Праваслау чиркәве Мәскәү хакимияте ярдәмендә Русия башкаласында кимендә 200 гыйбадәтханә төзергә җыена.
Рәссамнар Тукайның 125 еллыгына үзләренә эш кушылмавына зарлана. Министрлык, башта ясасыннар, аннан алыныр, ди.
Татарстан президенты “Татнефть”, “Башнефть” һәм “Русснефть”не кушу турында сөйләшүләр булмаганын әйтте.
«Машина йөртүчеләр федерациясе»нең ЮХИДИ вәкилләренең канун бозуы турында шикаятнең бер өлеше юкка чыккан.
Реактор шартлаган урыннан 28 чакрым ераклыктагы Федоровка авылында Казан урамын Татарстан студентлары төзегән.
Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашкан Назаровның күзләре күрми, үзе генә йөри алмый. Фаҗигагә - 25 ел.
Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән җырчы шагыйрьгә багышланган классик әсәрләрне халыкка күбрәк ишеттерергә кирәк, ди.
Пулитцер бүләге иясе Леви Русиядә ришвәткә каршы торырдай юридик система һәм бәйсез телевидение булмавын әйтә.
Илдәге сәяси системаны, халыкның яман гадәтләрен үзгәртми торып ришвәтне бетереп булмый, ди белгечләр.
“Үзебез” яшьләр хәрәкәте “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе турында президентка хат язган.
Халык сәнәгатен һәм һөнәрчелекне үстерү үзәге җитәкчесе Нури Мостафаев үзгәрешләр тәкъдим итә.
Русия президенты Дмитрий Медведев укучыларның наркотик куллануын ачыклау өчен канун кертергә тәкъдим итә.
Узган ел Корманбәк Бакыев режимына каршы халык күтәрелешләрендә һәлак булган 87 каһарманның берсен бутаганнар.
Русия хөкүмәте авыр хәлдәге балаларга, үлемгә дучарларның соңгы көннәрен җиңеләйтүгә акча таба алмый.
Татар опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе – Усман Әлмиев 96 яшендә бакый дөньяга күчте.
Галимнәр татар халкына караган бөтен фәннәрне берләштергән Татарика институты булдыруга да өметләрен өзми.
Фестивальдә йөздән артык кеше катнашты. Халык иҗаты бәйрәме өч буынны бергә сәхнәгә җыйды.
Өстән әзерләнеп, читтәгеләрне гаепләп, астагыларны билгеле бер калыпка салып тоту тәҗрибәсен Русия җитәкчелеге янә эшкә җигәргә җыена.
“Бизнес Online” Татарстан сулыкларын үзара бүлешкән җәмгыятьләрнең исемлеген бастырды.
КФУда үткән киңәшмәдә Татар һуманитар институты йә Татар филологиясе һәм сәнгате институты булдырырга килешенгән.
дәвам