Тоткарлану һәм тикшерү
Каһармановның туганнары әйтүенчә, аны 2024 елның 10 мартында үз өендә — Бөрҗән районының Яңа Усман авылында тоткарлаганнар. Аңа кадәр, 7 мартта, Белорет районара мәхкәмәсе аны полиция хезмәткәренең кануни күрсәтмәсенә буйсынмау административ маддәсе нигезендә гаепле дип танып, 2000 сум штраф салган. Мәхкәмә документларында Вадимның "гаебен таныганы" һәм "катгый җәза сорамаганы" язылган.
12 мартта Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, аны тикшерү изоляторына җибәрде. Соңрак сак астында тоту мөддәтләрен Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе озайтып торды. Бу карарлар Каһарманов тарафыннан шикаять ителмәде.
"Баймак эше"
2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.
Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
"Вадим — мин белгән иң шәфкатьле кешеләрнең берсе"
Ачык чыганаклардан күренгәнчә, Вадим Каһарманов 2000 елның 14 мартында Бөрҗән районының Яңа Усман авылында туган.
— Гади бер бөрҗән егете. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 2016–2020 елларда Уфадагы Волжски дәүләт су транспорты университеты филиалында укыды. Армиядә булды — Новосибирскида десант гаскәрләрендә, аннары Акъярда элемтәче булып хезмәт итте. Армиядән кайткач, 2023 елда шәхси эшмәкәрдә гади эшче, 2024 елда пилорамда мастер булып эшләде, - дип язды аның туганнары.
Вадим гаиләдә бердәнбер бала, милли көрәш, спорт һәм бию белән кызыксынган.
— Башлангыч сыйныфларда мәчеткә йөри иде, сүрәләр, аятьләр белә, — дип искә ала туганнары.
Аның апасы Вадим турында болай ди:
— Вадим — мин белгән иң шәфкатьле һәм ихлас кешеләрнең берсе. Аны белгән һәркем моны раслый ала. Ул беркайчан да ярдәм сораган кешене кире какмады, якыннары өчен үзен дә аямас иде. Шундый холык аңа хас.
Туганнары тикшерү барышы турында сөйләмәде, тик Telegram-каналда Вадимның хәле турында хәбәрләр язып торды:
— Вадимның хәле әйбәт, без еш аралашабыз, хатлар язышабыз. Якын көннәрдә аны Самарга күчерәләр, анда Промышленный районы мәхкәмәсе булачак, — дип язганнар алар 2024 елның октябрь ахырында.
Башкортстан активистларының берсе "Idel.Реалии"га сөйләгәнчә, Вадим Самар СИЗОсында үзен яхшы хис иткән, сәламәтлегенә зарланмаган.
— Ашау әйбәт булган, туганнары мөмкинлек булган саен посылка җибәреп торган, — дигән активист. — Әлбәттә, ул булган хәлләр өчен борчылгандыр.
Тикшерү һәм мәхкәмә барышында Каһармановның туганнары адвокат хезмәтләренә түләү өчен акча җыю кампаниясе оештырды.
"Берничә тапкыр типкән, формадан тарткан"
2024 елның көзендә Тикшерү комитеты Вадим Каһарманов, Айгиз Әбсәләмов, Айсур Тулыбаев, Раил Галин һәм Айгиз Уразаев эшләрен аерып чыгарды. Бу биш кешенең эше Самарның Промышленный районы мәхкәмәсенә җибәрелде.
Мәхкәмә хөкемдар Мария Поддубная җитәкчелегендә 2024 елның ноябрендә башлана. Якынча ун утырыш үткәрелә. Әмма кайбер утырышлар, гаепләнүчеләрне китермәү яки СИЗО белән видеоконференция оештыра алмау сәбәпле, кичектерелә. Каһармановны да, туганнары әйтүенчә, Уфадан Самарга бары тик 2024 елның декабре азагында гына этаплаганнар.
2025 елның 3 мартында мәхкәмә Вадим Каһармановны "Киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "Хакимият вәкиленә тормышка куркыныч тудырмый торган көч куллану" гаепле дип таба һәм 4 ел 11 ай гомуми тәртипле колониягә хөкем итә.
Хөкем карары текстында әйтелгәнчә, Каһарманов "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашып, "Урал" отрядының "Ураган" тәхәллүсле хезмәткәре калканына кимендә бер тапкыр аягы белән типкән, моның нәтиҗәсендә хезмәткәр физик авырту кичергән".
Шулай ук документта ул Росгвардиянең "Бөрҗән" тәхәллүсле хезмәткәре җиргә егылгач, аны хәрби формасыннан эләктереп, көч белән протестчылар арасына тартырга тырышкан, дип язылган. Бу гамәл нәтиҗәсендә зыян күрүче шулай ук физик авырту кичергән.
Каһармановның үз сүзе
Мәхкәмәдә Вадим Каһарманов сөйләгәнчә, ул 2024 елның 17 гыйнвар көнне Баймакка кибеттән кесә телефоны сатып алырга килгән була. Шул чакта шәһәр үзәгендә кешеләр белән хокук сакчылары арасында бәрелеш башланганын күрә. Вадимның әйтүенчә, ул "хисләргә бирелеп, протестка чыккан кешеләргә ияргән дә, полиция хезмәткәре тоткан калканга аягы белән типкән, икенче хезмәткәрне иңеннән эләктереп үзенә тарткан — ул шул мизгелдә тезләнеп егылган".
Мәхкәмә, җәзаны билгеләгәндә, берничә шартны исәпкә алган: гаебен танып, кылган гамәле өчен үкенүен; зыян күрүчеләрдән гафу үтенүен; әнисенә ярдәм итүен; яшь булуын һәм тулы булмаган гаиләдә үсүен; шулай ук күргән зыян өчен акчалата компенсация түләвен. Моннан тыш, мәхкәмә Вадимның "гаскәр бүлеге командирыннан үрнәк хезмәт өчен алган мактау кәгазен" дә искә алган.
Хөкем карарын бары тик прокуратура гына шикаять иткән. Самар өлкә мәхкәмәсе 2025 елның 18 июнендәге билгесендә дәүләт гаепләвенең апелляциясен караган. Прокуратура, "махкәмә гамәлнең җәмгыять өчен чын куркынычын тиешенчә бәяләмәгән" дип, карарны гамәлдән чыгаруны һәм эшне яңадан карауга җибәрүне сораган. Әмма өлкә мәхкәмәсе бу дәгъваны кире каккан һәм Вадим Каһармановка чыгарылган хөкем карарын кануни дип таныган.
Җәза үтәү һәм хәзерге хәле
Активистлар хәбәр иткәнчә, хәзер Вадим Каһарманов Пермь өлкәсенең 29нчы төзәтү колониясендә җәзасен үти. Шунда ук 2024 елның июненнән бирле Фаил Алсынов та тотыла.
— Вадимны Пермьгә август аенда ук китергәннәр. Туганнары әйтүенчә, хәзер сәламәтлеге яхшы. Элек хатлар язган, хәзер исә күбрәк "Зонателеком" аша элемтәгә чыга. Туганнары да аңа хатлар һәм фотолар җибәрә, - дигән активистларның берсе исемен күрсәтмәү шартлы белән.
Шул ук чыганак сүзләренчә, Каһарманов колониядә көн саен җитештерүдә эшли.
— Кәефе яхшы, дип сөйлиләр туганнары. Вадим — нык рухлы кеше, төшенкелеккә бирелми. Әлбәттә, якыннарын бик сагына, — ди активист.
2025 елның 14 августында "Мемориал. Сәяси тоткыннарны яклау" проекты "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән 46 кешене, шул исәптән Вадим Каһармановны да, сәяси тоткын дип таныды.
Язманың оргиналы Idel.Реалии сайтында.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум