Русия наркоманиягә каршы көрәштә үсемлекләр куллануны тыя, наркоманнарны төрмәгә утыртырга җыена.
11 июньдә Казанда Тукай музее ачылганга 25 ел тула. Татарстан хөкүмәте бу чарага бөтенләй акча бирмәгән.
Таҗикстан башкаласы Дүшәнбе Сабан туена Турсунзадә, Хуҗанд, Курган-Түбә татарлары да җыела. Республикада 13 меңләп татар яши.
Германиядә эчәк кизүе таралу сәбәпле, Русия 2 июньнән Европа Берлегендәге барлык илләрдән дә яшелчәләр кертүне тыйды.
Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов Болгарда төзелеш урыннарын тарихчыларга тикшерергә мөмкинлек бирелми, ди.
Белград мәхкәмәсе серб генералы Радко Младичны Һаагтагы сугыш җинаятьләре мәхкәмәсенә тапшырырга карар итте.
34% салымны күтәрә алмыйча эшмәкәрләр бизнесларын туктата, эшсезләр саны артканнан-арта.
Башкалада инвалид арбаларында йөрү, күрмәүчеләргә хәрәкәт итү, бала арбасы белән кая да булса бару җитди проблем булып тора.
Грузия оппозициясе чигенүгә таба бара. “Ачу көне” кире кагылды. Саакашвили хакимиятенә каршылар да туплана алмады.
Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров университетны эреләндерү аның абруен төшерә дип саный.
“Үзбәкстан халкы хәрәкәте”нең төп максаты - президент Ислам Кәримовны хакимияттән китәргә мәҗбүр итү.
Казандагы “Черек күл” бакчасына машина кую урыны төзүгә җәмәгатьчелек, экологлар каршы чыга. 14 майда митинг булачак.
11 май көнне Сүриядә халык күтәрелешләрен бастырганда кимендә 19 кеше үтерелде, йөзләрчә кеше кулга алынды. Бу хәлләргә халыкара җәмәгатьчелектә дә ризасызлык арта.
Әлбир Крганов мәчетләр төзү кирәклеген дәлилләгән үтенечләрне Русия җитәкчелегенә җибәрергә кирәклеген әйтә.
Русия Югары мәхкәмәсенең Татарстан президенты антын кануни түгел дип белдерүе бүгенге хәлгә йогынты ясамас, ди белгечләр.
Парламент сайлауларында җиңгән SNP фиркасе башлыгы Алекс Салмонд Шотландиянең бәйсезлеге турында референдум үткәрәчәкләрен әйтә.
Чуаш телен яклаучыларга ташланалар, хәтта алар әйткән сүзне федераль иминлек хезмәте тикшерүен таләп итүчеләр дә бар.
Русия федераль иминлек хезмәте “РосПил” проектына акчалата ярдәм итүчеләр турында мәгълүматны “Яндекс”тан алган.
Габдулла Тукайның олы юбилее Прагада да билгеләп үтелде. Анда милли кичәләргә килүче яшьләр арта бара.
Татарстан диния нәзарәте рәисе Илдус Фәиз террорга каршы көрәштә төп эшне имамнар башкарырга тиеш дип исәпли.
дәвам