Хакимият Русия халыклары телләре көне дип аталган яңа бәйрәм булдырды. Русия президенты Владимир Путин карары белән, ул ел саен 8 сентябрьдә билгеләнәчәк. Бу карар Русия Мәгариф министрлыгының милли телләрне укыту сәгатьләрен кыскарту һәм, гомумән, милли телләргә өзлексез басым вакытында кабул ителде.
Азатлык Радиосы моңарчы язганча, яңа уку планнарына күрә, 2025 елның 1 сентябреннән беренче сыйныфта "Туган тел" һәм "Әдәби уку" дәресләре атнасына бер сәгатькә генә калды. Белгечләр сүзләренчә, мәктәпләрдә туган телләрне укыту, туган телдә белем-тәрбия бирү өчен мөмкинлекләр елдан ел кыскара бара.
Туган телләрдә сөйләшүчеләр саны барлык диярлек статистик ысулларда күзәтелә. 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга азайган. Башкорт телендә сөйләшүчеләр саны да ике җанисәп арасында 6%-ка кимегән.
ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы проекты татар һәм башкорт телләренә "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.
Азатлык Радиосы татар һәм башкорт тикшеренүчеләреннән бу фонда Русия халыклары телләре көнен кертү инициативасы турында сорашты.
"Кремль халыклар хәрәкәтеннән шүрли. Шуңа күрә активлыкны "дәүләт юлына" күчерергә тели"
Журналист, тикшеренүче, From the Republics медиасын оештыручы Ләйлә Латыйпова фикеренчә, Мәскәү Кремленең милли телләргә караган соңгы башлангычларның барысы да соңгы арада популярлык казанган бу теманы "үз кулына төшерү", чын активлыкны киметү максатыннан башкарыла.
Русия Украинага каршы сугыш башланганнан бирле без милли халыклар хәрәкәтенең күтәрелешен күрәбез
— Моңарчы Мәскәү "Русиянең төп һәм азсанлы халыклары көне"н булдырды, әле хәзер Путин 2026 елны "Русия халыклары бердәмлеге елы" дип игълан итәргә тәкъдим итте. Боларны барысын да бер ният берләштерә: милли теманы үз контроленә күчерү, контроль итү нияте, мин моңа бер дә шикләнмим.
Русия Украинага каршы сугыш башланганнан бирле без милли халыклар хәрәкәтенең күтәрелешен күрәбез. Бу колониаль сугыш күпләр өчен үз колониаль тарихына яңадан карау, үзенең кемлеген һәм бүгенге хәлен аңлау вакыты булды. Нәтиҗәдә, мөһаҗирлектә дә, ил эчендә дә яңа хәрәкәтләр, яңа фикер агымнары барлыкка килде. Без беренче тапкыр "деколониализм" турында ачыктан-ачык сөйли башладык.
Әлбәттә, бу темада халыклар активизмы, милли сәясәтчеләр һәм тикшеренүчеләр уңышы Мәскәү Кремле өчен игътибарсыз калмый, — дип аңлата Латыйпова.
Моны дәлилләүче тагын бер билге булып, тикшеренүче Кремльнең 170тән артык асаба халык оешмасын "экстремист" дип тануын, күп кенә танылган активистларны "экстремистлар һәм террористлар" исемлегенә кертүен искәртә.
Алар халыклар хәрәкәтеннән шүрли
— Бу – аларның куркуын күрсәткән беренче сигнал иде. Алар халыклар хәрәкәтеннән шүрли. Шуңа күрә хәзер Кремль бөтен шул милли яңарыш һәм үткәнне яңадан аңлау омтылышын "дәүләт юлына" күчерергә тели. Бу – менә шушы бәйрәмнәрне игълан итүнең төп мәгънәсе, дип саныйм, — ди Ләйлә Латыйпова.
Аның фикеренчә, бу көнне билгеләүнең дә, аның кысаларында үткәреләчәк чараларның да гамәли файдасы булмаячак, чөнки бу өстән төшерелгән күрсәтмә, символик ишарә генә. Чынбарлыкта, бу чаралар милли телләрне һәм мәдәниятләрне саклауга берничек тә ярдәм итмәячәк.
Бу башлангычлар ихлас түгел
— Ил буйлап йөзләрчә, бәлки меңнәрчә "чаралар" узачак, һәм алар барысы да ялтыравык милли костюмнар, биюләр, җырлар, бер тапкырлык диктантларны тәшкил итәчәк. Чын милли эчтәлек булмаячак.
