21 октябрьдә Минзәлә районы мәхкәмәсендә Татарстанның элекке вице-премьеры, элекке мәгариф министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховка каршы ачылган җинаять эше нигезендә утырыш узды.
Анда Фәттахов 10 минутлык чыгыш ясады. Утырышта катнашкан"Бизнес Online" журналисты Фәттаховның чыгышын тулысынча бирде.
Бу утырышта Фәттахов эчендә җыелганнарны сөйләде — аерым алганда, бернинди ришвәт алмавын һәм 2016–2017 еллардан ук республикада үзенә каршы көчләр эшләвен әйтте.
"Мин гаепне танымыйм һәм беркайчан да танымадым. Бу принципиаль карашым гына түгел, ә хакыйкать. Беркемнән дә ришвәт алмадым", ди ул үз чыгышының башында. Аның сүзләрен "Бизнес Online" китерә.
Фәттахов сүзләренчә, республикада 2016–2017 еллардан ук аны эзәрлекләүче көчләр бар.
"Әлеге көчләр мине мәгариф министры вазифасыннан төшерүгә ярдәм итте. Татар теле турындагы бәхәсләр моның өчен яхшы сәбәп булды. Шул ук көчләр Актаныш районы башлыгы вазифасыннан төшерде. Пенсиягә чыгарыма бер ел калган иде. Хәтта район белән дә җитәкчелек итә алмыйм дигән формулировка белән китү турында гариза язарга мәҗбүр иттеләр. Бу бит әлеге вазифада 20 ел уңышлы эшләүдән соң...", диде Фәттахов.
Ул Актаныш зиратында кабер өстенә куелган тәрене кисеп ташлау вакыйгасыннан соң чыккан зур шау-шу алдыннан барысы да яхшы баруын искә алды.
Фәттахов фикеренчә, тәре кисү вакыйгасын да аңа каршы торган көчләр оештырган булуы ихтимал.
"Республикада элек тә чиркәүләргә ут төртү очраклары булды, әмма ул районнарда минем кебек зыян күрүче булмады", диде ул.
Тәре җәнҗалы федераль дәрәҗәгә күтәрелгәннән соң, Фәттахов Актаныш районы башлыгы вазифасыннан китте.
Аның әйтүенчә, район башлыгы вазифасыннан киткәч ул Актаныштагы сәләтле балалар өчен ачылган гимназиядә (сүз 2021 елда ачылган "Адымнар" күптелле мәктәбе турында бара) мөдир булып эшләргә теләгән, чөнки әлеге мәктәпне булдыру өчен күп көч куйган. Әмма аны анда эшкә алмаганнар.
"Районның яңа башлыгы каршы дип аңлаттылар", диде ул.
Элекке түрә әйтүенчә, яңа хакимият башлыгы каршы гына булмаган, хәтта Фәттаховны мәктәп бусагасыннан да уздырмаска фәрман биргән.
"Мин әлеге мәктәпне булдыру өчен күп көч куйдым. Үземнең сәләтле балалар системы проектын тормышка ашыруны дәвам итәргә теләдем. Мәгариф министры тәҗрибәмне Актаныш районы балаларына җиткерергә теләдем, әмма хакимият башлыгы каршы диделәр", диде.
Шуннан соң Фәттахов үз авылында "Чишмә" агрофирмасы белән җитәкчелек иткәнен һәм әлеге хуҗалыкның районда беренче урынга чыкканын сөйләде.
Фәттахов сүзләренчә, министр һәм район башлыгы вазифасыннан киткәч, ул аңа каршы эшләүче көчләр "тынычланырлар" дип уйлаган һәм авылда эшләргә ирек бирерләр дип өметләнгән.
"Ләкин, ялгыштым. Тынычланмадылар", диде ул.
Фәттахов үзенә каршы ачылган эш заказ белән оештырылган дип саный.
"Мине тоткарлауга нигез булып торган документлар җинаять эшендә бер урында да юк. Тикшерү эше бик әшәке алып барылды, күп кенә шаһитләр басым булу аркасында миңа каршы ялган мәгълүматлар бирде. Хәтта элекке авыл хуҗалыгы министры, вице-премьер Марат Әхмәтов та үз имзасын танымый", диде Фәттахов.
Ул мәхкәмә утырышында Татарстан прокуроры Альберт Суяргуловка да мөрәҗәгать итте.
"Ни өчен ул һәр кешедә коррупционер, крохобор һәм криминал шәхесне күрә. Ул бит республикадагы һәр ватандашның хокук һәм ирек гаранты булырга тиеш. Ничек фактларның яртысы ялган булган гаепләү кәгазен имзалый ала? Ярар Тикшерү комитеты миңа карата әкият уйлап чыгарган, әмма прокурор фактларның дөреслеген тикшерергә тиештер бит", дип уфтана элекке министр.
Фәттахов шаһитларның бу эштә "пешка" гына булуын билгеләп уза. Аны хәтта "авыр вакытлар" көтә дип кисәткәннәр дә, әмма ул беркем алдында "тәлинкә тотмавын" әйтә.
Фәттахов утырыш барышында берничә тапкыр үзенә каршы эшләүче көчләр барлыгын әйтеп узды, әмма аларның кем булуын атамады.
Сәясәт белгече Руслан Айсин Фәттахов республикадагы куәт оешмалары турында сөйли дип саный.
"Әлеге көчләр Мәскәү белән бәйле. Энгел әфәнде ачыктан-ачык әйтә алмый, чөнки басым тагын да көчәячәк. Тик аңлган кеше аңлый, чөнки моны куәт оешмалары гына оештыра ала. Энгел Фәттахов Миңтимер Шәймиев, Татарстанның элекке президенты кешесе иде. Ул үзенең эшен намуслы итеп алып барды. Хәрәмләшүе күренмәде.
Эшнең сәяси икәне аңлашыла, шуңа заказчиклары үзләренең кем икәнен дә яшерми - ФСБ, прокуратура кешеләре. Алар 2016 елдан бирле аңа каршы махсус эш алып барганнар һәм әкренләп теләкләренә ирешкәннәр", ди ул.
Энгел Фәттахов соңгы биш елда Актаныш районы белән җитәкчелек итте. 2012-2017 елларда ул Татарстан мәгариф министры булып торды. Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар теленә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.
Шуннан соң Энгел Фәттахов кире Актаныш районына кайтты. 2022 елда Актаныш зиратындагы бер кабердә тәрене кисеп алу җәнҗалыннан соң вазифасыннан китте.
Соңгы елларда ул авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнде."Чишмә" агрофирмасын җитәкләде.
Фәттаховны 2024 елның май ахырында тоткарладылар. Аңа ришвәт алу һәм вазифа вәкаләтләрен арттыру маддәләре нигезендә гаепләү белдерелде.
Тикшерү һәм гаепләү мәгълүматына караганда, Фәттахов 2015–2022 елларда дәүләт оешмаларында эшләгән вакытында эшмәкәрләрдән подряд килешүләре, муниципаль контрактлар төзүгә, аларны вакытында түләүгә ярдәм иткән өчен барлыгы 26 миллион сум күләмендә ришвәт алган. 2018–2020 елларда төзелеш ширкәтләренең берсе генә дә аңа 14 миллион сумнан артык акча тапшырган.
Моннан тыш, 2021–2022 елларда Актаныш районы башлыгы булып эшләгәндә, Фәттахов "Коммунсервис Актаныш" оешмасына 29 миллион сумлык муниципаль милекне аренда килешүе төземи генә, ришвәт өчен файдалануга тапшырган дип фаразлана.
Соңрак Энгель Фәттаховка 140 мең сумлык ришвәт алуы турында тагын бер җинаять эше ачылды.
Узган ел ноябрь ахырында исә тикшерү комитеты аңа вазифаи вәкаләтләрен арттырып җибәрү турында яңа җинаять эше ачты. Тикшерү фаразынча, ул 2016-2017 елларда, Татарстан мәгариф министры булып торган чагында "Чишмә" оешмасы мөдире Рәфыйк Сәхәбетдиновтан 128ләп млн сумлык корылмаларны, милекне һәм терлекне, махсус техниканы "Агрофирма Чишмә" оешмасына бушлай бирдергән.
Гәрчә чынлыкта күпләр Фәттаховтан татар телен яклаган өчен үч алалар дип саный. Бу хакта Азатлык радиосына белгечләр дә әйтте.
Тоткарланганнан бирле Фәттахов Тикшерү изоляторында утыра. Узган елның май аенда ул үзенең кулга алынуын Татарстан югары мәхкәмәсендә шикаять итәргә тырышты, әмма карар шул килеш калды.
2024 елның көзендә йөрәк белән килеп туган проблемнары сәбәпле ул төрмә хастаханәсенә эләкте.
Хәзерге вакытта аның эше Минзәлә мәхкәмәсендә карала.
Кичә булган утырышта беренче булып Актаныш башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариевтан сорау алдылар. Сүз Фәттаховның килешү төземәгән килеш "Коммунсервис Актаныш"ка муниципаль милекне бирүе турында барды. Бариев инде ул вакытта Тукай районы башкарма комитеты урынбасары булып эшләгән.
Аның сүзләренчә, аукцион мәсьәләсе район башлыгы түгел, ягъни Фәттахов түгел, ә башкарма комитет вәкалендә.
Шулай ук ул Фәттаховны уңай бәяләде.
"Күп җитәкчеләрне тәрбияләде. Алар бүген дә эшлиләр. Аның турында начар сүз әйтә алмыйм...", диде ул.
Белешмә: Энгел Фәттахов
- 1961 елның 12 июнендә Актаныш районының Чишмә авылында туган.
- 1983 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
- 1983-1984 елларда "Сельхозтехника" оешмасының Актаныш районы бүлегендә инженер-контроллер булып эшли.
- 1984-1985 — Актаныш районы комсомолының икенче секретаре
- 1985-1989 — Актаныш районында авыл хуҗалыгы өлкәсендә төрле вазифаларда эшли.
- 1989-1993 — Казан авыл хуҗалыгы институты укытучысы.
- 1993-1995 — Актаныш районы башлыгының беренче урынбасары.
- 1995-1997 — Сарман районы башлыгы урынбасары.
- 1997-1998 — Сарман районы башлыгының беренче урынбасары.
- 1998-2012 — Актаныш районы башлыгы.
- 2012-2017 — Татарстан мәгариф һәм фән министры.
- 2013-2017 — Татарстан вице-премьеры.
- 2017-2018 — Актаныш районы башкарма хакимияте җитәкчесе.
- 2018-2022 — Актаныш районы башлыгы.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум