Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремльдә Украинадагы сугыштан кайтучылардан ни өчен шүрлиләр?


Язучы, Z-җәмгыятьне өйрәнүче Иван Филиппов сүзләренчә, Украинадагы сугыш ветераннары элекке сугышларда катнашканнардан аерылып торачак.

Владимир Путин фронттан солдатларның күпләп әйләнеп кайтуыннан курка, чөнки бу җәмгыятьне һәм аның тарафыннан төзелгән сәяси системны тотрыксызландыру куркынычы тудыра, дип яза Reuters Кремльгә якын өч чыганакка таянып. Хакимият 1990нчы еллар кабатлануыннан курка: ул чакта Әфганстаннан кайткан хәрбиләр оешкан җинаятьчелек үсешенә этәргеч биргән иде, ди агентлык әңгәмәдәшләре.

Reuters язуынча, Украинадан кайткан хәрби кешеләр бүгенге сугышчылар ала торган акчага тәңгәл керем таба алмаячак, бу исә ризасызлык уятачак. Әңгәмәдәшләрнең берсе әйтүенчә, Кремль, Путин кушуы белән, ветераннар белән бәйле проблемнарны хәл итү юлларын эзли. Узган ел аларны төбәк сайлауларында катнашырга җәлеп иттеләр, киләсе елда Русия думасына сайлауларга чыгуда да ярдәм итәргә җыеналар. Мәскәүдә башка тәкъдимнәр дә яңгырый: мәсәлән, кеше хокуклары шурасы әгъзасы Сергей Караганов сугыштан кайтканнарны Себерне үзләштерергә җибәрүне тәкъдим иткән.

Кайбер фаразларга караганда, 2025 ел башына сугышта 1,5 миллионнан артык ир һәм хатын-кыз катнашкан. "7×7" басмасы хәбәр итүенчә, соңгы өч елда элекке хәрбиләр кулыннан якынча 300 кеше һәлак булган. "Верстка" исә бер ел элек үк 500гә якын тыныч халык сугыштан кайтучыларның корбаны булган дип исәпләп чыгарган иде.

Бу хәл турында "Настоящее время" язучы, Z-җәмгыятьне өйрәнүче Иван Филиппов белән сөйләшкән. Аны татар телендә бирәбез.

– Ветераннарның сугыштан кайтуы Русиядә нинди проблемнар тудырачак?

– Русиянең нинди авырлыкларга юлыгачагын әлегә төгәл генә әйтеп булмый. Әмма бүген үк күренеп тора: бу сугыш ветераннары элекке сугышларда катнашканнардан аерылып торачак. Беренчедән, фронттан төрмәдә утырганнар кайтачак – талау, көчләү, үтерү кебек авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр. Моңа кадәр мондый хәл булганы юк иде. Икенчедән, дрон операторлары әйләнеп кайтачак. Элек иң куркыныч кеше дип снайперларны саныйлар иде, чөнки алар корбанының йөзенә карап ата. Ә бомба ташлаучы очучылар яки ерактан аткан артиллеристлар нәтиҗәсен күрми, еракта була. Ә менә дрон операторы – күпләп кеше үтерүче, ул һәр мәртәбә үз күзләре белән кешенең ничек һәлак булганын күрә. Өченчедән, фронтта наркотиклар куллану нык таралган, дип яза бик күп авторлар, хәтта хәрби хезмәттәгеләр дә. Өченче ел рәттән сугыша торган мобилизацияләнгәннәр бар. Кеше организмы моңа чыдарлык түгел. Нәтиҗәдә, наркотикка, аракыга бәйле кешеләр кайтачак. Шул ук вакытта, фронттан бик яхшы оешкан төркемнәр кайтачак – алар инде бер-берсенә күнеккән, бердәм оешкан җинаятьчел төркемнәр. Алар өчен кеше үтерү дә, талау да гадәти эшкә әверелгән. Мондый төркемнәр хакимият вертикаленә дә төрле юллар белән кереп урнашкан. Ә наркомания турында әйткәндә – наркотиклар һавадан төшми. Димәк, инде әзер мафиоз төркемнәр бар, алар ничек сату итәргә кирәклеген яхшы белә.

– Сез сугыштан кайтканнар арасында гаделсезлек хисе булачак, дип язасыз. Алар сугышкан, ә кемдер өйдә генә утырган. Бу нәрсәгә китерергә мөмкин?

– Бу классик "без сезне анда җибәрмәдек" дигән сүзләргә кайтып калачак. Әфганнан соң да, Чечнядан соң да шулай булды. Әмма бу юлы хәлләр тагын да кискенрәк булыр дип куркам. Сугыш башланган беренче көннәрдән үк бик күп Z-текстларның төп темасы – җәмгыятьнең "урыс солдаты батырлыгына" тулы битарафлыгы булды. Һәр язмада диярлек шул хис: без сезнең өчен үләбез, без дусларыбызны җирлибез, ә сезгә барыбер. Әлегә сугыш еракта, җәмгыять аның юклыгын күрмәгән кыяфәт ясый ала. Әмма меңләгән мондый тарих җыела, алар төрлечә тәмамланачак: пычакка-пычак килү, атышлар, чөнки бик күпләр корал белән әйләнеп кайтачак.

– Бу хәл Путин төзегән сәяси системага куркыныч яный аламы?

– Режим "менә иртәгәдән калмыйча җимереләчәк" дип әйтергә яраталар. Ә ул исә һаман тора. Әмма фронтта оешкан җинаять төркемнәре турында әйткәндә, Кущёвскаяны искә төшерик (Краснодар краеның бер станицасы, 2010 елда анда "Цапковлар" төркеме кешеләрне күпләп үтерде – ред.). Менә шул хәл бөтен ил буенча кабатлана дип күз алдына китерегез. Андый төркемнәр бер генә авылга түгел, йөзләрчә җиргә кайтачак. Моның нәтиҗәсен без бүген бары тик фаразлый алабыз.

Ә менә бер нәрсәне төгәл әйтеп була: сугыш башында ук блицкриг килеп чыкмаячагы аңлашылгач, "Росгвардия" һәм башка куәт оешмалары үзенә күрә килешүгә килде. Аларны фронтка җибәрмиләр, ә алар исә фронттан кайтачак кешеләрне көтә. Чөнки куәт структураларында хезмәт итүчеләр яхшы аңлый: беренче чиратта ата башлаячак кешеләр – алар булачак. Шуңа күрә алар моңа әзерләнә. Ә бу каршылыкта кем өстен чыгар – монысы вакыт күрсәтер.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG