Әлеге китапханә КамАЗ ширкәте карамагында. Шушындый вәзгыятьтә Чаллыда ислам китапханәсе булдыру турында тәкъдимнәр бар.
Чаллы татар драма театры 20нче сезонын башлады. Чаллылар спектакльләрен Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә дә күрсәтергә җыена.
Узган ел Чаллыда Казанны саклап шәһит киткәннәрне искә алу чарасы узмады. Быел да “Азатлык” мәйданы буш иде.
Чаллы мәхкәмәсе казые Рәшит Кашапов “Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире Дамир Шәйхетдингә карата прокурор кисәтүенә шундый бәя бирде.
Клинтонның Казан сәфәренең алшартлары нидә? Аның белән очрашу булса, Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова нинди тәкъдимнәрен әйтер иде?
Русия саклану министрлыгы былтыр КамАЗ белән 24 миллиард сумлык йөк машиналары сатып алу турында килешү төзегән иде. Хәзер шул ачыкланды - министрлык КамАЗлар урынына 2010 елда очкычлар сатып алырга да мөмкин.
1989 елның 15 октябрендә Казанда һәм Чаллыда беренче Хәтер көннәре уздырыла. Әлеге тәүге чаралар беркадәр онытыла да башлаган. Чынбарлыкта алар ничек булган?
Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе Рәшит Бәшәргә 60 яшь тулды. Ул 1990 елларда чечен сугышын үзенең китапларында тасвирлаган язучы.
Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашаповка Русия икътисад министрлыгы 2008 елда 82 мең сумга якын акча түләгән иде...
Чаллыда яшь язучылар белән очрашу кичәсендә 15 яшенә 3 китап чыгарган шәхес турында да сүз булды. Автор беренче китабын 4 яшендә язган.
Чаллылар Татарстандагы һәм Башкортостандагы 2 сәгатьлек аерманы бетерүне сорап республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать әзерләде.
Чаллыда чыга торган “Безнең юл” һәм “Чаллы яшьләре” газетыннан да экстремистик рух эзләү башланган иде һәм ул дәвам итә. Нәтиҗәдә “Чаллы яшьләре” газеты хәзер басылмый.
“Сәяси тоткыннарга - ирек!” дигән шигарь астында узган бу урам җыенында Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповның да катнашы бар.
Май аенда Алабугадагы татар зиратында вәхшилек кылына. Гаеплеләрне табып, җәза бирү урынына милиция моны җил-давылга сылтый.
Май аенда Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов интернет аша 6 язма таратканы өчен ел ярымга шартлы рәвештә хөкем ителде. Хәзер чират язмаларга җитте.
Эзәрлекләнүләргә дучар булган татар милли хәрәкәте вәкилләре үз хокукларын яклап каршылык чаралары уздырудан арыдылар, кебек. Милли хәрәкәт вәкилләре дәүләт җитәкчеләренә хокук органнары эшчәнлегенә зарланып хатлар яза башлады.
Бу күренешкә сәяси бәя бирергә кирәк түгел, болар әкият геройлары гына, ди чәчәк бәйрәме өчен җаваплы Рафаил Кыямов.
Соңгы елларда суверенитет сүзе Чаллыда гомумән ишетелми. Суверенитет көне чәчәкләр бәйрәменә әйләнеп калды. Ләкин монда да өстенлек урыс мәдәниятенә бирелә.
“КамАЗ”ның матбугат үзәге “КамАЗ” белән “АвтоВАЗ”ны берләштерелүен һәм аларның башына “КамАЗ” генераль директоры Сергей Когогинның билгеләнүен инкарь итә.
Чаллы милли хәрәкәте 30 август көне уңаеннан пикет уздыруга хәкимияттән рөхсәт булуга карамастан, әлеге чараны уздырмаска булды.
дәвам