Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучылар мөстәкыйльлекне югалтты. Алга таба ни булачак?


Татарстан Язучылар берлеге корылтаенда, 3 октябрь
Татарстан Язучылар берлеге корылтаенда, 3 октябрь

Татарстанда иң азат һәм демократик принципларны сакларга тырышкан иҗтимагый оешма - Татарстан Язучылар берлеге дә бәйсезлеген югалтты. Ул да Мәскәү канаты астына керде. Соңга кадәр үзаллы тормыш сакларга тырышса да, Мәскәүнең кулы татар язучыларын да сындырды. 

Җомга көнне, 3 октябрьдә Татарстан язучыларының чираттан тыш җыены булды. Гадәттә язучылар җыены җанлы уза. Берлек башлыгын яки идарә сайлаулары дисеңме, гел шау-шу чыга, шома гына берни дә узмый иде. Хакимиятне бу сагалый иде, әмма иҗат кешеләренә, аеруча өлкән буынга басым ясау авыр булды. Җыенда бер яки яки кеше булса да хакимияткә каршы сукалап утыра иде. Берлек сайлаулары булса, берничә намзәт булып һәм рәислек вазифасы өчен чын көрәш булды. Язучылар теге яки бу ошамаса, тел яшереп тормады, мөнбәргә дә чыгып сөйләде, урыннан да чыгыш ясады, хакимияткә дә уңайсыз сораулар бирде. Төнгә калынса калынды, әмма тавышларны санау гадел булды. Шуңа да Язучылар берлеге утырышлары гел кызу, җанлы булды. Демократик сайлаулар калган бердәнбер оешма булып саналды. Әмма Русиянең Украинага баскын сугышы белән бөтен өлкәдә дә үзгәрешләр булган кебек, Татарстан Язучылар берлеге дә азатлык утравы булып кала алмады.

Бу җыенда төп мәсьәлә Татарстан Язучылар берлеге Русия Язучылар берлеге структурасына кертү булды. Бу берничә ел сузылып килде, Мәскәү монда да хакимият вертикале булырга тиеш дип санады. Иҗат берләшмәләрендә хакимият вертикале булдыру — Путинның киңәшчесе, Русиянең Язучылар берлеге башлыгы, Русиянең элеккеге мәдәният министры Владимир Мидинскийның фикере. Татарстан Мәскәүгә уңай җавап бирергә ашыкмады, бер карарга килмичә сузды, кичектерде. Ул арада Башкортстан Язучылар берлеге дә шома гына, сорауларсыз, көрәшсез, Русия Язучылар берлеге эченә кереп утырды. Татарстан оешмасының язмышы Владимир Мединскийның Казанга килеп, Татарстан хакимият кешеләре белән очрашудан соң хәл ителде. Аның килүеннән соң бу эш кайчан, ничек башкарылачак дигән сорау гына калды.

Татарстан Язучылар берлегендә һәр сайлау, тавыш бирү серле булды. Кем ничек тавыш биргәне билгесез иде. Аннары тавышларны санаганда барысы да ачыклана иде. Хакимият бу юлы хәйлә юлы белән китте. Татарстан Язучылар берлегенең Русия берлегенә керү өчен тавышны ачык ясады. Залда кем каршы чыга — ярылып ятачак.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла мөнбәрдән Русия структурасына кермичә калу мөмкин түгел дип аңлатты.

— Бүген Татарстан Язучылар берлеге — Русия Язучылар берлеге составына кермәгән бердәнбер язучылар оешасы. Асылда, бу процессның альтернативасы юк, һәм, минемчә, барысы да моны бик яхшы аңлый. Әгәр дә корылтай уңай карар кабул итсә, мин моңа өметләнәм, Русия Язучылар берлеге составына төбәк берләшмәсе хокуклары нигезендә керергә туры киләчәк. 2025 елның апреленнән бирле әлеге мәсьәләне юридик, социаль, иҗади яктан да җентекләп өйрәндек. Русия Язучылар берлеге, республика җитәкчелеге белән киңәшләштек. Безнең карашка, берләшү мантыйклы. Төп мәсьәләләрне без Мәскәү белән килештерәчәкбез, әмма шул ук вакытта безнең төбәккә караган, җирле үзенчәлекләргә кагылышлы барлык мәсьәләләр безнең компетенциядә калачак. Советлар чорында булган кебек, — диде Ркаил Зәйдулла.

