Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада журналист Наталья Лазаричева "нацизмны аклау" эше нигезендә кулга алынган


Наталья Лазаричева
Наталья Лазаричева

49 яшьлек Лазаричеваны куәт оешмалары вәкилләре 17 сентябрь иртәсендә тоткарлады.

Башкортстанда мәхкәмә журналист Наталья Лазаричеваны ике айга сак астына алу карарын чыгарды.

Аңа каршы "нацизмны аклау" һәм "террор гамәле турында ялган хәбәр тарату" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган.

49 яшьлек Лазаричеваны куәт оешмалары вәкилләре 17 сентябрь иртәсендә тоткарлады. Шул ук көнне активистлар Гүзәл Рейтер, Эльвира Сәгадиева, Тамара Әхмәтҗанова һәм юрист Гөлнара Хөсниярова да кулга алынган. "Idel.Реалии" ачыклавынча, алар Лазаричева эшедә шаһитлар статусында тора.

Куәт оешмалары белән бәйле "Оперсводки РБ" телеграм-каналы тоткарланучыларны "Русиядә тыелган "Воля" фиркасе әгъзалары һәм чит илдә яшәүче [Светлана] Пеунова ("Лада-Русь") җитәкләгән тоталитар секта тарафдарлары" дип атады.

Элегрәк, сентябрь башында, "Воля" фиркасендә катнашу эше нигезендә Камчаткадагы җиде хатын-кызда тентүләр узган иде. Аларның алтысын сорау алудан соң иреккә җибәрделәр, ә Вершининага "экстремистик оешмада катнашу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар.

Наталья Лазаричева мобилизацияләнгән яки мәҗбүри хезмәткә алынганнарның аналары, хатыннарыннан торган "Аналар һәм хатыннар шурасы"ның Уфадагы активисты да иде. Ул элегрәк Азатлык Радиосына җәмәгатьчелектәге резонансның мөһимлеге турында сөйләде. "Аналар һәм хатыннар шурасы"н һәм аны оештыру Ольга Цуканованы 2023 елның 26 маенда "ят агент" дип таныдылар. Әлеге хәлдән соң шура үзенең эшчәнлеген туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG