Иңглиз теле белмәү табынчының кесәсенә дә сугарга мөмкин. Ландыш Гәрәева әйтүенчә, “Татар ашлары йорты” ресторанында эшләүче 12 табынчының берсе дә иркен итеп чит телдә сөйләшә белми. Чит ил кешеләре кергәндә аларны иңглиз телендәге меню коткара. Иң югында, “кайберләрен, мәсьәлән, итне ничек, чәйне ничек сорарга икәнен беләбез, ә ачыктан-ачык сөйләшү авыр бирелә”,-ди ул.
Бу ресторан Казандагы иң кыйммәтле туклану урынарының берсе. Казанга килгән чит ил туристлары монда кергәләп тора һәм аларга бигрәк тә милли ризыклар: өчпочмак, вак бәлеш, пәрәмәч ошый икән.
“Солтан кебаб” рестораны да Казанның Бауман урамына урнашкан. Аны казанлылар “Анталия” кафесы буларак белә. Хәләл иттән әзерләнгән ризыкларны үз итүчеләр дә еш була монда. Табынчы Олеся бу аш йорты ачылганнан бирле 4 ел инде биредә эшли.
“Гадәттә бездә җәй көннәрендә чит ил кешеләре була. Немецлар, иңглизләр керә. Элек безнең үзебезнең тәрҗемәчебез бар иде. Ул яхшырак эш тапты да бездән китте”,-ди Алеся. Бер сүз дә урысча белмәгән чит ил кешесенә монда рәсемле меню тәкъдим ителә. Ул коткара.