Татарстан Язучыдар берлегендә 316 кеше исәпләнә. Җыенда 179 кеше катнашкан. Бу кворум өчен җитәрлек булган. Залда булган 179 делегаттан бары тик 3 кеше генә оешмаларның берләшүенә каршы тавыш биргән, берсе тоткарланып калган.

Мәскәүдән килгән кунак, Мединскийның урынбасары Николай Иванов язучыларны кушылу бернинди дә бәйсезлекне югалту түгел дип ышандырырга тырышты.

— Без сезнең мөстәкыйльлегегезгә өметләнәбез. Кайбер оешмалар, әйтик, алар бездә 98, алар төрле. Һәм кайберләре проблемаларын Мәскәү җилкәсенә аударырга тырыша. Сез нәрсә хәл итсәгез, нәрсә эшләсәгез — шуны эшләячәкбез. Без үзенчәлекле язучылар оешмаларының мөстәкыйль булуын бик телибез. Аларны җитәрлек дәрәҗәдә үзенчәлекле итеп күрергә телибез, — диде ул.

Әмма яңа оешма нигезлмәсендә Русиянең Татарстан язучылар берлеге, мәсәлән, үзаллы рәисен сайлый алмый. Бары тик Мәскәү тәкъдим иткән һәм раслаган намзәтләр булачак. Әгәр дә Казандагы язучылар үзләре бу эшне башкара алмый икән, нинди мөстәкыйльлек турында сүз бара? Җыенда моңа каршы чыгучылар булган, мәсәлән, язучы Равил Сабыр. Николай Иванов бу эшкә без тыкшынмаячакбые диде. Әмма бу сүздә генә калачакмы?



Татарстан язучылары чынында бу хакта сөйләшергә теләми. Күпләренең күңелләре төшенке. Алар каршы чыкмаса да, дәшми калуны хуп күрә. Бары тик гомер буена хакимият алдында тәлинкә тотучы, Мәскәү белән тыгыз эшләүче иҗат әһелләре генә Русия язучылар берлегенә кушылуны ачыктан-ачык хуплап чыкты. Мәсәлән, Ренат Харис, Ринат Мөхәммәдиев, Зиннур Мансуров, Татьяна Сушенцова.

Азатлык белән аралашкан язучылар бүгенге көндә күренмичә, шыпырт кына яшәү хәерлерәк, дип саный.

— Каршы чыксаң, башны чабалар. Шуңа саклану кирәк. Берничек тә читтә калып булмый иде, басым булды бит Мәскәүдән. Әйдә ярар, Советлар берлеге вакытында эшләдек, иҗат иттек бит. Язучыларыбыз шедевраль әсәрләр иҗат итте. Партия кубызына биючеләр ул вакытта да булды, ләкин тыныч кына үз юлы белән барган, фикерләрен тамызып торучылар да, намусын саклап калучылар да табылды. Әмма ул вакытта бу кадәр коточкыч басым булмады кебек, әллә без яшь булганбыз ул вакытта, әллә нәрсә. Русиядә цензура көчәя. Шуның астында сытылып калмасак ярар иде, — диде Азатлык белән аралашкан язучы.

— Ни өчен күпләр килмәде бу җыенга? Кешеләр эчке эмиграциядә, аларның бу эштә катнашасы килми. Шулкадәр күңел төшә бөтен әйбергә! Сугыш темасына гына катыштырмасыннар иде, әмма ансыз булмас кебек, — диде икенче сөйләшүче.

Алар бер Татарстан Язучылар берлеге генә аерым үзалла кала алмый иде дип саный.

Шулай да бу мәсьәлә хакында социаль челтәрләрдә үз фикерләрен белдерүчеләр булды. Элеккеге активист Зөлфия Бәйрәм язучыларны дәшми калулары өчен тәнкыйтьләде.

— Татарстан Язучылар берлеге юк инде. Моңсу, бик моңсу. Татар язучылары өчен оят һәм моңсу. Милләт сагында, тел сагында торырга тиешле кешеләр, үз теләкләре белән мөстәкыйль өйләреннән ваз кичеп, бәхәссәз, нисез бер тавыштан күршедәге язучылар берлегенә кереп утырдылар. Бу гамәл - татар милләтенә карата хыянәт һәм вөҗдансызлык гамәле. Чын зыялы, үзаңы булган кеше һәрвакыт бәйсезлеккә омтылырга тиеш. Бу төп күрсәткеч. Илһамиятнең символы хәтта канатлы ат Пегас. Ә болар. . . Болар зыялылык имтиханын бирә алмаганнар мескеннәр". Бу — элеккеге активист Зөлфия Бәйрәм.

Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев Казан Мәскәү алдында шартлар куя белмәде, Мәскәү бар нәрсәне талап алды, дигән фикердә.

— Татарстан Язучылар берлеге аерым оешма буларак, дәүләт ярдәменә өметләнеп, үз эшчәнлеген дәвам итү мөмкинлеге киселгән иде. Ә алда әле бөек Тукаебызның да олуг юбилеен —140 еллыгын тиешле кимәлдә билгеләп үтәсебез бар. Ә Мәскәү исә акчаны фәкать үз бүлекчәләренә генә, ягъни төбәкләрдәге үз филиалларына гына бүлеп бирүне хуплый вә таләп итә. Кыскасы, олы агай бу юлы якасы да булмаган күлмәкнең якасын эзләп интекмәде, нечкәрәк урыннан шатырдатып борып тотты һәм боргаланып торыр урынны калдырмады. Без суверенитет җимеше булган соңгы утравыбызны да югалттык.

Татарстан Язучылар берлеге, атасы тотып биргәнгә ризалашып, елый-елый кияүгә чыккан кәләшне хәтерләтте. Җитмәсә, тиешле мәһәрен дә батырып сорый белмәде сыман. Хәер, мәһәр сорарлык итеп сатулашыр өчен урын да калдырмадылар, бертавыштан диярлек ачык итеп: "Риза!" дидерттеләр. Искәндәр Сираҗи әйтмешли, суга батырылган мәченең, "Эчәргә тәк эчәргә!" - дигәне сыман булды инде бу.

Шунысы да хикмәтле: хәзер, әгәр дә мәгәр, бу берлектә булырга риза түгелсең икән, түләп барырга тиешле "взнос"ыңны өч ел дәвамында түләмәү дә җитеп торачак — идарә җыела да, "злостный неплательщик" буларак, таныклыгыңны кире таләп итә, вәссәлам! Моңарчы "взнос" системасы кертелмәгән иде".

Русия берлегендәме без, Татарстанныкындамы, бөтенләй дә берлек әгъзасы түгелме - барыбер дә татар әдибе, татар шагыйре булып калырбыз, татарча уйлап, татарча язарбыздыр шәт. Хәтта урыс вә чит ил әдәбиятын да татарчага тәрҗемә кылырбыздыр, мөгаен, — дип язды ул.

Журналист Рәмис Латыйпов берләшүдән берни үзгәрмәячәк, дип язды.

— Беренчедән, бөтенесе кушылып беткәндә Язучылар берлеге генә кала алмый инде. Фәрман булган икән кушарга – кушыла. Кушылмый икән, кисәк кенә союз уставында законга каршы килгән маддәләр барлыгы ачыклануы бар – аннары ябылып та куярга мөмкин. Мин кушылуга гаҗәпләнмим. Җәмәгать, хәлләр шулайрак – кушылырга туры килә, дигәнне аңлыйм. Теләсәң дә, теләмәсәң дә теләргә туры киләчәк. Җырлый-җырлый кушылуны – өнәмим. Бу бөтенләй дөньяда ни булганын аңламаган кебек.

