Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбен башка мәктәп белән берләштермәкчеләр


Мәскәүдә татар теле укытылучы 1186нчы мәктәп
Мәскәүдә татар теле укытылучы 1186нчы мәктәп

Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин аңлатканча, узган ел ук Мәскәү мэриясенә әлеге мәктәпнең мөстәкыйль статусын саклап калу үтенече белән рәсми хатлар юлланган.

Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе – Советлар Берлеге Каһарманы Муса Җәлил исемен йөртүче 1186нчы мәктәпне башка мәктәпкә кушу мәсьәләсе күтәрелгән. Бу хакта Мәскәү татарларына сылтанып, "Миллиард.Татар" яза.

Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин аңлатканча, узган ел ук Мәскәү мэриясенә әлеге мәктәпнең мөстәкыйль статусын саклап калу үтенече белән рәсми хатлар юлланган. Ә быел мондый мөрәҗәгать Мәскәү мэры Сергей Собянин исеменә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов имзасы белән җибәрелгән.

"Татарстан Республикасының Русия Федерациясендәге вәкиллеге Мәскәүдәге 1186нчы Муса Җәлил исемендәге мәктәп белән тыгыз хезмәттәшлектә тора. Мәктәптә хәзер Каюм Насыйри үзәге эшләп килә, укучылар ел саен Казанда узучы халыкара туган тел олимпиадаларында беренче урыннарны яулый. Татар мәдәниятен, тарихын саклау чаралары, билбау көрәше чемпионатлары һәм башка күптөрле эшчәнлек алып барыла. Вәкаләтле вәкиллек мөмкинлекләреннән чыгып мәктәпкә ярдәм күрсәтә һәм 1990нчы еллар ахырында нигез салынган матур традицияләр – шул исәптән татар телен укыту – киләчәктә дә дәвам итсен өчен тырыша. Мәктәпне комплекс белән кушу мәсьәләсе бездә дә, республикада да зур борчылу уята. Узган ел Мәскәү мэриясенә мәктәпнең мөстәкыйль статусын саклап калу үтенече белән хатлар җибәрелгән иде. Быелгы мөрәҗәгатьне инде Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады", – дигән Эмиль Фәйзуллин.

Этномәдәни татар компонентлы гомуми белем мәктәбе Мәскәүдә 28 ел элек – 1997 елда ачылган. Башта мәктәп буш торган балалар бакчасы бинасында эшли башлый, ә 2008 елда яңа корпуска күчә.

2025 елда 1186нчы мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары Мәскәү шәһәренең ике көмеш һәм җиде алтын медаленә лаек булды. Хәзерге вакытта биредә 641 бала белем ала.

Ата-аналар белдерүенчә, татар теле дәресләре инде хәзер үк күпкә киметелгән, әгәр мәктәп кушылса, алар бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.

Биш ел элек мәктәп исеменнән "этномәдәни татар компоненты" дигән сүзтезмә алып ташланды. "Бизнес онлайн" чыганаклары белдерүенчә, моның сәбәбе – Мәскәү хакимиятенең белем бирү өлкәсендә бертөрлелек һәм стандартлаштыру сәясәте.

"Татар рухыннан анда берни дә калмады диярлек. Мәктәп элекке инерция буенча гына шундый булып күренә, әмма татарлык хәзер бары тик Муса Җәлил истәлегенә багышланган чараларда гына саклана", – дип сөйләгән басма әңгәмәдәшләренең берсе.

Озак еллар мәктәп мөдире булып эшләгән Роза Шакировны узган ел эшеннән алганнар – ул аттестация узмаган. Чыганаклар әйтүенчә, Шакирова күптәннән үзенә варис эзләгән, әмма "Мәскәү мәгариф департаменты алданрак хәл киткән".

2024 елның 19 июненнән 1186нчы мәктәпне Ольга Гасанова җитәкли башлады.

2021 елда ук Роза Шакирова-Хәбибуллина мәктәптә татар балалары әз, күбрәк мигрант балалары килә дип сөйләгән иде:

— Мин килгәндә татарлар 50% юк иде инде, 30% иде. Төрле милләтләр, урыслар күп иде. Хәзер татарлар 25%ка калып бара. Быелгы беренче сыйныфтагы илле баланың унбере - татар баласы. Татарлар хәзер нишләптер башка мәктәпләрне сайлыйлар, Азия балалары белән укыйсылары килми. Башлангыч мәктәпне тәмамлыйлар да, башка мәктәпне сайларга тотыналар. Бездә зур комплекслардагы кебек заманча җиһазлар юк, супер IT-техника юк, бәлки аларга шул кирәктер. Мин аңламыйм, әмма безнең хәзерге татарларда, кызганыч, ниндидер патриотлык хисе юк инде. Азия балалары белән укырга кимсенәләр, менә шундый туып килүче шовинизм бар.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG