Евровидение бәйгесендә катнашу өчен ярышта Тимати Аида Гарифуллина белән бергә җырлаячак. Бу бәйгедән соң Аида Универсиадага татар җырларыннан гына торган альбомын чыгарырга нияте булуны әйтә.
Русия президентлыгына намзәт Владимир Путинның ышанычлысы Миләүшә Заһидуллина, үз намзәте програмын халыкка мөмкин кадәр тулырак җиткерү эшендә актив катнашасы урынга, журналистлардан качып йөри.
2000 елның 21 февраленнән бирле дөньяда Ана теле көне үткәрелеп килә. Татарстан узган елдан бирле үзенең Туган тел көнен үткәреп килә, ул Шигырь бәйрәменнән әллә ни аерылмый.
КФУ ректоры Илшат Гафуров журналистика һәм социология факультеты укытучылары белән очрашканнан соң интернет форумнарда журналистларга яхшы белем бирелми дип язучылар артты.
Уфадагы татар хәрәкәте Айдар Галимовның Путин штабына керүен тәнкыйтьләгән иде. Җырчы, бу тәнкыйтьләр – көлке, ди.
“7 дней” тапшыруында митингка чыкканнарны түбәнсетү сөйләү, хакимияткә карата тискәре караш тудыра, ди Марат Бикмуллин.
Мәскәү мэры Сергей Собянин узган атнада Равил хәзрәт Гайнетдин, бу атнада Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты.
Митингка килүчеләргә акча вәгъдә ителә, җитәкчеләргә кеше алып килергә кушыла, бармаучылар эштән куылырга мөмкин.
Рыковның Путин ышанычлылары исемлегенә керүе -- демократик институтларның бетәчәгенә ишарә, ди Ирек Мортазин.
Украина башкаласы Киев шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Әнвәр Җиһаншин Русия һәм Европада татарча өйрәнергә теләүчеләргә Skype-та һәркөн дәресләр үткәрә. Бу эшне узган елның сентябрь аенда башлаган ул.
Тиздән чуашча Коръән тәфсирләре дөнья күрәчәк. Коръәнне чуаш теленә 23 яшьлек Руслан Сәйфетдинов тәрҗемә итә.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы февральдән балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү яңача булачак ди.
Хәния Фәрхи Русия җитәкчесе итеп Путиннан башканы күрми. Мубай, Путин хакимияткә килсә, халыкны авыр көннәр көтә, ди.
6 февральдә Уфада "Тәтешлеләр бездә кунакта!" дип аталган кичә узачак.
«Нур» Уфа дәүләт татар театры «Нурлы сәфәр» тамашасын әзерләде. Театрның әдәби-драматик бүлеге җитәкчесе Гөлнур Усманова, соңгы вакытта мөселман образы бозыла төште, үзебезчә күзаллап аны тамашачыга җиткерәсебез килә, дип әйтә.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2012 елда башкарасы эшләрне бер айда барларга дигән фәрман чыгарды.
Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков сайлау алдыннан Владимир Путинга конкрет таләпләр куярга кирәк ди.
Сургутта шәһәрендә караучысы булмаган өлкәннәргә дә, балалар йортындагы ятимнәргә дә махсус кичәләр үткәрелә.
“Русский журнал” баш мөхәррире Александр Морозов Путин мәкаләсенең өчтән бере бер монографиядән алынган, ди.
Казан хокук яклау оешмасы башлыгы Игорь Шолохов фикеренчә, мәхкәмә карары кирәгеннән артык җиңеләйтелгән.
дәвам