Чаллыдагы милли хәрәкәт вәкилләренең төрле оешмаларга, җитәкчеләргә хатлар, мөрәҗәгатьләр язуы яңалык түгел. Чаллы ТИҮнең республика президентына булган соңгы мөрәҗәгате татарның күркәм ризыгы чәк-чәк белән бәйле.
Фәүзия Бәйрәмовага карата 7 декабрьдә мәхкәмә эше дәвам итте. Гаепләнүче як эшнең беренче көнендә үк хөкем эшенең татар телендә баруын шарт итеп куйды. Бәйрәмова һәм аның җәмәгать яклаучылары бу эштә Русия һәм Татарстан кануннарына таяна.
Русия премьер-министры Владимир Путинга сорау бирү КамАЗда да оештырылды. Сорау бирелгәч шул ачыкланды - Путин КамАЗ җитәкчесенең фамилиясен бутый икән.
Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовага карата мәхкәмә 26 ноябрьдә булырга тиеш иде. Бу көнне шаһитлар килмәүне, казыйның авыруын сәбәп итеп, мәхкәмәне 2 декабрьгә күчерделәр. 2 декабрьдә мәхкәмә башланды һәм шунда ук эшен туктатты.
Чаллыда яшәүче 67 яшьлек Әнүрбик Гобәйдуллин “Азатлык” радиосын озак еллар тыңлый. Радио тапшыруларын тыңлауда ул заманнан артта калырга теләми.
Язучы Фәнзаман Баттал узган ел Чаллыда Милли Мәҗлес утырышында катнашкан. 25 ноябрьдә аны шаһит буларак милиция белән Чаллыга китертәләр. 2 декабрьдә ул Фәүзия Бәйрәмованы хөкем итү эшенә кабат чакырулы.
Күптән түгел генә Кельн һәм Мәскәүдә СПИД белән һепатит авыруларына каршы көрәш буенча халыкара конференцияләр булды. Анда Чаллы СПИД үзәге баш табибы Галимҗан Зарипов та катнашты.
Чаллыда Милли Мәҗлес эше буенча мәхкәмә алды утырышы булды. Анда Фәүзия Бәйрәмованың җинаять эшен туктату турындагы юлламасы кире кагылды.
Дамир Шәйхетдин Милли Мәҗлес эше буенча башта шаһит буларак тикшерүгә җәлеп ителде. Аннан җинаять эшендә шик белдерелде. Хәзер гаепләнүчегә әйләнде.
Путинның Чаллыга булган сәфәрен яктырту өчен җирле татар журналистлары чакырылмады. Русия премьеры Мәскәү журналистлары “боҗра”сында иде.
15 ноябрьдә Чаллыда булган вакыйгада җинаятьчене табуда видеокүзәтү ярдәм иткән. Шәһәр башлыклары хәзер бар җиргә дә шушы җайланманы куюны тәкъдим итә.
Чаллының “Атмосфера” күңел ачу йортындагы янгын нәтиҗәсендә 32 кеше шифаханәгә озатыла. Шуларның икесе үлә. Җидесе реанимациядә.
Рәфис Кашапов шартлы рәвештә 1,5 елга хөкем ителгәч, ярты елдан артык вакыт узды. Бу вакыт эчендә Чаллыда милли хәрәкәт бер генә урам җыены яки пикет оештырмады.
“Җитештерүдәге сакчыллык” турында 9 ноябрь Мәскәүдә сөйләшү булса, 12 ноябрьдә Чаллыда халыкара форум башланды. Анда Русиянең эре ширкәт җитәкчеләре һәм чит ил вәкилләре катнаша.
Чаллыда октябрь инкыйлабының 92 еллыгы уңаеннан урам җыены ике урында узды. Бу вәзгыятьне КПРФ вәкилләре “Бердәм Русия” фиркасе тыкшынуы дип бәяләде.
Тукай районы милиция бүлегендә Җәүдәт Хәйруллинны куртка җиңенә асылынган килеш табалар. Аның үлемендә “билгесез милиционерлар” гаепле дип санала.
Чаллыда 1993 елда Җәмигъ мәчете нигезенә таш куела. 16 ел эчендә төзелә алмаган Җәмигъ мәчетенә тагын бер тапкыр нигез ташы салу тантанасы узды.
Чаллының 15-30 ел элек төзелгән йортлары янында яңа йортлар төзү галәмәте башланды. Халык бу күренешкә каршылык чаралары белән урамнарга да чыга.
Русия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Олег Морозов Чаллыда депутатлар, журналистлар белән очрашу вакытында шулай дип белдерде.
Рахмай Хисматулла татар укучысына язучы, шагыйрь һәм журналист буларак билгеле шәхес. Ул Түбән Кама шәһәрендә “Җидегән чишмә” әдәби берләшмәсен оештырган, аннан соң Чаллы язучылар берлеге рәисе булган кеше.
дәвам