Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швециядә "Пост-Русиянең азат халыклары" форумы узган: "Татарстан турында күпләр белми"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Узган атнада, 24-26 сентябрьдә Швеция башкаласы Стокһольмдә "Пост-Русиянең азат халыклары" форумы узган. 17нче тапкыр оештырылучы чара "Балтыйк, Арктика, Төньяк илләр, Интермариум һәм Пост-Русия: Мәскәү империясенә каршы саклану һәм хезмәттәшлек" дигән темага үткән. Ул ике көн дәвам иткән. Чарада Швеция сәясәтчеләре, илчелек хезмәткәрләре, галимнәр булган.

Шулай ук Польшаның элекке тышкы эшләр министры, Европа парламентының элекке депутаты Анна Фотыга, Украина югары радасы депутаты һәм асаба халыклар белән эшләү вакытлы махсус комиссиясе рәисе урынбасары Ярослав Юрчишин, "Пан-Европа" халыкара берлек вице-президенты Вальбург Габсбург Дуглас һәм башкалар катнашкан.

Татарлардан биредә яңа оешып килүче Татарстан мөстәкыйльлек комитеты җитәкчесе Аида Габдрахманова вәкиллек иткән. Ул шулай ук оештыручыларның берсе булган.

Габдрахманова сүзләренчә, мондый форумнар татарларны, аларның проблемнарын таныту өчен мөһим, чөнки татарлар турында Швециядә белүчеләр аз. Швеция җитәкчеләре арасында республикаларның Русиядән аерылу омтылышларын сепаратизм дип санаучылар да бар. Бик азлар бу темадан хәбәрдар.

"Шуңа барысын да аңлаттым. Татарстан Русиядән азат ителеп, аерым дәүләт буларак оешырга тиеш, дидем. Демократик ил төзергә теләгәнне күрсәтерергә тырыштым. Мине ишеттеләр. Татарстан турында сөйләшү бу юлы күп булды. Республика турында күп яңалык ишетүләрен әйттеләр. Швеция парламентарийларының игътибары зур булды. Сүзләр игътибарга алынды", ди Габдрахманова.

Форум Эстон йортында узган. Әлеге йортка нигез салучылар арасында татарлар да булган дип сөйләгәннәр.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Чара кысаларында Януш Бугайски мөхәррирлегендә басылган "Ирекле милләтләр, яңа дәүләтләр: Русия колониализмының финал этабы" дигән антологияне тәкъдим ителгән. Анда өч ел дәвамында форумда катнашкан спикерларларның чыгышлары бирелгән.

Шулай ук Псков республикасы бәйсезлеге өчен көрәшүче Артем Тарасов, ирекле Ингерманландия бәйсезлеге өчен Миля Лаус чыгыш ясаган. Моннан тыш ирекле Удмуртия, Ичкерия вәкилләре булган. Башкортстан активистлар бу юлы катнашмаган.

Форумның оештыручылары аны төрле җирдә уздрырырга тырыша, чөнки үз бәйсезлекләре өчен көрәшүчеләргә төрле илләрдә фикерләрен җиткерү мөһим. Күп вакытта форум узган илләрнең парламентларында да очрашулар була. Форумда катнашучылар Русиядәге асаба халыкларының бәйсез, яшәргә хокукы барлыгын аңлата.

"Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумы Польшада теркәлгән.

Форум сайтында әйтелгәнчә, хәрәкәтнең төп максты - "Русияне структур яктан үзгәртү һәм төзәтү". Аның әгъзалары "Путиннан соңгы бәйсез дәүләтләрнең күчеш хакимиятләрен һәм хөкүмәтләрен булдыру алымнарын карый".

2023 елның мартында Русиядә "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы" дип аталган хәрәкәт "теләнмәгән" оешма дип танылды. 2024 елның ноябрендә ул террорчылар исемлегенә кертелде. Русия прокуратурасы "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"на керүче бүлекчәләр "чит илдә яшеренеп ятучы милләтче-сепаратистик хәрәкәтләр" Русияне аерым дәүләтләргә бүлүне максат итеп куя диде.

Баш прокуратура фикеренчә, Форумның эшчәнлеге "Русия Федерациясе конституцион корылышы нигезләренә һәм иминлегенә куркыныч тудыра", ә аның утырышларында "этнофетнәчел хәрәкәтләр лидерлары һәм чит ил спикерлары чыгыш ясый, аларда Русиягә каршы рух нык чагыла".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG