Татар дәүләт фольклор үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова: “Халык иҗаты – югары сәнгать нигезе”, ди. Казанда узган фольклорга багышланган конференциядән соң фикерләр дә төрле.
Казанда үткән Русия тюркологларының еллык җыелышыннан берничә галим чыгып китте. Алар Русиядә төрки дөньяны өйрәнүгә игътибар юк дип белдерә.
Югары уку йортлары документлар кабул итә башлады. Мәгарифкә Русия сәясәте үзгәрмәсә татар теле белгечләре бик аз кирәк булырга мөмкин.
Күптелле дәүләт шартларында туган телләрне саклауга багышланган халыкара конференциядә сүз әнә шул хакта булды.
18 июньдә Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы хакимият шурасы әгъзалары Татар дәүләт һуманитар педагогия университетында булды.
ТГГПУда халыкара чаралар үтә. 18 июньдә Ислам шәһәрләре башлыклары килсә, 19-нда туган телләрне саклауга багышланган конференция үтәчәк.
17 июньдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры ачылганга 70 ел тулды. Хәйдәр Бегичевнең тууына 60 ел тулу уңаеннан анда зур концерт куелды.
Фирма поездын бетерүне белгечләр, сәясәтчеләр һәм җәмәгатьчелек Мәскәү тарафыннан милли һәм төбәк үзенчәлекләрен юк итүнең тагын бер адымы буларак бәяли.
16 – 19 июньдә Татарстан башкаласында Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы (ИБШО) шурасының 27-нче утырышы уза.
13 июнь Болгарда ислам динен кабул итүнең 1120 еллыгы уңаеннан үтүче чарада быел 20 меңнән артык мөселман катнашыр, дип көтелә.
Гәрәп дөньясын бигрәк тә Русиядәге мөселманнар тормышы, аларның ничек яшәүләре кызыксындыра икән.
Эколог галимнәр ашык-пошык планлаштырылган Универсиада корылмалары Шәймиевне, Татарстан җитәкчеләрен уңайсыз хәлгә куярга мөмкин, ди.
Фин татарларының “Йолдыз” һәм Казандагы татар-төрек лицейларын бетергәннәрнең җыелма такымнары арасында футбол уены 2:2 исәбе белән төгәлләнде.
Казан “Нәүрүз” төрки халыкларның театр фестивален дүртенче тапкыр кабул итте. Бу юлы Азәрбайҗан, Башкортстан, Казакъстан, Кыргызстан, Таулы Алтай, Төркия, Хакасиядән иң яхшы иҗади төркемнәр катнашты.
Татарстан мәдәният министрлыгында 2010 һәм 2015 елга кадәр республикада кинематографияне үстерү юлларына багышланган утырыш булды.
Олуг галим бар халыклар да үз ихтыярынча яшәргә тиеш дигән теләктә кала. Миркасыйм Госмановның 75 яшьлеге уңаеннан татар җәмәгатьчелеге Татарстан фәннәр академиясенә җыелды.
Төрки театрлар “Нәүрүз” фестиваленә Казанга җыела. Образцов исемендәге курчак театры Татарстан башкаласында гастрольләрен башлый.
Яучылар Казанга җыена. Русиянең төрле төбәкләреннән килгән яучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак һәм алга таба бер-берсе белән даими бәйләнештә дә торачак.
Татар әдәбияты классигының тууына 100 ел тулуга багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференциядә сүз әнә шул хакта да булды.
Милли музей хезмәткәрләре Йосыповлар тарихына багышланган күргәзмә ачылышына Ксения Йосыпованың килүе халыкның музейга йөрүен тагын да арттырыр дип өметләнә.
дәвам