Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүзәл Сәгыйтова Казан мэрының урынбасары булып сайланды


Гүзәл Сәгыйтова
Гүзәл Сәгыйтова

Моңа кадәр ул 4 ел дәвамында шәһәрнең Башкарма комитетында социаль һәм милли мәсьәләләр өчен җаваплы булды.

Бүген Казан шәһәр Думасының V чакырылыш депутатлары чираттагы утырышында Казан мэры урынбасарын сайладылар. Бу вазифага Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде. Аны бу кәнәфигә янә чираттагы тапкыр сайланган Казан мэры Илсур Метшин тәкъдим итте. Депутатлар арасында каршы булучылар да, тотылып калучылар да табылмады.

Моңа кадәр Казан мэриясендә ике мэр урынбасары иде. Берсе - беренче вице-мэр Денис Калинкин, икенчесе Евгения Лодвигова. Икесе дә үз вазифаларын саклап калды. Вице-премьерлар хәзер өчәү булачак.

Кичә Гүзәл Сәгыйтова үзенең Телеграм каналында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасыннан китүен игълан итте. Ул шәһәр администрациясендә 4,5 ел эшләде. Моңа кадәр Сәгыйтова бермандатлы округ буенча Казан шәһәр Думасы депутаты булып сайланды. Ул депутат буларак Башкарма комитеттагы вазифасын алып бара алмый. Әмма вице-мэр булып та, депутат та булырга канун рөхсәт итә.

Сәгыйтова өчен бу карьера буенча үсеш булып санала, ул шәһәр мэриясендә дә милли юнәлешне алып алып барачак дигән фаразалар бар.

Сәгыйтова Казан Башкарма комитетында социаль өлкә һәм милли мәсьәләләр өчен җаваплы булып 4,5 ел эшләде. Бу вакыт эчендә милли проектларга игътибар артты. Ул татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнде. Мәсәлән, аның идеясе белән "Апуш" театр студиясе булдырылды. Бүгенге көндә Казанның берничә мәдәният үзәгендә бабалар татар телендә театр сәнгатенә төшенә. "Апуш" Русиякүләм бәйгеләрендә дә җиңде, бирегә балалар конкурс нигезендә сайлап алына, аларның татар телен белү дәрәҗәсе тикшерелә.

Шулай ук ул мэрия хезмәткәрләре өчен татар телен өйрәнү курсларын оештырды. Моннан тыш балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә интерактив мультфильмнар иҗат ителде. Казан мәктәпләренең татар теле укытучылары өчен махсус үсеш курслары оештырылды.

2021 елда татар һәм Татарстанның асаба халыклары телләрен өйрәнүгә өндәүче метро поезды бизәлде. Бер елдан соң шундый ук проект Казан автобуслары, трамвай, троллейбусларында дәвам итте.

Башкарма комитеты шулай ук иганәчеләр белән берлектә "Үз телем" грантын оештырды. Биредә татар яшьләре төрле проектлар булдырып, грант акчаларын отып, китап, комикслар чыгару, балалар өчен радио оештыру һәм башка проектларга акча бүленеп бирелде.

Гүзәл Сәгыйтова җитәкчелеге астында Казан буенда зур популярлык казанган "Хәрәкәттә — бәрәкәт" проекты тормышка ашты. Шулай ук һәр елны "Итиль" фестивале, "Тормыш агачы", "Казан тавышлары" проектлары да күп тамашачыларны җыйды.

Сәгыйтованың әлеге эшчәнлеген Татарстан президенты идарәсендә дә, Марат Әхмәтов җитәкләгән республика халыклары телләрен саклау комитетында да югары бәялиләр дип санала.

Шулай ук узган утырышта Казан шәһәр думасы депутатлары Илсур Метшинны да янә мэр итеп сайладылар. Бу аның мэр булып эшләүнең бишенче мөддәте. Ул Казан белән 2006 елдан бирле идарә итә.

Казанда мэрны халык сайламый. Гадәттә депутатлар тавыш бирә. Быел хакимият яңарчак сайлау оештырды. Мэр вазифасына өч намзәт тәкъдим ителде: Илсур Метшин, Александр Комиссаров, Роза Гайнетдинова. Аларны Татарстан президенты раслады. Соңыннан Татарстан президенты администрация җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкчелегендә махсус комиссия бу өч намзәтнең рейтингын тикшерде, тавыш бирде. Метшин өчен 41 депутат тавыш бирде, Комисаровны 4 кеше хуплады, Гайнетдинованы бер кеше сайлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG