Русия югары уку йортларындагы 232 хәрби кафедраның 165-е ябыла.
“Всемирный следопыт” журналы игълан иткән “Русиянең 7 могҗизасы” бәйгесендә Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение чиркәве белән Казан кирмәне әлегә 12 урында.
Русия туроператорлары Ассоциациясе сүзчесе белдерүенчә, инфляция аркасында бөтен юнәлешләргә дә юлламаларга бәяләр ел саен 15-20 процентка үсеп тора.
“Тукай бүләген дәгъвалаучылар арасында көрәш былтырга караганда да киеренке булыр ахыры”, ди бүләкне кемгә бирүне караучы комиссия әгъзалары.
Татар эстрадасының яшь җырчысы АсылъЯр (Алсу Зәйнетдинова) Европага омтыла. Аның максаты - татар җырын дөньяга ишеттерү.
Болгарстан башкаласы София шәһәрендә халыкара туристлык күргәзмәсе узды.
2013 елда студентлар Универсиадасын үткәрергә берничә шәһәр теләк белдерә.
Русия президентына нәмзәт Андрей Богданов үзенең төп юнәлеше итеп Русияне Европа Берлегенә якынайтуны саный. Көнчыгыш белән Көнбатыш кушылган урын дип йөртелгән Казанда яшәүчеләр Богданов белдерүләренә үз фикерен әйтә.
“Заря” ширкәтенең сату бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Александр әйтүенчә, җитештерү 2008 ел башыннан ук тукталган.
Казанда эт, песи һәм куяннар өчен кунакханә бар. Аның мөдире Дмитрий Сагин әйтүенә караганда, әлеге бизнеста бу беренче адымнар гына һәм Татарстан башкаласы халкы аны үз итсен өчен хәйран күп вакыт кирәк булачак.
Өч самавыр чәй эчкәч, "Исәнме, кодагый!" дигәндәй, соңгы атналарда Казан Кирмәненә керүне түләүле иткәннәр дигән сүзләр тагын башкаланы айкап үтте. Баксаң, бу түләү кертелгәнгә хәйран гына вакыт узган икән.
Татарстан Мадридта үткән халыкара туризм күргәзмәдә тәкъдим ителде. Бөтен Русияне тәкъдим иткән 200 квадрад метр мәйданны биләгән урында Татарстаннан кала Дагыстан, Краснодар, Иркутски, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре, Русиянең музей тыюлыклары күрсәтелгән.
Рәмис Сафин Казакъстандагы татар-башкорт милли-мәдәни үзәкләре берләшмәсе президенты Тәүфикъ Кәримовны 50 яше белән котлады.
Татарстанның чит илләрдәге һәм Русия төбәкләрендәге вәкиллекләре эшчәнлеге яңа сыйфатта булырга тиеш. Бу хакта вәкилләрнең елга бер тапкыр Казанда була торган очрашуы вакытында сүз булды.
Дөнья татар конгрессы башкарма комитетның яңа бюросы утырыш үткәреп, 2008 ел планын раслады.
Испания, Италия, Польша һәм Чехиянең иң яхшы залларында һәр концерттан соң алкышлар 20-30 минутка сузылган. Оркестрның баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстан, Казакъстан һәм Русиянең халык артисты Фуат Мансуров үзенең 80 яшьлеген дә шушы сәфәр вакытында сәхнәдә каршылады.
Мисырның Марса Аләм курорт шәһәрендә “Кызыл диңгездә сәнгать туа” дип аталган халыкара сәнгать фестивалендә Салават Юзеевның Тукай турындагы “121” әсәре җиңү яулады.
дәвам