Сишәмбе көнне халыкны фатирлы итү мөмкинлекләре турында журналистларга тагын аңлатмалар бирәчәкләр. Чиратта торучы 13 меңнән артык гаиләнең бәйгедә катнашу хокукы бар.
Казан Кирмәненнән ерак булмаган җирдә диаметры 30 метр булган, һава өрдереп кабартылган шар куйган иделәр. Аның эчендә төрле чаралар үткәрергә җыеналар.
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов: “Канндагы сәнгать фестивалендә катнашу Татарстанны тагын бер баскычка югарырак күтәрде”, дип белдерә.
Ризасызлыкларга карамастан Казан Кирмәнендә “Kremlin LIVE 2009” дип аталган замана мәдәнияте фестивале булачак. Джаз уйнаучылар гыйбадәтханәдән читкәрәк күчерелгән.
Алексеевскида Дамир Шәйдуллинның җәсәден сишәмбе алып кайтып җиткерерләр дип көтәләр.
Телевизор караучылар: “Мәскәү милли мәктәпләрне бетергәндә, татар мәдәниятен кысканда “Яңа гасыр” миллилекне саклаучы бердән-бер чара булып кала”, дип белдерә.
Русиянең музей җитәкчеләре XXI гасырда музей белән идарә итү ысулларын өйрәнү өчен Казанга җыела. Укуны UNESCO оештыра.
Татарстан сәнгатькәрләре чыгышын карарга 2,5 мең кеше килде. Каннда Русия сәнгате фестивале кысаларында Татарстан да үз милли йөзен күрсәтә.
"Татар халкының азатлык өчен көрәше" китабы тирәсендә фикерләр арта. Галим Овчинников Мәскәүгә шикаять итте.
4-6 сентябрьдә Казан Кирмәнендә “Kremlin LIVE 2009” дип аталган замана мәдәнияте фестивале узачак. Әлегә кемнәр катнашасы, чараның күпмегә төшәсе әйтелми.
“АГОРА” шикаятен Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе кире какты. “АГОРА” рәисе Павел Чиков үзләренең моның белән туктап калмауларын белдерә.
“Ватаным Татарстан” газетындагы “Бер хатка өч җавап” дигән мәкалә шимбә көнне дөнья күрде. “Республика Татарстан” мәкаләләрне интернеттан күчереп баскан.
Башкалар белән чагыштырганда мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр кризисның исен дә сизмәгән дип әйтергә була, диде Зилә Вәлиева министрлык коллегиясе утырышында.
Сентябрь башында Татарстан башкаласында көндәшлеккә багышланган халыкара конференция узачак.
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Виктор Морозов чирнең республикага килү мөмкинлеген кире какмый.
Президент Шәймиев Болгарны үстерү фондын эшләтеп җибәрергә кирәк дип белдерә. Ноябрь аенда Болгар тыюлыгын үстерү программасын тәкъдим итәргә дә боерды.
Әлеге шәһәрдә яшәүче аз санлы милләтләрнең I халыкара “Чишмә башы” (“Родные истоки”) дип аталган мәдәният фестивалендә Татарстан дәүләт фольклор ансамбле дә катнашты.
2013 елда Казанда узачак Универсиадага кадәр төзеләсе корылмалар арасында яңа тимер юл вокзалы да бар. Аның язмышы бүгенгә кадәр хәл ителмәгән.
Зилә Сөнгатуллина башкарган татар җырларын Төньяк Уэлста да, Парижда да, Швейцариядә дә исләре китеп тыңлаганнар. Мәскәүдәге премьерадан соң урамда күтәреп тә йөрткәннәр. 30 июль - җырчының олы бәйрәме иде.
Казаннан 70 чакрымда яткан Алан авылында Ялан тау чишмәсе тергезелде. Теләче районындагы шушы авылда халыкның зур өлеше хәзер чишмә суын эчә.
дәвам