Минемчә, хәзерге Русия хакимияте элекке Советлар берлеге юлыннан бара. Ул чакта хакимиятләр "халыклар дуслыгы", "антиимпериализм" турында кычкырып сөйләделәр, әмма үзләре төп халыкларның телләрен, мәдәниятен юк иттеләр. Бу сәясәтнең нәтиҗәсен без бик яхшы беләбез: бигрәк тә төньяктагы асаба халыкларны мәҗбүри күчертү сәясәте нәтиҗәсендә күп кенә халыкларның саны нибары берничә йөзгә яки меңгә генә калды. Шул ук хәл зуррак халыклар белән дә күзәтелде, Русия аларны хәтта "дәүләт коручы халык" дип танырга да теләми. Шуңа күрә бүгенге дәүләт сәясәтендә бернинди яңалык юк – барысы да шул ук юлдан бара.
Милли телләргә, халыкларга караган Мәскәү һәм федераль структуралар оештырган чаралар беркайчан да нәтиҗәле булмаячак. Моның сәбәбе гади – бу башлангычлар ихлас түгел. Русия дәүләтенең милли төрлелекне, телләр һәм мәдәният байлыкларын үстерүдә бернинди кызыксынуы юк. Дәүләт максат булып бары тик тел һәм мәдәният ягыннан урыслаштыруны гына күз алдында тота, дип саныйм. Һәм бу Русиядәге халыкларга да, мисал өчен, Украинадан басып алган җирләргә дә кагыла. Шуңа бөтен "халыклар көне" кебек инициативалар нәтиҗә бирмәс тә, — диде Азатлыкка Латыйпова.
Асаба халыклар көне, теле кебек бәйрәмнәрне барлыкка китерүнең төп максаты – җәмгыятьтәге киеренкелекне киметү. Сугыш башланганнан бирле милли республикалар Кремльгә каршы протест үзәкләренә әверелде. Без Баймакта, Алтайда, Дагыстанда, Саха Республикасында меңләгән кеше катнашкан протестларны күрдек, ди журналист.
Алар хөкүмәт пропагандасын җиткерү өчен махсус әзерләнә
— Мәскәү игътибарны чын активистлардан үзләренең "кулай" кешеләренә юнәлтә. Хәзер дә күрәбез: БМО мәйданында "төп халыклар" исеменнән чыгыш ясый торган, әмма Кремльгә хезмәт итүче структуралар барлыкка килде. Алар хөкүмәт пропагандасын җиткерү өчен махсус әзерләнә. Моннан тыш, Кремль зур акчалар сарыф итеп, үз ягында булган "милли блогерлар"ны, "патриот активистлар"ны финанслый.
Мисал өчен, "Газпром" оештырган бер форумда Башкортстан һәм Татарстан вәкилләре катнашты. Форумның төп темасы "асаба халыклар блогингы" иде. Бу шуны күрсәтә: Кремль бу өлкәгә зур акчалар сала һәм протест дәрәҗәсен киметергә тырыша.
Монда мине тагын бер мөһим нәрсә борчый. Кремль төп халыклар активизмын хәйләкәрлек белән күзәтә һәм шуны аңлый: бу хәрәкәт демократизация процессында төп роль уйный. Чөнки асаба халыклар хокукларын тормышка ашырмый торып, Русиядә демократия булмаячак.
Әмма Кремль моны аңласа да, Европадагы көчләр һәм Мәскәү либераль даирәләре әлегә аңламый. Алар халык акчалары белән яши, ә чын активистлар – энтузиазм һәм ирекле хезмәт хисабына гына эшли. Бу авыр һәм мөһим эшләр эшләүче күпләр "янып бетә", хәлдән тая, көчләре кими. Кремль моны да күрә һәм акчаны нәкъ шул юнәлешкә юнәлтә – әмма Кремльгә яраклы сүзләр сөйләүчеләргә. Әгәр Европадагы демократия яклаучы көчләр һәм донорлар хәзер үк инициативаны үз кулларына алмаса, бу мөһим мизгелне югалтырга мөмкин, — дип саный тикшеренүче һәм журналист Ләйлә Латыйпова.
"Телне саклау өчен төп шарт – төптән уйланылган тел сәясәте һәм туган телдә белем алу мөмкинлеге"
Башкортстаннан социаль тикшеренүче, башкорт телендә AQYL сөйләшү клубларын оештыручы Илүзә Мөхәммәтҗанова "Русия халыклары телләре көне" икеле хисләр уятуын әйтә.
Телне саклау өчен төп шарт – төптән уйланылган тел сәясәте һәм туган телдә белем алу мөмкинлеге
— Бу көн миңа Башкортстан Республикасы көнен хәтерләтә: бер яктан – дата һәм символ саклана, әмма шул бәйрәм нигезләнгән чын суверенитет күптән юк инде.
