Казан мәгариф хезмәткәрләре Совет районындагы иң яхшылардан саналган 149-нчы лицейга җыелды.
Җырчы Айдар Галимов тел, гореф-гадәт өчен мин үз фронтымда шулай ук көрәшәчәкмен дип белдерә. Кинода төп рольне уйнау хыялы да суынмаган.
Татарстандагы Чуаш милли-мәдәни автономиясе рәисе Константин Федоров VII хисап-сайлау конференциясендә әнә шулай дип белдерде. Милли компонентны да кире кайтару ягында ул.
Киләсе елга Казанда Израилнең рус телендә язучы журналистлар Ассоциациясенең еллык җыены үтәргә тиеш. Журналист Данович нефть табучылары һәм табиблары да уртак тел табыр дип өметләнә.
Халык “Башмагым” әсәре, бәлки, опера-балет театрында да куелыр дип өметләнә. Театр быелның планында әлегә юк дип белдерә.
Иҗатка илһамлану өчен кибеттән әйбер урлап тотылган кыз җәза белән килешмичә эшне югарырак мәхкәмәгә тапшырган. Әмма карар үз көчендә калган.
“Идел-Хаҗ” үзәге аша Русиядән 3 мең кеше Мәккәгә юл алырга тиеш. Виза алу өчен узган атнада әлегә 400 паспорт кына Согуд Гарәбстаны илчелегенә җибәрелгән.
Русиянең Сөгүд Гарәбстанындагы икенче сәнәгать күргәзмәсе вакытында, бу илдә киләчәктә Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрү турында да килешенгән.
“Татмедиа” вәкилләре “Идел” журналына килеп яңа баш мөхәррир итеп Рифат Фәттаховны тәкъдим иткәндә басма хезмәткәрләре каршылык күрсәтеп очрашудан чыгып киткән.
15 октябрь дөньяда Ак таяк көне билгеләп үтелә. Татарстан сукырлары аларны яклаучы дәүләт программасы булырга тиеш дип белдерә.
Төмән шәһәрендә үткән “Түгәрәк уен” II Бөтенрусия татар фольклоры фестивале вакытында Татарстан һәм Төмән өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында да сүз булды.
Бөтенрусия татар фольклоры фестиваленә төрле төбәкләрдән 400-ләп башкаручы киләчәк. Себер татарларының фольклор бәйрәме үзләрендә ел да үтеп торырыга тиеш, ди Җәүһәрова.
Артист халкы арзанрак булсын дип афишаларын күп итеп һәм бер-ике елга җитәрлек бастырып куя. Ике телдә басарга кушсалар, татар артисты барыбер үз җаен табар, диючеләр дә бар.
Малый театр Казандагы спектакльләрен “Ревизор” белән башлап җибәрде. Алар Русиядәге бүгенге кайбер үзгәрешләрне дә хупламый.
Узган ел белән чагыштырганда Казан зообакчасына йөрүчеләр 15%-ка арткан. Хезмәткәрләр әз генә кергән акчаны да төзекләндерүгә тотарга тырыша.
“Алтын минбәр” кинофестивалендә Татарстаннан да фильмнар булачак. Республикада төшерелгән “Бибинур” зуррак фестиальләрдә җиңүгә өметләнә.
“Сөй гомерне, сөй халыкны…” дип язган шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйнең Төркиядә Зәки Вәлиди белән аралашуы атып үтерелүенә төп сәбәп тә булырга мөмкин ди галим Рәмиев.
Болгарстан сәнгать осталары, һөнәрчеләр, чүлмәкчеләр, шагыйрь, язучы һәм журналистлар кораб белән Татарстан башкаласына килеп төште.
Пекин Олимпиадасында медаль алучылар арасында Мәскәү Кирмәненә килеп, ишек таба алмыйча буталып йөреп, бүләкләүгә өлгермәүче спортчылар да булган.
Оештыручылар әле мондый фестивальнең дөньяның бер җирендә дә булганы юк дип белдерә. Чара Казан Кирмәнендә 4-6 сентябрьдә үтте.
дәвам