Стәрлетамак нефть-химия заводына дроннанр һөҗүм иткән, шартлаудан соң цех өлешчә җимерелгән

Радий Хәбиров

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, Стәрлетамакның сәнәгать комплексына ике дрон ярдәмендә "террор һөҗүме" ясалган.

Стәрлетамак нефть-химия заводының (СНХЗ) су чистарту цехында шартлау булганнан соң бинаның бер өлеше җимерелгән, дип хәбәр итте шәһәр мэры Эмил Шәймәрданов.

"Цехта биш кеше эшләгән. Беренчел мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк", — дип язды ул.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, Стәрлетамакның сәнәгать комплексына ике дрон ярдәмендә "террор һөҗүме" ясалган.

Аның сүзләренчә, иминлек хезмәтләре һәм саклану көчләре ике дронны да атып төшергән, ә аларның кыйпылчыклары ярдәмче цех урнашкан сәнәгать мәйданына төшкән.

"Үлүчеләр һәм яраланучылар юк, ширкәт гадәти режимда эшләвен дәвам итә", — дип хәбәр итте Хәбиров.

4 ноябрьдә җирле вакыт белән иртәнге җиделәрдә Башкортстанда дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде. Росавиация Уфа һава аланына вакытлыча чикләүләр кертте, әлеге вакытта ул гадәти тәртиптә эшли.

Украина ягы бүгенге һөҗүмнәр турында берни белдермәде.

Башкортстанның нефть һәм газ эшкәртү белән бәйле ширкәтләренә дрон һөҗүмнәре әледән-әле булып тора.

Быел сентябрьдә генә "Газпром нефтехим Салават" ширкәтенә ике һөҗүм булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!