Мондый инициативалар еш кына декоратив функция башкара: алар милли телләрне "кайгырту" күренешен тудыра, ә шул ук вакытта урыслаштыру процесслары дәвам итә. Мисал өчен, туган телләрне укыту сәгатьләре кими.
Бәлки, мондый бәйрәм вакытлыча игътибар җәлеп итә алыр, флешмоблар, концертлар, иҗтимагый чаралар оештырылыр. Әмма, дөресен әйткәндә, бу башкорт теленең үсешенә чын йогынты ясар дип ышанмыйм. Телне саклау өчен төп шарт – төптән уйланылган тел сәясәте һәм туган телдә белем алу мөмкинлеге. Болар булмаганда, мондый бәйрәм символик ишарә генә булып калачак, — дип саный ул.
Тикшеренүче бүгенге көндә башкорт телен үстерү өчен реаль чаралар күрә алырлык көчләр яки оешмаларны белми. Формаль яктан, "Башкорт теле үсеше фонды" яки "Дөнья башкортлары корылтае" кебек оешмалар бар, ләкин аларның эшчәнлеге күбрәк символик характер йөртә, ди ул.
— Чаралар, фестивальләр, мәдәни проектлар мөһим, әлбәттә, ләкин алар системлы рәвештә проблемнарны хәл итми. Чын үзгәреш бары тик дәүләт дәрәҗәсендәге сәясәттән барлыкка килә ала – әгәр хакимият тел төрлелегенең кыйммәтен аңласа һәм моны теләсә.
Әмма бүген мин иң зур өметне сивиль җәмгыятькә бәйлим – аңлы рәвештә үзләренә һәм балаларына туган телен кире кайтаручы кешеләргә. Минемчә, нәкъ менә шушы кешеләр башкорт теленең яңарышы өчен төп көч була ала, — дип саный тикшеренүче.
Мөхәмәтҗанова башкорт теленең хәле кайбер башка милли телләрне алганда һаман да чагыштырмача яхшы булуына карамастан, объектив яктан, башкорт телен иркен белүче кешеләр саны әкренләп кимүен ассызыклый.
Кызганычка каршы, федераль һәм республика хакимияте дә телләр өлкәсендә урыслаштыру юлыннан бара
— Әйе, бездә һаман башкорт телендә медиа чыга, авылларда кешеләр аралаша, китаплар басыла. Әмма, мәсәлән, минем туган авылым Ҡыуатта да балалар хәзер еш кына урыс сүзләрен кушып сөйләшә. Кызганычка каршы, федераль һәм республика хакимияте дә телләр өлкәсендә урыслаштыру юлыннан бара.
Шулай да, өметем бар. Башкорт теле әле яши, һәм аның үсү мөмкинлеге дә бар. Минем йөрәгемдә туган тел язмышы өчен борчылу һәрчак ышаныч белән янәшә йөри: үзебезнең әсә тел (туган тел) белән рухи бәйләнешне югалтмасак, бу катлаулы чорны да җиңеп була, — дип сөйләде Азатлык Радиосына Илүзә Мөхәммәтҗанова.
Башка халык активистлары һәм тикшеренүчеләре бу хакта ни уйлый?
Idel.Реалии журналисты Русия халыклары телләре көне кертелүе уңаеннан башка халыклар вәкилләре фикерләрен дә сорашты. Аларның кайберләре белән таныштырабыз.
"Циник символик адым"
Бурят тикшеренүчесе, деколониаль фән юнәлеше белгече һәм Монтана университеты доценты Марина Сайдукова фикеренчә, Русия халыклары телләре көнен "еллар дәвамында алып барылган тел төрлелеген юк итү сәясәтеннән аерып карау – бу хәлнең асылын аңламаска тырышу" була.
— Укыту сәгатьләрен кыскарту, милли телләрдә Бердәм Дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыруны тыю, республикаларның дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны гамәлдән чыгару – болар барысы да "оптимизация" түгел, ә уйланылган лингвицид стратегиясе. Без аерым хаталарны түгел, ә урыс теленең барлык өлкәләрдә өстенлеген ныгыту өчен төзелгән административ киртәләр системын күрәбез.
Милли телләрнең мәгарифтән һәм рәсми кулланылыштан системлы рәвештә кысрыклануы киләчәктә аларның гомумән яшәү мөмкинлеген сорау астына куя. Урыс булмаган телләрнең функциональ әһәмияте махсус рәвештә юк дәрәҗәсенә төшерелә, ә халык вәкилләре үз телен саклау буенча Конституция биргән хокукларыннан мәхрүм кала, — ди Сайдукова.
Сайдукова фикеренчә, бу бәйрәм булдыру – "күз буяу өчен ясалган циник символик адым":
— Русия хакимиятләре колониаль мантыйк буенча бары тик "сувенир милләтчелекне" хуплый, халыкларга Мәскәү билгеләгән "мәдәни гетто" кысаларында биеп, җырлап торучы этнографик экспонат ролен генә калдыра. Ә менә тере телләр – көндәлек аралашу, белем алу һәм карьера коралы булган телләр – системлы рәвештә юк ителә. Бу яшь буын күзендә милли телләрнең файдалы кыйммәтен төшерүгә китерә, ә бу – аларның юкка чыгу юлына туры алып бара, — дип сөйләде галимә Idel.Реалии басмасына.
Путинның "кире мантыйгы"
АКШта яшәүче удмурт активисты Артём Медведев фикеренчә, Путин башлангычы белән милли телләрне чикләү, урыс телен "дәүләт төзүче халык теле" дип тану һәм шул ук вакытта "Русия халыклары телләре көне" булдыру – бер үк мантыйкка туры килә.
Бу – кире мантыйк буенча эш итүнең чираттагы мисалы
— Путин башына кереп, ни өчен шундый бәйрәм уйлап чыгарылганын төгәл аңлату авыр. Әмма бу – кире мантыйк буенча эш итүнең чираттагы мисалы. Путин һәрвакыт ачык әйберләрне кире салып бирә: "бу кызлар минем кызлар түгел", "ДНРда безнең хәрбиләр юк", "Геленджиктагы сарай минеке түгел", "Навальныйны без агуламадык", "Украинага һөҗүм итмәячәкбез"...
Шушы кире мантыйк ягыннан караганда, бар да туры килә: Русиядә халык телләре һәм мәдәниятләре юкка чыга, урыс теленә өстенлек бирелә, мәктәпләрдә милли телләрне мәҗбүри укыту тыела – һәм, шул ук вакытта, яңа бәйрәм булдырабыз: янәсе, без халыклар телләрен яклыйбыз! — ди Медведев.
"Милли телләргә формаль түгел, чын ярдәм кирәк"
Эрзян халкының баш аксакалы Сыресь Боляень фикеренчә, Русиядә телләрне "саклау" турындагы бу карар формаль гамәл булып кына калачак.
— "Русия Федерациясе халыклары телләрен саклау һәм яклау" өчен бәйрәм көне түгел, ә аларны мәктәп програмының мәҗбүри өлешенә кире кайтару кирәк. Урыс теле кебек үк күләмдә укытылырга тиеш. Өстәп, көндәлек тормышта куллану, фильмнар, китаплар булырга тиеш... Мордовия мәктәпләрендә эрзян теле бөтенләй укытылмый яки факультатив рәвештә генә – атнасына бер, сирәгрәк очракта ике-өч дәрес, — диде ул.
Аның сүзләренчә, 2024 елда Мордовиядә дәүләт статусы булган эрзян телендә нибары ике китап чыккан.
— Әмма ул ике китапны да укырга кеше юк инде. Балаларның күпчелеге эрзян телендә сөйләшми, бик азы гына аңлый. Ә менә "Телләр көне"н бәйрәм итәргә мәҗбүр итәчәкләр – шигырь ятлатачаклар, җырлатачаклар, — дип сөйләде Сыресь Боляень.
Статистика: милли телләрдә сөйләшүчеләр саны кыскара бара
- Татар телендә сөйләшүчеләр саны кимүен рәсми саннар – Русиядә үткәрелгән җанисәп күрсәтә. 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән. Бүген татар телен 3,26 млн кеше белә, нибары 2,91 млн кеше көндәлек тормыша куллана.
- Башкорт телендә сөйләшүчеләр саны шул ук чорда 6 процентка кимегән.
- 2020 елгы җанисәп буенча, чуашлар саны 1 миллион 67 мең кеше, әмма чуаш телен белүчеләр – нибары 700 мең тирәсе.
- Удмуртлар саны 386 мең булса да, телне белүчеләр – 255 мең генә.
- Мари халкы 424 меңләп кеше тәшкил итә, әмма мари телен белүчеләр саны – бары тик 259 мең.
- 2002 елгы җанисәп белән чагыштырганда, саннар тагын да куркынычрак күренә. Ул чакта татар телен 5,3 млн кеше белүен белдергән иде. Ягъни, рәсми саннарга күрә, 19 елда Русиядә татар телен белүчеләр саны 2 миллионга кимегән.
- Рәсми җанисәп саннарына ышанмаучылар күп, белгечләр дә аларга шикләнеп карарга өнди. Ләкин тренд билгеле, бу татар теленә генә түгел, башкорт теленә дә, Русиядәге башка милли телләргә дә кагыла. Милли телләрне белүчеләр, аларны көндәлек тормышта кулланучылар саны зур тизлек белән кими бара.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум