Китапны Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Рабит Батулла төзегән. Һәм анда шагыйрь, журналистларның җырчы турындагы истәлекләре, әңгәмәләре урын алган. Әлеге китап Татарстан президенты сүзләре белән ачыла. Анда: “Әлфия Авзалованың төрки халыклар арасындагы популярлыгы, аңа миллионлаган тамашачыларның мәхәббәте һөнәри осталыгы, репертуарының байлыгы, үзәкләргә үтә торган моңы, туган илебезгә, туган җиребезгә карата тирән горурлыгы белән аңлатыла дип беләм”,- дип язылган.
22 ноябрьдә Казанда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Афзаловага багышланган, әле яңа гына басылып чыккан китапны тәкъдим итү кичәсе булды.