Ренат Терегулов шартлы рәвештә ике ярым елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ә Артур Вәлеев дүрт ел колониядә утырырга һәм зыян күрүчегә 31,5 мең сум акча да түләргә тиеш.
Татар дәүләт фольклор үзәге Әстерхан татарларының югалу алдында торган йола көйләрен яздырып диск итеп чыгарды.
Туган авылында эшләүчеләрне кыйнаган һәм үтерү белән янаган Тукай районы эчке эшләр бүлегенең элекке башлыгы, полковник Рәмзил Сәлахов хаман да иректә.
11 майда Казанда Аданның “Жизель” әсәре белән Рудольф Нуриев исемендәге XXII Халыкара классик балет фестивале башланды.
Бергәләшеп җырлау безнең халыкка хасмы? Хорның тамырлары кая барып тоташа? Чиркәү сәнгате татарга килеп кермәгәнме?
Татарстан дәүләт шурасы “Региональ һәм азчылык телләре турындагы Хартия”не ратификацияләү өчен Русия Думасына мөрәҗәгать әзерли.
Беренче санында Татарстан башкаласында май аенда булачак бөтен мәдәни чараларга да урын биргән.
Бу хакта ТЮРКСОЙ җыелышында сүз булган. Татарстан Тукайның 125 еллыгын төрки халыклар да үткәрсә иде дигән теләктә.
Казандагы һөнәр берлекләре һәм “Бердәм Русия” куйган планны үтәп 1 май җыенына 5 меңләп кеше алып чыкты. Шулкадәр кеше булачагы алдан ук хәбәр ителгән иде.
Татарстан мәгариф һәм фән инистрлыгы коллегиясендә 5 елга исәпләнгән үзгәрешләр турында да сүз булды. Татар мәктәпләренең хәле яхшырыр дип өметләнүчеләр дә юк түгел.
“Казан мәдәнияте” концепциясендә әнә шундый юллар да бар. Башкала думасында мәдәният стратегиясе кабул ителде. Ул 2015 елга кадәр исәпләнгән.
Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләренең мәдәният министрлары очрашуында сүз әнә шул хакта да булды.
Шанхай хезмәттәшлек оешмасы мәдәният министрлары Казанда кул эшләре сәнгате күргәзмәсен ачты.
Русия мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларында да татарча укытуны бетерүгә керешкән.
Дөньякүләм китап һәм автор хокукларын саклау көне алдыннан 2008 елда иң күп укылган китаплар билгеле булды.
“ЭтноДар” дип аталган бәйге 25 апрельдә УНИКС концертлар залында узачак. Оештыручылар бу чарага яшьләр күп килер дип өметләнә.
94нче гимназиядә туган шау-шудан соң башка мәктәпләрдә дә акча җыюдан зарланып ата-аналар Казан хокук яклау үзәгенә шалтырата башлаган.
Росохранкультураның Идел буе бүлгесе идарәсе Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын мәхкәмәгә бирде.
Русиянең тарихи шәһәрләре исемлегендә Татарстаннан 9 урын бар. Тагын дүртәү – Буа, Бөгелмә, Менделеевски һәм Мамадыш республика дәрәҗәсендәгеләр.
Казаннан туры очкыч йөри башлагач төрки фамилиялеләрне чиктә кире бормаслармы? Тель-Авивка беренче очкыч 24 майда кузгалырга тиеш.
дәвам