Казандагы хокук яклау оешмалары, төрле фирка вәкилләре һәм журналистлар эчке эшләр министрлыгында булачак үзгәрешләр турында сөйләшт. Алар сәяси система шул килеш калган очракта әллә ни үзгәрешләр көтелмәс дигән карашта.
Төп бинаның да өчтән бере генә төзекләндерелгән килеш. Музей карамагындагы Тукай, Шәриф Камал, Горький, Сәйдәш, Боротынский, Толстой, музыка мәдәнияте музейлары кичекмичә төзекләндерү көтә.
Нәүрүз бәйрәме 29-30 март көннәрендә Парижда ЮНЕСКОның баш фатирында һәм Страсбургта Европа Шурасында тәкъдим ителде. Узган ел бу бәйрәм ЮНЕСКО исемлегенә кертелде.
Ркаил Зәйдулла “Мәгарә” исемле шигырьләр, поэмалар җыентыгы һәм “Ташка ордым башны” дип аталган хикәяләр, эсселәр китабы өчен әдәбиятта һәм сәнгать өлкәсендә Татарстанның иң абруйлы бүләгенә тәкъдим ителде.
1 апрельдә Татарстан дәүләт симфоник оркестры Екатеринбурда татар халкы өчен “Туган як моңнары” дип аталган концерт куячак. Шулай ук анда “Русиянең I симфоник форумы” узачак.
Чит илләргә һәм Русия сәяхәтчеләренә яңа маршрут тәкъдим итә башлады. Татарстан башкаласындагы турист вәкилләре Казанга үзен таныту өчен әле күп көч куярга туры киләчәк, дип белдерә. Шулай да 2010 елда Казанга миллионнан артык турист килер дип көтелә.
Казанның “Татар кызы-2010” бәйгесе тәмам. Финалда катнашкан кайбер кызларның әти-әниләре жюри рәсми булмады дип нәтиҗәләрне кире кагу эшен башларга җыена. Оештыручылар исә аларны иң абруйлы кешеләр сайлады ди.
Алар бүгенге шартларда яучылык институтын булдыру һәм гаиләдә рухый – әхлак традицияләрен торгызу турында да сөйләште. Түгәрәк өстәлдә Русиянең 11 төбәгеннән 40лап яучы катнашты.
Сәфәрләре вакытында алар “Татар кызы” биюен дә күрсәтәчәк. Бу мәшһүр коллективта татарлар да бар. 1971 елда Парижда премьерасы үткән “Кыпчаклар биюе” исә әле дә сәхнәдән төшми. Икенче юлы бер өлештән торган бу балетны да алып килергә исәпләре бар.
Татар халкының музыка уен коралларын кабат халыкка кайтару өчен дәүләтнең махсус программасы булырга тиеш. Илбашларның халык уен коралларының тегесен, я монысын яратуыннан да күп әйбер тора.
Татарстан хөкүмәте башлыгы, республика президенты вәкаләтләре бирелгән Рөстәм Миңнеханов Казандагы транспортның бик күплеген һәм юл челтәренең камил булмавын иң зур проблема буларак атады.
“Рубин” 1:0 исәбе белән ЦСКА такымын җиңеп футбол буенча Русиянең суперкубогына ия булды. Узган ел нәкъ шундый ук уенда ул ЦСКАга җиңелгән иде.
12нче тапкыр Татарстан “Ел хатын-кызы” бәйгесенә йомгак ясады. Ана, эшмәкәр, сыйныф җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. “Хатын-кыз – галимә” номинациясен дә булдырырга кирәклеген әйтүчеләр бар.
Икътисад фәннәре кандидаты Сәлим Хәбибрахман “Безнең гәҗит”кә әнә шулай дип белдерә. Ул “Русия һәм Евразия тарихында татар эзе” дип аталган тупланма проекты авторы.
Быелгы “Дулкыннар” бәйгесе Сәйдәшкә багышлана. Оештыручылар композиторның 110 еллыгына зуррак игътибар булмауга да аптырый. Алар Сәйдәш җырларындагы коммунизм, партия һәм колхоз сүзләрен дә алыштыру ягында.
Василий Лихачевның Русия юстиция министры урынбасары итеп билгеләнүе күпләрне аптырашта калдырды. Әле күптән түгел ул федераль Казан дәүләт университетын җитәкләячәк дигән сүзләр йөргән иде.
Халыкара песиләр көне уңаеннан сәнгать йортында хатын-кызлар һәм песиләр турында күргәзмә ачылды. Казан Кирмәнендәге Эрмитаж менә икенче тапкыр инде песиләргә зур игътибар бирә. Монда 40 рәссамның, сынчы, зәркәнченең эше куелган.
Казан дәүләт консервториясенең татар музыкасы кафедрасы 20 еллыгын үткәрде. Соңгы вакытта кайбер кафедраларны бергә кушу сәнгатькәрләрдә ипләп кенә кыскарту бара ахыры, дип шик тә тудырган. Күптән түгел генә этномузыка белән татар музыкасы берләшкән иде.
25 февраль көнне Мисырның Русиядәге илчесе Иззат Әс-Саад Казанга килергә тиеш иде. Шәймиев һәм Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева белән дә очрашу көтелде. Илче сәфәрен кичектерде.
Финляндиядә үзенең гүзәллек мәктәбен булдырган этник җырчы Җәмилә Казанга кайтып та дәресләр бирде. Гүзәллек салоннары вәкилләре дә сабак алды.
дәвам