Халык сәнәгате күргәзмәсен оештыручылар, дөньяда рус балалайкасы, самавары һәм һәдияләреннән кала татар халкы эшләнмәләре барлыгын да дәлиллисебез килә, дип белдерә. Татарстан һөнәрчеләре тәүге тапкыр бер түбә астына җыелды.
Шимбә көнне Казанның Камал театры янына 100гә якын кеше җыелды. Алар фатир өчен түләүләрнең кирәгеннән артык кыйммәт булуына ризасызлык белдерә. Чара вакытында мөгаен ул-бу булмасын дип килгән хокук саклау вәкилләренең берсе “митинг отменяется” дип кайтарып торды.
“Татмедиа”ның 2009 ел нәтиҗәләренә һәм алдагы планнарга багышланган киңәшмәсендә “Русия почтасы”ның басмаларны таратудагы киртәләре, Горпечать киоскларының зур сумнар соравы, министрлыкларның мәгълүматны журналистларга “иләп кенә” бирүе, хөкүмәткә карамаган газет-журналлар турында да сүз булды.
Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле үзенең 10 еллыгы уңаеннан әзерләгән концерт-риваятькә Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларның халык иҗаты үрнәкләрен дә кертте.
“Безнең гәҗит” экология министры тирәсендәге ыгы-зыгы, Бәйрамованы Тукай бүләгенә тәкъдим итү, татарстанлы тагын бер солдатның үлеме, Борындык авылындагы хәлләр, Әлмәттә яшәүчегә ярдәмнән баш тартулары турында да яза.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Әгъләм Садретдинов Буа хакимияте башлыгы булып эшләгән вакытта шул җирлектәге эшмәкәр Рәшит Садыйков үлеменә катнашы бар дип шикләнелә. Министр үзе моны яла дип атый.
Татьяна Гусева рус кызы, Казан шәһәренең 19нчы гимназиясендә укый. Ул 11нчы сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбиятыннан үткән республика олимпиадасында беренче урынны алды.
Хөкүмәт Татарстанда телләр үсеше программасының үтәлеше турында шәһәр һәм районнардан хисап җыя. Ә Казан ике теллелек турында сөйләшә.
“Белем җәүһәрләре” бәйгесендә сәхифәнең ким дигәндә яртысы татарча булса гына катнашырга мөмкин. Андыйлар җитәрлекме? Узган бәйгедә катнашкан татарча сәхифәләрне тотучылар: “Көрәшмәсәк җиңә алмас идек”, дип белдерә.
Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеена куелган Сальвадор Дали эшләре копия булырга мөмкин дип шикләнүчеләр дә бар. Музей җитәкчесе дә, мәдәният министрлыгы вәкиле дә эшләрне күрсәтү өчен бөтен документлар да бар дип белдерә.
Фестиваль “Мадам Баттерфляй”нең яңача “укылышы” белән башланып китте. Хәзер Шаляпин башкарган әсәрләр калмады диярлек дип әйтүчеләр дә бар.
Коллекционер, эшмәкәр Александр Шадринның шәхси тупланмасындагы Сальвадор Дали эшләрен Казанда 3 көн эчендә генә дә 3 меңнән артык кеше караган. Ул әсәрләрне Русиянең башка шәһәрләрендә дә күрсәткән, әмма мондый ташкын булмаган.
Татарстанда сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, туплау һәм үстерү үрнәге буларак “Сәләт” яшьләр оешмасы тәҗрибәсенә багышланган фәнни-гамәли конференция Казанда үтә. "Сәләт" 40 меңгә якын шәхес тәрбияләгән.
Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка бертавыштан президент вәкаләтләрен бирде. Миңнехановның инаугурациясе 25 мартта булачак.
Быел хөкүмәттән Халыкара туган тел көнен үткәрегез дигән махсус имзаланган күрсәтмә булмаячак. Билгеле булганча, дөньяда әлеге көн 21 февральдә үткәрелә.
5 февральдә Казанда республика яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең 15 еллыгы уңаеннан форум һәм “Сәләт” тәҗрибәсенә багышланган фәнни-гамәли конференция узачак. Президент, хөкүмәт башлыгы хуплаган күп кенә проектлары әле дә тормышка аша алмый.
Татарстан мәдәният министрлыгы 2009 елга йомгак ясап, башкарасы эшләрне барлады. Тарихи мираска мөнәсәбәт тамырдан үзгәрергә тиеш, дип белдерә мәдәният министры.
Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева китап язган. Ул 2010 елда дөнья күрәчәк. “Кемнәр миңа аяк чалган, һәммәсен дә исем-фамилиясе белән язачакмын, аларның башларына тукмак булып төшәчәк”, дип белдерә җырчы.
Президент Шәймиев тантанада балалар бакчасында, башлангыч мәктәпләрдә татар теленә зур игътибар итәргә кирәклеген белдергән. Ата-аналар да бу эштә читтә калмаса иде дигән.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән мәктәп сәхифәләре бәйгесе ярымфиналына үткән бары тик татар телендә генә булган сайтлар да алга таба көрәшне дәвам итәчәк.
дәвам