Безнең үзебезнең өчен дә зур яңалык булды. Соңгы вакытта без сәнәгатьтә эшләүче яшьләр белән соңгы вакытта бик очрашмаганбыз икән. Үзебезнең шундый ачыш булды. Һәм алар белән эшләргә дә эшләргә”,- диде Казан моторлар төзү берләшмәсендә эшче яшьләр белән очрашудан кайткан Татарстан дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова. Аның әйтүенчә, соңгы вакытта яшьләрдән күбрәк студентларга игътибар булган. Ә эшче яшьләргә килгәндә исә: “Аермалы бу яшьләр төркеме. Алар безнең идеяләр бар. Акча бирегез безгә. Без аларны тормышка ашырыр идек, дип сөйләшмиләр. Бары тик, ни сораганнары, безгә эш кирәк, эш бирегез, дип әйтәләр алар”,- ди Римма Ратинкова. Бу очрашуда Русиянең дәүләт думасы рәисе урынбасары Олег Морозов та бар иде.
23- 25 ноябрьгә кадәр Казанда Татарстанның эшче яшьләр җыены уза. Шимбә көнне “Иң яхшы һөнәр иясе” дигән бәйге дә булачак. Анда тимер кыручы, эретеп ябыштыручы, инженер- технологлар ярышка чыгачак. Яшьләр белән яхшы эшләгән ширкәтләр һәм оешмаларга бүләкләр дә тапшырылачак.