13 гыйнвар көнне университет янындагы “Ленин бакчасы” тукталышында 21-нче маршрутта йөрүче троллейбус янды. Йөртүчеләр запчастьләр, ягъни сафтан чыкканны алыштырыр өчен кирәк-яраклар юк дип зарлана.
Болактагы театрның ачылуын аның сәнгать җитәкчесе Евгений Аладинский, моңа кадәр җәмгыятьтә һәм сәнгать дөньясы белән бәйле булганнар арасында “театр дәүләт ярдәменнән башка яши алмый” дигән фикернең бөтенләй дөреслеккә туры килмәвен дәлилләү, дип белдерә.
Казанда яшьләр үзенчәлекле юнәлештәге җырлар тыңларга, видео-арт, фото-арт карарга “Сары бишмәт”кә җыелды. Оештыручылар үзгә сәнгать белән аралашу өчен татар яшьләренә дә аерым бер урын булса иде дигән теләктә.
Һәркем диярлек Яңа ел сәгате сукканда үзенә теләкләр теләгән. Хыялын кәгазьгә язып аны яшерен бер җиргә тыгып куючылар да бар. Күпләр шәхси йөкләмәсез булып чыкты. Үзләрен камилләштерү өчен кайберәүләр ябыгырга, кайберәүләр салкын су белән коенырга тели.
Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының этнологик мониторинг үзәге бетерелеп, аның хезмәткәрләре башка бүлекләргә күчерелде. Бу үзәк үз вакытында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм тарих институты карары белән булдырылган иде.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпләрнең сәхифәләре арасында үткәргән бәйгесен күпләр татар телен кысудагы чираттагы адым һәм республикадагы дәүләт телләре турындагы канун бозылу буларак бәяли.
Глобальләшү һәм Русиядәге милли сәясәт нәтиҗәсендә татар мәдәнияте яши һәм үсә аламы?
2010 елда капиталь төзекләндерү өчен һәр фатирдан ике тапкырдан да күбрәк акча җыячаклар. Казан шәһәре депутатлары 2010 елга торак коммуналь хуҗалык бәяләрен тикшерде. 2009 ел белән чагыштырган вакытта халык фатир түләүләренә 21%ка күбрәк акчасын чыгарып салачак.
Камал театрында “Иң зур татар чыршысы” дип аталган тамаша бара. Театр мөдире урынбасары Сәрия Зиннәтова: “Яңа ел бәйрәмнәрендә балалар өчен куярдай әсәр юк”, дип белдерә. Яшь драматург Илгиз Зәйниев исә Яңа ел бәйрәмендә кулланырлык матур татарча көй юклыкка аптыраган.
Әлеге чара алдан ике елга бер тапкыр булыр дип планлаштырылган иде. Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева: “Без яңа Филүсләр эзлибез”, дип белдерде. Бу юлы бәйгедә “Гаилә ансамбльләре”, “Вокаль инструменталь ансамбльләр” дә катнашачак.
Сталинның тууына 130 ел тулу алдыннан Тукай бүләге иясе, язучы, тәнкыйтьче Рафаэль Мостафинның “Репрессияләнгән татар әдипләре” дигән китабы дөнья күрде. “Халыкның әле дә Сталинга мөкиббән китүе йөрәгемә тия”, дип белдерә ул.
Азәрбайҗан Натиг Бадалов, "озак та үтмәс, бу ресторанлы күңел ачу үзәгенә чират торып керерләр әле!", дип белдерә. Бүгенгә ресторанда хезмәт күрсәтүдән дә, милли ризыкларның тәменнән дә канәгать түгел ул.
“Мөслимә” исемле иҗтимагый оешма башлыгы Әлмирә Әдиятуллина Шәймиевкә Казандагы төнге клубларның барсын да ябарга кирәк дигән үтенеч белән хат керткән. Әмма башкалар моңа каршы.
Казандагы салкынлык 30 градусның теге ягында. Торбалар шартлый, өшүчеләр күбәя, салкын фатирларында утыручылар да бар. Киез итек алучылар да арта. Өйләре җылы булсын дип газ плитәләрен яндырып утыручылар да бар.
Татар конгрессының мәдәният һәм рухи мирас комиссиясе утырышында Башкортстандагы “Рамазан” үзәге башлыгы Марат Шәрипов, 10 ел эчендә Уфа татарларына бер генә ярдәм дә булмады, дип белдерде.
Казанда үткән “Дәрдемәнд мирасы һәм хәзерге заман” дип аталган фәнни-гамәли конференция вакытында галим Азат Зиятдинов “Диңгез бүген дә шомлы” дип белдерде.
Татарстан районнарында җанисәп өчен җаваплылар сораулыкларда аңлашылып бетмәгән урыннар күп дип белдерә. 14 яшьтән башлап һәркем үз милләтен үзе язарга, я язмыйча буш калдырырга тиеш. Ә аннан яшьрәкләр, күрмәүчеләр, кулсызлар нишләр?
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе азык-төлек сатучы кибетләрдә сыйфатсыз ит, кыздырылган балык, төрле салатлар, сөт һәм мич ризыкларының бигрәк тә еш очравын белдерә. Алар быел куллану вакыты чыккан 530 тоннадан артык азык-төлекне сатудан алган.
Хөкүмәтенең мәдәният, спорт һәм Татарстан халыклары телләре үсеше идарәсе башлыгы итеп Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләнде. Дамир Шакиров “Мәгариф” нәшриятына да, Татарстан китап нәшриятына да җитәкчелек итә.
Яшьләр мәгарифтә милли-төбәк компонентын кире кайтару көрәшенә кушылырга җыена. Казанда керәшен яшьләренең I форумы уза. Анда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чиләбе өлкәсеннән 172 делегат катнаша.
дәвам