Хөкүмәтнең авыл хуҗалыгына карашы үзгәрмәсә кайтканнар гына түгел, гомер бакый авылда эшләгәннәрнең дә хәле яхшырмас, ди ширкәт башлыклары.
Зилә Сөнгатуллина башкарган татар җырларын Төньяк Уэлста да, Парижда да, Швейцариядә дә исләре китеп тыңлаганнар. 30 июль - җырчының олы бәйрәме.
Бернинди эшкәртүләргә дучар ителмәгән сөт агызучы 10 автомат Казан кибетләренә куелды. Исәпләре республикада 200-ләп әнә шундый урын булдыру. Өлкәннәр кыйбатсынган.
Татарстанда кайбер китапханәләр интернет челтәренә тоташып дөнья мәгълүматы белән бәйләнештә булса, кайберләрен кыш көне җылыту да зур проблема.
Кардәш шәһәрләр бәйләнешен ныгыту өчен Кадыйр Топбаш җитәкчелегендәге төркем Казанга килде. Кунакларны президент Шәймиев тә кабул итте.
Гринпис язуынча, Казанда экологияне яклаучылар белән милиция арасында бәрелешләр булган.
Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре белән югары уку йортларына керү зур кыенлыклар китереп чыгарган. Милли белгеч булырга теләүчеләр саны да кимегән.
Казан хокук яклау үзәге башлыгы Игорь Шолохов Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан хезмәткәрләре гамәлләрен мәхкәмәгә бирәчәкбез, дип белдерә.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Айдар Гәйнетдинов әйтүенчә, сәнгать икътисади бәйләнешләргә юл ача.
Русия хөкүмәте пенсияләрне арттырып тора, әмма бәяләрнең үсүен бу вак-төяк арттырулар барыбер куып тота алмаячак, ди әлеге акчаларның рәхәтен күрмәүчеләр.
Казанда табигатьне юк итеп Универсиада корылмалары сала башлаган өчен Гринпис Татарстан җитәкчеләренә шикаять белдерде.
“Казанның 1000 еллыгы паркы”нда вандаллар Зилантның канатын сындырып, Кол Галигә әшәке сүзләр язып киткән.
Әлеге радионың оештыручысы Казан шәһәре Думасы депутаты Марат Бикмуллин: “Без татар телен кулланыштан кысрыклауны читтән күзәтеп торучылар булмаска тиеш”, дип белдерә.
Кытайдан милли бизәк төшереп кайтарган савыт-саба сатучыларга ярдәм дә, грант та бар, ә Татарстан кул осталарына хөкүмәттән бөтенләй игътибар юк, ди сувенир җитештерүчеләр.
Казан Универсиадасын оештыру комитеты киңәшмәcе уңаеннан Татарстан җитештерүчеләре үз машиналарын тәкъдим итә, халык шәһәр рәтләнә дип сөенә.
Газет соңгы санында бәхетле илләр арасында Русиянең артка калуы, Татарстанда дәүләт имтиханын 10 укучының берсе бирә алмавы, президент булырга хыялланган Әхмәтов турында яза.
Татарстан президенты Дәүләт Шурасы депутатларын 2010-12 елларга республиканың бюджет һәм финанс сәясәте белән таныштырды.
Күренекле рус язучысы Василий Аксенов 77 яшендә Мәскәүдә вафат булды. Аның исемендәге III фестиваль Казанда көз айларында булачак.
Русиядә милли мәгариф проблемалары һәм аны үстерүдә милли-мәдәни мөхтәриятләрнең роле дигән сөйләшүдә мәгарифне дәүләт проблемасы дәрәҗәсенә куярга кирәк дип белдерелде.
Сембердәге Федераль Сабантуйдан соң Казанда Татарларның Федераль милли-мәдәни мөхтәрияте җыелышы узачак.
дәвам