Филармониянең концертлар залында керәшеннәрнең Дәүләт фольклор ансамбле “Бәрмәнчек” беренче концертын күрсәтте. Бу хәлне Татарстан, я булмаса Русия өчен генә түгел, ә дөньякүләм әһәмияткә ия вакыйга дип бәяләделәр.
Русия төбәкләре акчасызлыктан чит илләрдәге милләттәшләре, ватандашлары белән эшли алмый, дип белдерә Рөстәм Гайнетдинов. Мәскәүдә III Бөтендөнья ватандашлар конгрессы бара. 2 декабрьдә делегатлар секцияләрдә эшләде.
7 елдан соң Зөлфәт Хәким тамашачы алдына чыкты. Милләт язмышына багышланган җырлары бигрәк тә нык алкышланды.
Русия төбәкләр үсеше министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр департаменты мөдире Александр Журавский әйтүенчә, соңгы вакытта Русия журналистлары милләтара мөнәсәбәтләр турында уңай язмалар бирә башлаган.
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә “Көзге дулкын” дип аталган татар җыры фестивале үтте. Чараны студентлар үзләре оештырган иде.
Казанда bellydance буенча “Сөембикә” дип аталган Европа чемпионаты үтте. “Сөембикә” дә егетләр дә катнашты. Дөрес, алар күп түгел, бары тик өчәү генә иде. Аларның һәрберсенең үзенчәлекле атамасы да бар.
Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетында киләсе елга өстәмә акча сорар өчен киңәштеләр.
Татар җәмәгатьчелеге шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын алга таба өйрәнү һәм исемен мәңгеләштерү турында түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрде.
Теләгәннәр Русиянең музей хезмәткәрләре ассоциациясенә әгъза булып керә алачак.
Чепья остакуллары үргән җиһазлар декабрь аенда дөнья күрәчәк кинога төшкән. Әлегә чепьялар чана үрү белән мәшгуль.
Киләсе елда “Аксенов-фест” фестивале кысаларында үтәчәк “Йолдызлы билет” (Звездный билет) бүләгенә чит илләрнең яшь талантлы язучылары да дәгъва итәчәк.
Илсөя тагын бер “үткен телле” җырын Казан тамашачысына да тәкъдим итте. 11 ноябрьдә ул башкалада шыгрым тулы залда җырлады.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының 40 еллыгына багышланган тантана вакытында милли үзенчәлекләрне саклау зарурлыгы турында да сүз булды.
Казанда грипп белән һәм салкын тиеп авыручыларның саны 9 меңнән артып киткән. Татарстанда дуңгыз кизүен эләктерүчеләр дә 142-гә җиткән. Даруханәләрдә кирәкле дарулар юк.
Казанда “Русия милләтләрнең чит илләрдәге диаспораларының тарихи ватаннары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе” дип аталган түгәрәк өстәл үтте.
Республика күләмендәге “Иделем акчарлагы” бәйгесе тәмам. Гран-при Булат Ибраһимовка тапшырылды.
“Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан төбәге һәм Казан шәһәре бүлекләре Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан урам йөреше, митинг һәм концерт та үткәрде.
Казан Дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты махсус милли бүлек ачылуның 65 еллыгын үткәрде.
Татарстан Язучылар берлегенең 75 еллыгы уңаеннан XXI гасыр татар әдәбияты, татар әдәби теленең сакланышы һәм үсеш юнәлешләре дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте.
Казандa сәяси репрессия корбаннары матәм көнендә үзләренә караган Русия кануннары кичекмичә үзгәрергә тиеш дигән мөрәҗәгать кабул итте.
дәвам