Халыкара төрки яшьләр оешмасының Кырымда узган корылтаенда Татарстан вәкилләре дә катнашты. Анда БМО, Европа шурасы һәм ОБСЕ депутатларына мөрәҗәгатьләр кабул ителде.
Икелан Бәсел Рушди исемле фәләстинле 10 ел чамасы элек татар кызы Галиягә өйләнә. Бүген алар 4 бала үстерә. 2006 елда Рушди гаиләсе Чаллыга кунакка килә һәм төпләнеп кала.
Резолюциядә Риббентроп-Молотов пакты имзаланган көнне Европа күләмендә сталинизм һәм нацизм корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтәргә, диелә.
Русия кануннары даими үзгәртүләргә дучар булып тора. Шуның нәтиҗәсе булып, регионнардагы җирле кануннарга үзгәрешләр кертергә мәҗбүрләр. Яңалык Чаллыга да килеп җитте.
Чаллы эшмәкәре Марат Гарифуллин һәм “Тулпар” ат мәктәбе җитәкчеләре арасындагы җир бәхәсен Башкортстан прокуратурасы вәкилләре чишәчәк.
Әгерҗе районындагы Иж-Бубый мәдрәсәсе заманында Европа уку йортлары дәрәҗәсенә күтәрелә. Ләкин биредәге югары дәрәҗәдәге укыту Русия империясе чиновникларына ошамый. 1781 елда ачылган мәдрәсә 1911 елда ябыла.
Гуантанамо төрмәсендә 40-ка якын тоткын калган дип фаразлана. Алар арасында Чаллы кешесе Равил Минһаҗев та бар. Америка хокук яклаучылары Минһаҗевны Русиягә кайтаруга каршы.
Миңтимер Шәймиев Чаллыда Татарстанның район, шәһәр башлыклары, эшмәкәрләр белән хәйриячелек эше, аны үстерү турында киңәшмә уздырды.
Казан үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтте. Алабуга да 1000 еллык дәверен узган. Ә менә Чаллы әлегә кадәр үзенең нигезләнү вакытын белми. Тарихтагы ак тапларны бетерү өчен җирлегендә казу эшләре башланды.
Чаллы ТИҮе даими рәвештә йөзләгән кешене Болгар, Биләр җирләренә алып баруны оештырды. 2009 елда бу хакта сүз булмады. Шулай да, халык соравын искә алып, Әгерҗе районы Иж-Бубый авылына сәфәр оештырыла.
100 метр арага эстафета йөгерүе 30 сәгатьтән артык дәвам итте. Шушы вакыт эчендә Чаллы ике рекорд куйды.
Чаллыда 4 августта 100 метр арага йөгерү башланды. Әлеге йөгерү бер тәүлек буе дәвам итәчәк һәм барысы да уңышлы килеп чыкканда, Чаллы Гинессның рекордлар китабына керәчәк.
Русия хөкүмәте җитәкчесе Владимир Путин оештырган киңәшмәдә КамАЗ ширкәте генераль җитәкчесе Сергей Когогин да катнашты. “Яңа шартларда яңача эшли башларга вакыт”, дип белдерде ул анда.
Чаллыда чиратлар хасил булды. Кешеләр сәламәтлекләре турында белешмә ала. Халык 4-5 августта узачак йөгерешкә әзерләнә. Ул уңышлы үтсә, Чаллы Рига рекордын яңартачак.
“Чаллы яшьләре” һәм “Безнең юл” газетлары баш мөхәррире Дамир Шәйхетдиновка прокурор “экстремизмга каршы тору турында”гы канунны бозарга ярамавы хакында кисәтүләр ясаган иде.
Фәүзия Бәйрәмовага татар тарихы белән бәйле урыннарга барып кайтуына рөхсәт бирелгән. Фәүзия ханым Ибраһим ханның кием-кораллары Пермь җирендә саклана, ди.
Быелның май аенда Чаллыда ике татар газеты нәшер ителә башлады. Шуларның берсе “Халкым” дип атала. Биредә 5 кыз эшли һәм барысының да исемнәре Лилия.
Чаллыда чыга торган “Капитал” газеты үзенең бер язмасын шулай дип атый. Анда язылганча, 21 июльдән башлап махсус хезмәтләр кеше хатларын, бандерольләрне ачып, тикшерергә хокуклы.
Чаллыдагы китапханәләрдә телефоннарны өзә, су краннарын яба башладылар - түләргә акча юк. Айларча сусыз, телефонсыз булсалар да, эшләрен дәвам итәләр.
Көнчыгыш Төркестанда татарлар да яшәве яхшы мәгълүм. Андагы татарларның Өремче вакыйгаларында катнашуы мөмкинме?
дәвам