"Сугыш агентлары" ("Агенты войны") проекты һәм "Агентство" басмасы Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Владимир Сенин ("Бердәм Русия") 2021 елда Русия парламентының түбән пулатына сайлаулар алдыннан керемнәре турында декларациядә Италиянең Тоскана төбәгендәге элиталы Форте-деи-Марми курортындагы йорты барлыгын яшергән дигән нәтиҗәгә килгән.
Проект Италия кадастрыннан алынган документларны тикшергән һәм 2021 елда Русия Думасына сайлау кампаниясе башланганда, Сенин Италиянең Форте-деи-Марми шәһәрендә мәйданы 559 квадрат метр булган ике катлы йортка ия булган дигән нәтиҗә ясаган. Шәһәр үзәгендә, диңгезгә җәяү 15 минутлык юлда урнашкан йортны ул 2016 елның декабрендә сатып алган. "Сугыш агентлары" Италиядә Immobiliare.it сайтындагы күчемсез милек сату бәяләренә таянып исәпләвенчә, әлеге йортның бәясе - 5,5-6 миллион евро тәшкил итә.
"Агентство" журналистлары Сенинның үзенә мондый йорт сатып алу мөмкинлеге булуы ихтимал дип саный.
"Дәүләт думасына кадәр ул 18 ел "Альфа банк"та эшләгән, шул исәптән соңгы ун елда идарә рәисе урынбасары вазифасында. 2016 елдан 2019 елга кадәр Үсеш фиркасе ("Партия роста") Мәскәү бүлеген җитәкләгән. Әмма Думага күчкәнче, күчемсез милеген туганнарына яздыруны кулай күргән", ди журналистлар.
Басма язуынча, 2021 елның 25 августында чыккан декларациядә Сенинның кереме 58 миллион сум тәшкил иткән, хисапларында 191 миллион сум булган. Моннан тыш, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә ике фатиры, дүрт җир участогы, Land Rover, BMW, Mercedes-Benz һәм Volkswagen машиналары, шулай ук "Бизнес коммуникацияләре технологияләре" ширкәте күрсәтелгән.
Италиядәге йорт кәгазьләрдә теркәлмәгән, әмма чынлыкта ул булган. Италия кадастрындагы мәгълүматларга караганда, йорт Сенинның кызлары - Марина һәм Евгения исеменә бары тик 25 июньдә генә күчкән дип яза "Агентство".
"Сайлау атласы" проекты эксперты Ксения Смолякова һәм "Декларатор" проекты координаторы Иван Лузин "Агентсво"га сөйләвенчә, Владимир Сенин декларациясендә Италиядәге йорты турында белгертергә тиеш булган. "Дәүләт думасы депутатларын сайлау" турындагы канунның беренче кушымтасына күрә, намзәт декларациядә керемнәре һәм милке турындагы мәгълүматны сайлау игълан ителгән айның беренче көненә күрсәтергә тиеш.
"Сугыш агентлары" проектында белдерүләренчә, Сенин Дәүләт думасы депутаты буларак, "ДНР" һәм "ЛНР"ны Русиянеке итеп тану, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен аннексияләү өчен тавыш биргән. Моннан тыш, Сенин "ят агентлары" канунын кырыслатуны таләп иткән күпсанлы авторларның берсе булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум