Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы кабат ун тәүлеккә сак астына алу карарын чыгарды


Зөлфия Ситдыйкова
Зөлфия Ситдыйкова

Элек Самардагы кассация мәхкәмәсе Ситдыйкованы 10 көнгә сак астына алу карарын гамәлдән чыгарган иде һәм эшне яңадан карауга җибәрде.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе, аерым алганда хөкемдар Дамир Гадыршин, 48 яшьлек активист Зөлфия Ситдыйкованы Борис Немцов истәлегенә сәяси репрессия корбаннарын искә алу һәйкәленә чәчәкләр салуында катнашуы өчен җәмәгать чарасын уздыру тәртибен бозуда гаепле дип тапкан һәм ун тәүлеккә сак астына алу карары чыгарган.

Адвокат әлеге карарны кабат шикаять итәргә җыена.

"Утырышка Экстремизмга каршы "Э" үзәге хезмәткәре Рөстәм Хәбибуллин килде, ул бик нык әзерләнгән, сөйлисе сүзләрен яттан өйрәнгән. Безнең өстәмә сорауларга җавап биргәндә ике сүзнең берсен дә бәйләп әйтә алмады", дигән Ситдыйкова Sotavision хәбәрчесенә.

Зөлфия Ситдыйкованы 2025 елның 27 февралендә башка активистлар белән бергә Борис Немцов истәлегенә чәчәкләр салганннан соң тоткарладылар. Шул ук кичтә аңа чараны уздыру тәртибен бозуда гаепләп беркетмә төзеделәр, ә икенче көнне ун тәүлеккә сак астына алдылар. Соңрак Татарстан югары мәхкәмәсе бу карарны үз көчендә калдырды.

Әмма 5 август көнне Самардагы кассация мәхкәмәсе бу карарны гамәлдән чыгарды һәм эшне яңадан карауга җибәрде. Һәм менә Вахитов районы мәхкәмәсе Ситдыйкованы кабат гаепле дип тапкан. Хөкемдары активистны ун тәүлеккә сак астына алу карарын чыгарган. Ситдыйкова инде элек ун тәүлек сак астында утырып чыкты.

Мәхкәмә утырышында адвокат Ситдыйкова чәчәкләр салу чарасында "Яблоко России" газетасы журналисты буларак катнашты дип әйткән иде. Дәлил буларак пресс-карта һәм редакциядән документны да күрсәттеләр.

Узган елның 28 маенда Татарстан Югары мәхкәмәсе Ситдыйкованы ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Ул "Русия армиясен кабаттан мыскыл итү" һәм "нацизмны аклау" маддәләре нигезендә гаепле дип табылды. Җинаять эше 2023 елның 19 июлендә ачылкган иде — аның алдыннан Ситдыйкова өендә тентү узды, телефоны һәм техникасы алынды.

280.3 маддәнең 1нче өлеше (армияне кабат "дискредитацияләү") нигезендә хөкемдар 1 ел 11 ай төрмә җәзасы билгеләде. Ә 354.1 маддәнең 3нче өлеше буенча ("нацизмны аклау") — 6 ай төзәтү эшләре бирелде, хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотып калу шарты куелды.

Җинаять эшен ачуга сәбәп булып ике плакат тора: тикшерү мәгълүматына караганда, 2023 елның 19 апрелендә Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янында куелган"Сугыш булмасын!" плакаты һәм 28 апрельдә Казанның Урицкий паркында тартып алынган "9 wая" диелгән плакат. Мәхкәмә, өстәп, активистны ике елга Русия Кораллы Көчләре турында мәгълүмат таратуга кагылышлы теләсә нинди эшчәнлекне — шул исәптән интернетта, митинглар, демонстрацияләр, пикетлар вакытында да — тыю карарын чыгарды.

Соңрак Җинаятьләрне башкару инспекцияс активист Зөлфия Ситдыйкованың шартлы хөкем карарын иректән мәхрүм итү җәзасына алыштыруны таләп итте.

Куәт оешмалары мәгълүматынча, бу таләп 2025 елда чыгарылган ике административ карарга бәйле: берсендә Ситдыйковага сәясәтче Борис Немцов истәлегенә чәчәк кую өчен ун тәүлек административ кулга алу җәзасы бирелде, икенчесендә ул сугышка каршы пикетны фотога төшергәне өчен "армияне мыскыл итү" маддәсе нигезендә 80 мең сум штрафка тартылды. Сәбәп итеп Ситдыйккованың "Пути нет — надо сворачивать" дигән плакат белән "Казан" гаилә үзәге янында басып торган Вера Отрешконы фотога төшерүе күрсәтелде. Әмма аларның икесен дә 2 апрельдә генә тоткарладылар. Полиция аларга видеокүзәтү камералары язмаларын карагач барган. Бу хакта мәхкәмә карарында да әйтелә.

Ситдыйкованың гаебен раслаучы төп "дәлил"ләрнең берсе тагын шул ук "экспертлар" нәтиҗәләре булган:

"Психологик-лингвистик тикшерү нәтиҗәләренә караганда, Telegram-каналлардагы постларда "махсус хәрби операция максатларын дискредитацияләү" һәм Русия Кораллы көчләренә каршы гамәлләргә өндәү билгеләре бар", — диелә мәхкәмә карарында.

Idel.Реалии белән сөйләшкән чыганаклар раславынча, әлеге экспертизаны элекке кебек үк Екатерина Палеха һәм Анастасия Касыймова үткәргән.

  • 2022 елдан башлап Зөлфия Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.
  • Шул ук елның 14 июнь кичендә аны "Казан" гаилә үзәге янында тоткарлаганнар иде, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килгән булган. 22 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе хатынны Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм аңа 40 мең сум штраф түләттерү карары чыгарды.
  • 2022 елның 9 сентябрьдә Казанда дүрт активистның, шул исәптән Ситдыйкованың да өендә тентүләр узды. Бу Объектив-ТВ YouTube каналында май аенда чыккан "Краска и будка для посла России в Польше" исемле видео сәбәпле ачылган җинаять эшенә бәйле рәвештә узды. Активистның фатирына куәт структураларыннан җиде хезмәткәр килде. Ул террорчылыкны аклау эшенә шаһит буларак җәлеп ителде. Зөлфия Ситдыйкованың электрон җиһазларын тартып алганнар иде.
  • 2023 елның 28 апрельдә активистны башка бер активист белән бергә Урицкий паркында тоткарладылар. Имеш ул Икенче дөнья сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәл янында пикет уздырмакчы булган. Ситдыйковадан "9 waя" дигән кәгазь тартып алдылар. Бу плакат соңрак гаскәрне кабат "кимсетү" һәм "нацизмны аклау" турындагы җинаять эшләренең нигезенә ятты.
  • Шул ук елның маенда социаль челтәрләрдә Казанның Җиңү паркындагы мәңгелек ут фонында төшерелгән "Бетсен сугыш" дигән плакатның рәсеме таралды. Куәт оешмалары бу чараны уздыруда Ситдыйкованы гаепли.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG