнеп биш елга ирегеннән мәхрүм ителгәч, хәрәкәт эшчәнлеген туктату турында белдерде.

Үзен "сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркем бу чараны сайлау түгел, ә Кремль куштаны Миңнехановны яңадан билгеләп кую дип саный.

"Татарстан түрәләре кешеләрне эштән куып чыгару һәм хезмәт урынын югалту белән куркытып, сайлауга барырга мәҗбүр итә. Саннарны ясалма арттыру өчен бюджетта эшләүчеләрне автобусларда оешкан рәвештә тавыш бирдерәләр. Республикадагы барлык дәүләт оешмалары бер нәтиҗә өчен эшли. Алардан процентлар таләп ителә. Сайлау кәгазьләрен ташлаулар, хәрәмләшүләр булачагында шик юк. Нәтиҗәләр инде билгеле: кирәкле саннар Миңнеханов файдасына "ясалып" куелачак.

Без бу "сайлауны" танымыйбыз, чөнки аның чын халык сайлавы белән бернинди уртаклыгы юк. Русия империясе эчендә колониаль хәлдәге Татарстанда гадел сайлаулар мөмкин түгел. Гадел сайлаулар бары ирекле, демократик һәм бәйсез Татарстанда гына була ала", диелә аларның хәбәрендә.

Бәйсез күзәтүчеләр булмауга да карамастан, Татарстандагы сайлау көчле контроль астында узды. Мисал өчен, кечкенә генә Иннополис шәһәрчегенә шактый куәт оешмасы вәкилләре килгән. Сәбәбе - Татарстан премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Югары Ослан районы башлыгы анда тавыш бирүе.

"Җирле халык кечкенә генә шәһәргә шул кадәр игътибар булуга аптыраган. "Иннополиска" сантехниклардан башка бөтен хезмәтләр дә килде кебек тоелды" дип язды шаһитларга таянып "7x7 Горизонтальная Россия" телеграм каналы.

Шулай ук Биектауның Бөреле бистәсендә депутатлыкка намзәт булган Гадел Хаҗиевтан күзәтүче Айгөл Нуриеваны сайлау урынына барып җиткәнче үк тоткарладылар. Бу хакта активист Дмитрий Румянцев хәбәр итте. Нуриеваны дүрт полиция хезмәткәре туктата. Документларын тикшергәч, машинага утыртып алып китәләр. Нуриеваны канунсыз агитация алып баруда гаеплиләр. Ике сәгать полиция бүлегендә тотканнан соң ул азат ителгән, әмма ул сайлау бүлгесендә кизү торуга өч сәгать соңга калып килгән.

Шуны әйтергә кирәк, хәзер сайлаудагы хәрәмләшүләр турындагы шикаятьләрне электрон почта аша җибәрү мөмкин түгел. Быел җәй көнне Русия үзәк сайлау комиссиясе әлеге тәртипне үзгәртте. Хәзер шикаятьләрне комиссия сайтында махсус онлайн-форма аша гына бирергә була. Бу халыкка шикаять тапшыруны җиңеләйтү буларак тәкъдим ителсә дә, "Электронный бюлетень" каналы язуынча, яңа системаның бик күп кимчелекләре бар. Җибәрелгән шикаятьләр теркәлми, күзәтү мөмкинлеге юк. Хәтта "кайнар элемтәдә" дә ул шикаятьнең килү-килмәвен дә әйтә алмыйлар.

Шулай да активист Румянцев "Иннополис"та сайлау бүлгесе ябылгач та ишекләрнең ачык калуын, анда полиция һәм хәтта шәһәр мэрының да кереп йөрүен Татарстан үзәк сайлау комиссиясенә шалтыратып зарлангач, ишекләрне бикләгәннәр.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерүенчә, сайлау бүлгеләрендә барлыгы 13 меңнән артык күзәтүче, 94 федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чарасы эшләгән. "Күзәтүчеләр һәм журналистлар ярдәмендә сайлауларның ачыклыгы һәм легитимлыгы стандарты янә бер мәртәбә расланды", диде Андрей Кондратьев телемарафон вакытында.

Казанда сайлау бүлекләре ябылгач, зур концерт оештырылды. Анда Миңнеханов та чыгыш ясап, халыкка сайлауда катнашканы өчен рәхмәт белдерде. Сәхнә бу юлы Татарстан байраклары төсләрендә генә бизәлгән иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов вазифасына 2010 елда кереште. 2020 елда Миңнеханов президент булып сайланса да, вазифасының атамасы "рәис"кә алыштырылды. 2023 елда президент институты да юкка чыгарылды. Бу - Миңнехановның президент вазифасында дүртенче мөддәте.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG