"Миңа операциягә ясамагыз, дип ялвардым. Мин болай да башкача бала таба алмаячакмын һәм теләмим дә", – дидем. Әмма барыбер мине мәҗбүри стерилизацияләделәр".
Бу сүзләр – Кытайның Синҗан төбәгендәге Өремче шәһәреннән кытай теле укытучысы Келбинур Сидик тарихынан.
Ул меңләгән уйгыр хатыны һәм кызы кичергән хәлләр турында сөйли: лагерьларда тотылганнарга яки Калбинур кебек мәҗбүри эшкә җибәрелгәннәргә мондый җәза еш кулланылган.
Соңгы елларда якынча бер миллион уйгыр төрмәләргә ябылган дип санала. Кытай хакимияте моны "радикализмга каршы көрәш" дип атый һәм лагерьларны "яңадан тәрбияләү үзәкләре" дип тасвирлый.
"Кайбер кызларга күремне кискен һәм мәңгелеккә туктата торган дарулар бирәләр иде. Ә мине хастаханәгә алып барып, гомерлеккә стерилизацияләү операциясе ясадылар", – дип сөйләгән Келбинур Саревога килгәч Азатлык Радиосының Балкан хезмәтенә. Сараевода ул Сребреница геноцидының 30 еллыгына багышланган уйгыр конференциясендә катнашты һәм "Көнчыгыш Төркестанда" (Синҗанның уйгырча исеме)уйгырларга каршы геноцид турында сөйләде.
Босния һәм Герцеговина – Келбинур Нидерландта алган паспортындагы беренче мөһер.
Лагерьда укытучы
Келбинур Өремчедә мәктәптә кытай теле укыткан, шунда ук университетны да тәмамлаган.
Әмма 2017 елның февралендә аны муниципаль идарә бинасына чакырталар. Анда партия секретаре аңа "яңа вазифа" бирелүен әйтә – имеш, ул грамотасыз кешеләрне укытырга тиеш булачак.
"Безгә кул куярга кәгазьләр китерделәр. Укып та булмый иде аларны", – дип искә ала ул.
Кул куйгач, секретарь барысын да сер итеп тотарга куша. Һәм аерым Калбинурга дәшә: "Укытучы Ка, синең кызың Нидерландта бит. Беләсеңме, Кытай белән Нидерланд бик якын, без аны кире кайтара алабыз".
"Мине шулай итеп куркыттылар", – ди Келбинур.
Шуннан соң аңа яңа эш урынына йөртүче кытай полиция хезмәткәре билгеләнә.
Калбинур ике лагерьда эшләргә мәҗбүр була. Башта ирләрне укыта. "Мин анда мәсхәрәләүләрне, җәзалауларны күрдем. Кешеләрне, кул-аякларын бәйләп, сыйныф бүлмәләренә шуышып керергә мәҗбүр иттеләр. Алар бик авыр газаплар кичерде. Кайчак дәрестә утырганда башка бүлмәләрдән сөрән һәм кычкыру тавышлары ишетелә иде", – дип сөйли ул.
Аның сүзләренчә, анда барысы да төбәкнең төрле шәһәрләреннән китерелгән уйгырлар булган.
"Кешеләрне Көнчыгыш Төркестанның бөтен шәһәрләреннән, бөтен авылларыннан китерделәр. Алар арасында дин әһелләре генә түгел, ә җәмгыятьнең бөтен катламы вәкилләре бар иде: профессорлар, галимнәр, эшкуарлар, хәйриячеләр, фән докторлары, хәтта чит илдә белем алганнар да.
Бу кешеләргә өстәмә белем кирәк түгел – күпчелеге югары белемле иде. Аларның бердәнбер "җинаятьләре" – уйгыр булулары", – ди Келбинур.
Хатын-кызлар лагерьларында мәҗбүри стерилизация һәм чәчләрне кыру
Ирләр лагерендә алты ай эшләгәннән соң, Келбинурны хатын-кызлар лагерена күчерәләр. Бу яңа лагерь була, анда 14 яшьтән алып 40 яшькә кадәр хатын-кызлар җыелган.
"Аларның барысын да мәҗбүри стерильләштерделдәр. Билгесез дарулар эчерттеләр, шуннан соң күремнәре туктады. Кияүгә чыкмаган кызларны да бала тапмаслык итәләр иде", – дип искә ала ул.
Келбинур аеруча бер күренешне оныта алмый:
"Бер көнне арбада бер кызны алып килделәр. Ул инде үлгәнгә охшаган иде. 19 яшьтән дә артмагандыр. Күрәсең, көн саен эчәргә мәҗбүр иткән даруларга аның организмы чыдамый башлаган", – ди ул.
Ул шулай ук уйгыр хатын-кызларының чәчләрен кистерергәм мәҗбүр итүләр турында сөйли:
"Уйгыр хатын-кызлары озын чәчләре белән горурлана. Ә лагерьда олырак яшьтәгеләрнең башларын бөтенләй кырып ташладылар", – ди Келбинур.
"Күргәннәрем арасында тагын бик күп җәберләр бар, әмма иң авыры һәм күзгә бәрелгәне – менә шулар иде".
Авыру һәм мәҗбүри пенсия
"Лагерьларда эшләгәндә минем тормышым ничек булды?" – дип сорыйсыз. – "Бу тормыш түгел иде".
"Гаиләң белән вакыт үткәрергә тырышасың, ә күз алдыңнан көн буе күргәннәрең китми", – ди ул.
Келбинур лагерьларда якынча тугыз ай үткәрә: алтысы - ирләр, өчесе хатын-кызлар лагерында. Ахыр чиктә ул авырый башлый.
"Кан килүем туктамый, гел авыртындым. Психологик басымнан егылып аңымны югалттым һәм хастаханәгә эләктем", – дип сөйли.
Шуннан соң Кытай хакимиятләре аны мәҗбүри рәвештә пенсиягә җибәрә. Пенсиягә чыгу өчен кимендә 30 ел эш стажы кирәк булса да, Келбинурны 28 елдан соң "үз вазифаларын башкара алмый" дип эштән китәргә мәҗбүр иткәннәр.
"Ахырда мине дә стерильләштерделәр", – ди ул.
"Башкалар кебек дарулар эчәргә мәҗбүр итмәделәр, әмма мине операциягә җибәрделәр".
Келбинур гаилә планлаштыру идарәсенә барып, операция ясамауларын үтенгән, башкача бала табарга җыенмавын аңлаткан. Әмма аңа ышанмаганнар.
"Ахырда: "Операциягә барырга тиешсең", – диделәр. Һәм мине хастаханәгә илтеп, аналык торбаларын яптылар, – ди Келбинур.
Аның сүзләренчә, бу вакыйга аның психикасында тирән эз калдырган, басым һәм көчсезлек хисен әле дә үзендә йөртә.
Кытайдан ничек чыга алган?
Уйгырларга һәм Кытайдагы башка мөселман азчылыкларына илдән чыгу диярлек мөмкин түгел.
Келбинур әйтүенчә, аны бары тик үзенең этник яктан үзбәк булуы коткарган.
"Көнчыгыш Төркестанда үзбәкләр дә яши. Мин – үзбәк, әмма ирем – уйгыр. Шуңа күрә аңа илдән чыгарга уйлап та карама, диделәр. Ә миңа гариза бирергә рөхсәт иттеләр", – дип сөйли ул.
Аның кызы Нидерландта яшәгән, 2018 елда кияүгә чыккан, әмма Калбинур туйга бара алмаган.
2019 елның гыйнварында кызы тагын чакыру җибәргән, һәм Келбинур полициягә гариза тапшырырга килгән.
"Миңа: "Син үзбәк, гаризаңны карарбыз", – диделәр. Ә иремә: "Син уйгыр, чыгып кит, беркайчан да паспорт алмаячаксың", – дип тупас кына әйттеләр".
Гариза карау тугыз айдан артык дәвам иткән. Калбинур әйтүенчә, бу бик авыр һәм катлаулы процесс булган.
Аңа абыйсының ярдәме дә тия – ул Кытай дәүләт хезмәтендә 40 елдан артык эшләгән һәм танышлары булган.
"Әмма иң мөһиме – минем үзбәк булуым иде. Әгәр уйгыр булсам, беркайчан да чыга алмас идем", – ди Калбинур.
Кытай басымы чит илдә дә дәвам иткән
Пекинда виза алу өчен 24 көн көтәргә туры килә. Документларын алуга ук Калбинур Нидерландка китә.
Башта ул пенсия акчасын берничә ай ала, әмма соңрак, күргәннәрен ачыктан-ачык сөйли башлагач, Кытай хакимиятләре чит илдә дә басым ясый башлый.
WeChat мессенджеры аша аның белән Кытай полициясе элемтәгә керә. Иренә дә басым ясап, сөйләшүгә китерәләр.
"Миңа: "Бу турыда сөйли күрмә. Әгәр тыңласаң, иреңне илдән чыгарырга булышырбыз. Яки үзең кире кайтырсың, тагын бергә булачаксыз", – диделәр".
Ләкин Келбинур баш тарта: "Ни теләсәгез, шуны эшләгез. Мин дәшмичә калмам. Шулай дип җавап бирдем".
Аның сүзләренчә, күпмедер вакыттан соң ирен көчләп хатыны белән аерылышу турында гариза язарга мәҗбүр иткәннәр. Хәзер алар арасында бөтенләй элемтә юк.
Нидерланд паспорты һәм диңгез буенда яңа тормыш
Бүген Келбинур диңгез буендагы йортында тыныч кына яши. Телефонында оныгын күрсәтеп, ул бик бәхетле булуын әйтә.
Аңа Нидерланд паспорты бирелгән, һәм беренче сәяхәте – Босния һәм Герцеговинага, Сараевога килү була. "Шуңа мин бик бәхетлемен", – ди ул.
"Башта Аллага шөкер, аннары Нидерландка рәхмәт – бүген мин кызым янында, гадәти тормыш белән яши алам", – ди Келбинур.
Белешмә: Синҗандагы уйгырлар хәле
- Синҗан-Уйгыр автономияле районы – Кытайның көнбатышындагы төбәк. Мәйданы ягыннан иң зур территориаль-административ берәмлек.
- Төбәктәге халык саны – 25 млн 852 мең кеше (2020), шул исәптән, уйгырлар (46.4%), кытайлар (39%), казакълар (7%), дунганнар (4.5%). Кайбер исәпләүләргә караганда, анда биш меңләп татар да яши.
- Уйгырлар — Синҗанда яшәүче иң зур төрки халык (11,3 млн), аларның күбесе мөселман. Кытайдагы иң зур этник төркем булган ханьнар (кытайлар) Синҗанда сан ягыннан икенче урында (8,3 млн).
- 2014 елдан бирле Кытай хакимиятләре Синҗанда кытайлаштыру сәясәте алып бара. Бу сәясәт нәтиҗәсендә миллионнан артык мөселман (аларның күбесе уйгыр) "тәрбия лагерьларына" ябылды. Меңнәрчә мәчет җимерелде, йөзләгән мең бала ата-аналарыннан аерылып интернат-мәктәпләргә җибәрелде.
- Меңнәрчә уйгыр галиме, сәнгать әһеле юкка чыкты, яки аларның илдән чыгу һәм ил эчендә хәрәкәт итү иреге чикләнде. Уйгыр теле икенче планга күчте, төбәктәне мәдәни һәм дини ландшафт системлы рәвештә үзгәртелә.
- Кытай хакимиятләре Синҗанны видеокамералар белән тутырган. Төбәккә керүче кешеләрдән смартфоннарына хөкүмәтнең махсус күзәтү әсбабын куярга таләп итәләр. Җирле халык хакимиятләргә ДНК үрнәкләре тапшыра. Аларның йортлары янында QR-кодлар бар, моның ярдәмендә Кытай полициясе бер секунд эчендә гаилә турында төп мәгълүматны ала ала.
- Көндәлек түбәнсетүләр, эзәрлекләүләр, мәҗбүри стерильләштерү, уйгыр балаларын дәүләт ятимнәр йортына урнаштыру һәм мәдәниятләрен, диннәрен, телләрен юк итү өчен күптөрле чаралар куллану аркасында күпчелек уйгырның тормышы бозылды.
- Кытай рәсмиләре уйгырлар геноцидында гаепләүләрне кире кага, алар өчен төзелгән "тәрбия лагерьларын" укыту һәм заманга яраклаштыру үзәкләре дип атый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум