2008 елгы бүләккә Нигерия, Мадагаскар, Һиндстан, АКШ һәм Мексикадан барлыгы 8 иҗтимагый оешма лаек булган. Алар арасында Русиядән һәм Европадан бердән-бер Казан хокук яклау үзәге дә бар.
"Фәнсар-Бәрәкәт" исемле туризм үзәге төзеләсе җир инде сатылган. Татарстанда халыкара сәяхәт үзәген булдырырга теләүчеләр проблема хәл ителер дип өметләнә.
Татарстан авылларындагы укытучылар куелган хезмәтләренә тиеш хак алмый.
Казанда “Туристлык индустриясе-2008” халыкара күргәзмә ачылды.
“Уртак дөнья” дип аталган бәйгене аш-су осталарының бөтендөнья ассоциациясе Казан җитәкчелеге белән бергә үткәрә. Аларның максаты Казанны таныту.
Халык та үзенең киләчәге һәм сәламәтлеге өчен ваемсыз, куллану өлкәсендә күзәтү оешмасы, ягъни Роспотребнадзор да җитәрлек эшләми, сәнәгать оешмалары да канун боза.
Беренче машина җыелып бетү тантанасы өчен Япониядән “ISUZU” президентын көткәннәр.
Казанда дөньяның төрле илләреннән килгән аш-су осталарының “Бердәм дөнья” дип аталган халыкара бәйгесе булачак.
“Татмедиа” башлыгы Марат Моратов “Горпечать”кә каршы чаралар күреләчәген әйтте.
Юрий Левада тикшеренү үзәге бүгенге көндә русияләрне иң куркыткан әйбер - бәяләрнең алга таба үсүе, халыкның фәкыйрьләнүе икәнне ачыклаган. Тикшерүдә катнашканнарның 51 проценты әнә шундый куркыныч янавын әйткән.
Казан дәүләт консерваториясенең “Татарика”- татар музыкасы оркестры Астанадан кайтты.
Татарстан спортчыларының кайчан Казанга кайтасы билгеле түгел. “Палатка” тавында төркем җитәкчесе Олег Кулешов һәм экспедициядәге иң яшь Артем Бикмушев һәлак булды.
Казан һәм районара табигатьне саклау прокуратурасы “Водоканал”ның Иделгә ташландык сыеклык агызу эшен тикшерүне тәмамлап мәхкәмәгә тапшырды.
Русиянең туризм агентлыгы белән Татарстан арасында килешү төзелде. Фермерлар да турбизнесны үз итмәкче. Башта бу яңа шөгыльне умартачылар сынап карарга булды.
Казан дәүләт университетының гамәли экология кафедрасы профессоры Нәфисә Минһаҗeва: “Түбән Кабан күлендә балык күпләп үлә”,- дип белдерә.
Русия төбәкләренең туризм министрлыклары вәкилләре Казанда киңәшмәдә.
Русия хөкүмәтенең Ерак Көнчыгыш төбәген үстерү программасы өчен бирелә башлаган акчасы андагы татар-башкорт халкының яшәешенә үзгәреш кертерме?
Түрәләр татарча сөйләшергә теләмәсә һәм татар телендә эш кәгазьләре, элмә такталар язылмаса, мәктәптә татарча өйрәнеп чыккан укучыны бусагадан урыс мохиты каршы ала.
Татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма башлыкларының җыелышы милли-мәдәният, сәясәткә багышланган “түгәрәк өстәл” сөйләшүе белән тәмамланды.
Казанга Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле бүлекчәләрнең 45 җитәкчесе килде.
дәвам