Татарстаннар үзләрен атна-ун көн булса да имин һәм рәхәт хис итү өчен Кара диңгезне өнәмичә Кызыл диңгезгә йөри.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау оешмаларында канун бозулар булуын кызгану белдереп таныды.
Хокук яклаучылар “Җәзалау һәм көч куллануларга каршы Бөтенрусия хәрәкәте” оештырды.
Сәясәт белгече, нәшир Рәшит Әхмәтов, татар милли фиркасе оеша калса, ул зур сәяси көчкә ия булмаячак, дип әйтә.
Интернет челтәрендә дәрес бирүчеләр методик кулланмалар булмауга кыенлыклар кичерә. Алар моңа кадәр басылган татар теле дәреслекләренең электрон версиясе пәрәвезгә куелса иде дигән теләк белдерә.
Бурят сынчысы Даши Намдаков Болгарга кую өчен барс сыны өлгесен ясаган.
Чуашстанның Комсомольский районындагы Тукай авылы халкы мәхәлләләренең зур җыенын үткәрде.
Казан тирәсендә яхшы кишәрлекләр бар, түрәләр нигәдер аларны күпбалалы гаиләләргә бирергә теләми, ди белгеч.
“Киртәләрсез шәһәр” төркеме инвалидларга йөрергә кыенлыклар тудырган урыннарны чагылдырган фотолар туплаган.
"Лаеклы шәхесләр булмаганда Тукай бүләге ике, өч елга бер тапкыр гына бирелергә тиеш."
Полициянең элекке хезмәткәре Мөдәррис Каюмов полициянең эшләү ысуллары һәм алар таянган кануннар да камил түгел дип саный.
Казанда Адмиралтейство бистәсендәге Алафузовлар йортын сүтеп, кирпечләрен сата башлаганнар.
Казандагы полиция бүлегендә бер тоткарланучы үлеменнән соң, хокук яклаучылар министр Сәфәровны эштән алырга таләп итте.
Аида белән Тиматиның өченче урынга калуы Казанның халыкара җыр бәйгесе үткәрергә теләү өметен өзде.
Русиядә гомер-гомергә татарлар яшәгән кайбер төбәкләрдә милли тапшырулар бөтенләй юк. Латвия дәүләт каналында милли радиотапшырулар 20 ел яшәвен дәвам итә.
Татар яшьләре лидерлары FISU-га Универсиаданы ачканда татар теле дә яңгырарга тиеш дип хатлар яудыра.
Русия президентын сайлау алдыннан татар иҗтимагый оешмалары уртак фикергә килүне кирәк санамады.
Сәнгатькәрләр "Казандагы опера һәм балет театрының ишекләре яшь татар җырчыларына ябык" дип белдерә.
Камал театрының күренекле артисты Равил Шәрәфи белән әңгәмә Шамил Закировны искә алудан башланды.
Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәген төзекләндерү дүрт елга сузылды, аны президент сайлау алдыннан ачтылар. Тобол шәһәрендәге үзәккә дә сайлаулар алдыннан гына акча биргәннәр.
дәвам