Бик күпләр бик озак еллар Советлар берлеген сагынды. Ул чакта бит аерым берлек булмаган. Менә шул заманнар кире кайта. Ни теләсәң – шуны бирермен дигән ди бит. Фирештәләр ишеткәндер халыкның теләген. Мәскәүгә кушылу белән язучыларның Пицундадагы ял йортлары да кайта дип уйлыйдыр кемнәрдер. Әһә, кайта. Бирерләр. Артыңнан өстәп бирмәсәләр, рәхмәт әйтерсең. Әле Сталин кирәк диючеләр дә байтак. Менә анысы килсә, анысын сагынучылар ни әйтер.

Принципиальлеккә барганда – протест белдерергә була билгеле. Ябылса ябылсын, сүзем дөрес булсын дип барырга да була. Әмма бу заманда кем аны эшли ала инде? "Соңгы крепость..." диючеләр белән килешмим. Крепость булса, аны беренче кушарлар иде. Соңгысы да түгел, беренчесе дә түгел. Һәм бернинди крепость та түгел. Хәзер генә түгел. Күптән.

Мәскәү тегене бирер, моны бирер дигән фикерләр әйтелә. Бәлки, чыннан да шулай булыр. "Россия – щедрая душа". Менә, мәсәлән Татарстанда шәхси басмалар бар. Аларга республика бернинди субсидия бирми. Ә Мәскәү бирә. Татар гәзитләре булуларына карамастан, бирә. Без матур сүзләр сөйләп, бик җылы гына урнашкан Кавказ республикаларын да беләбез. Дөрес, алар акчасын да ала, чыбыгын да үзенчә бөгә. Ә татар бер-берсен кәкре каенга гына терәтергә хәйләкәр бугай ул. Шуңа да, матди яктан караганда ничек буласын кем белә? Дөрес, татарда ач тамагым, тыныч колагым дигәннәр, кемнең чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың дигәннәр. "Хәзер бөтен нәрсә акчага корылган" дип сүгә инде язучы халкы яшьләрне, әмма яшьләр генә корылмаган шул акчага. Язучылар берлеге – яшьләр хакимлек иткән оешма түгел. Әмма анда да матди әйбер беренче планда икән, кемнән зарлана аласың?

Ркаил Зәйдуллага үз вакытында Туфан Миңнуллин әйткән булган икән – син берлекнең соңгы ир-ат рәисе булачаксың дип. Моны никтер бар да киләсе рәис хатын-кыз булачак дип әйткән диеп аңлаган иде. Ә менә ул ничек килеп чыкты. Бөек шәхесләрдә күрәзә сәләте була шул ул.

Ни үзгәрә дип әйткәндә. Мин үзем шулай әллә нинди үзгәрешләр булыр дип уйламыйм да. Моңа кадәр берни булмаган, моннан соң да берни дә булмаячак. Бар да үз агымы белән агачак та агачак. Буласы булса, моңа кадәр булган булыр иде. Башны югалткач, чәч өчен елау файдасыз, дип язган "Колыма хикәяләре"ндә Ибраһим Сәлахов, — дигән ул.

  • Татарстан Язучылар берлеген Русия берлегенә кушу темасы 2020 елдан ук күтәрелә. Ул вакытта Русия Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов Русия берлегенә Татарстан язучылар берлеген алырга кирәклеген белдерде. Моны ул "җирләрне җыю" дип атады. Бу вакытта Татарстан берлегенең элекке рәисе Данил Салихов Мәскәүгә дә барды.
  • 30 ел мөстәкыйль оешма булып яшәгән Татарстан язучылар берлегенең Русия язучылар берлегенә керү ихтималы татар җәмәгатьчелегендә шау-шу уятты. Татарстан берлеге әгъзалары Русия оешмасы белән кушылуга каршы чыкты, Салиховның кушылу турында сөйләшүләр алып барырга вәкаләте булмавын белдерде.
  • Казанда Данил Салиховның вазифасыннан китүен таләп иткән пикет та узды.
  • 2021 елда Татарстан Язучылар берлеге итеп Ркаил Зәйдулла сайланды. Ул Русия берлегенә кушылудан мәгънә юк дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG