Азатлык хисабы: Татарстан һәм Башкортстаннан 14 меңнән артык сугышчы үлгән

Күмертауда Виталий Ведерников белән хушлашу, 3 октябрь

Исемлеккә соңгы 40 көндә меңнән артык исем өстәлде.

Русия Украинага каршы башлаган сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 14 меңнән артык кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле туплыйбыз.

22 октябрьгә без Татарстаннан кимендә 6456 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Башкортстан исемлегендә кимендә 7612 үлгән хәрби исеме бар.

Ике республикадан Украинадагы сугышта кимендә 14068 үлем очрагы турында хәбәр таба алдык. Ике республикадан 6 мең хәрби үлгәнен без 10 сентбярьдә хәбәр иткән идек. Соңгы 40 көндә меңнән артык исем өстәлде.

Шул ук вакытта, бер ел элек (10 октябрь) безнең хисапта ике республикада без тапкан үлемнәр саны 6 меңнән арткан иде. Димәк, соңгы бер елда табылган үлемнәр саны яртысыннан күбрәк, 8 меңгә артты.

Бу соңгы елда үлемнәр турында хәбәрләрнең никадәр ешаюын ачык күрсәтә.

Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.

Башкортстан: география һәм үлүче хәрбиләр яше

"Сугышта үлүчеләр" хисабындагы харита күрсәткәнчә, иң күп үлүчеләр – Уфа шәһәреннән.

Районнардан үлүчеләр саны зур тизлек белән арта бара. Күрше Татарстаннан аермалы буларак, районнардан үлүчеләр саны зуррак. Иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:

  • Уфа – кимендә 659 кеше.
  • Белорет районы – кимендә 355 кеше.
  • Учалы районы – кимендә 281 кеше.
  • Стәрлетамак – кимендә 280 кеше.
  • Мәләвез районы – кимендә 240 кеше.
  • Баймак районы – кимендә 227 кеше.
  • Туймазы районы – кимендә 225 кеше.
  • Әбҗәлил районы – кимендә 203 кеше.

Бу районнар исемлеге күптәннән үзгәрми, әмма аерым районнарның "урыны" үзгәрә. Әйтик, узган хисаптан бирле, Учалы районы Стәрлетамакны узды. Мәләвез районыннан да үлемнәр саны күбрәк билгеле булды, ул Баймак һәм Туймазы районнарын узып китте.

Үлемнәр турында хәбәрләр иң аз килүче районнар нинди? "Яшел исемлек"тә – Межгорье (30), Чакмагыш (34), Агыйдел (34), Федоровка (40) районнары.

Башкортстаннан сугышта үлүчеләрнең уртача яше — 39,13

Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше әкерен генә арта бара. Хәзер бу күрсәткеч — 39,13. Узган ай ул 38,96 иде. Урта яшь бу мәгълүматны таба алган кешеләрдән саналды (7612 кешенең 6054се).

Башкортстаннан иң күп һәлак булучылар — 35-44 яшьлекләр:

  • 35-44 яшь: кимендә 2156 кеше,
  • 45+ яшь: кимендә 1822 кеше,
  • 25-34 яшь: кимендә 1504 кеше,
  • 18-24 яшь: кимендә 537 кеше.

Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар. Икенче һәм өченче урында 1990нчы һәм 1970нче елларда туучылар бара.

Үлгән хәрбиләрнең некрологларын укыган вакытта, олырак яшьтәге кешеләр күләме артуы сизелә. Әмма 25 яшькә кадәр бик яшь егетләр дә кимеми, кайчак 18-19 яшьлек кешеләр дә күренә.

Татарстанда үлемнәр географиясе

Татарстаннан иң күп үлүчеләр, элеккечә – зур шәһәрләрдән һәм көньяк-көнчыгыш районнардан.

Районлап статистика түбәндәгечә:

  • Казан – кимендә 1073 кеше.
  • Чаллы – кимендә 668 кеше.
  • Түбән Кама районы – кимендә 414 кеше.
  • Әлмәт районы – кимендә 309 кеше.
  • Яшел Үзән районы – кимендә 260 кеше.
  • Бөгелмә районы – кимендә 231 кеше.

Иң аз үлем хәбәрләре дә элеккечә – Әтнә, Теләче, Кама Тамагы районнарыннан. Бу районнарда халык саны аз, уртача 12-14 мең кеше.

Татарстанда сугышта үлүчеләрнең уртача яше — 38,93

Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, төп үлемнәр, нигездә, 35-44 яшь төркеменә туры килә:

  • 35-44 яшь: кимендә 2435 кеше,
  • 45+ яшь: кимендә 1801 кеше,
  • 25-34 яшь: кимендә 1549 кеше,
  • 18-24 яшь: кимендә 470 кеше.

Татарстаннан үлүчеләрнең урта яше – 38,93 (6456 кешедән 6086сының яшенә нигезләнеп). Сугышта күбесенчә урта яшьтәге, гаиләле кешеләрнең үлүләре күренә.

Шулай итеп, ике республикада һәлак булучыларның урта яше – 39,03 тәшкил итә (элек – 38,92 булган).

Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар. 1970нче һәм 1990нчы елларда туучылар арасында да үлүчеләр күп.

Идел буенда һәлак булучылар кимендә 43 мең

"Idel.Реалии" басмасы Идел буенда урнашкан төбәкләрдә һәлак булучылар исемлеген аерым җыя. Бу көннәрдә исемлектә үлгән кешеләр саны 43 меңнән артты. Исемлекне басма шулай ук ачык чыганакларда чыккан хәбәрләрдән барлый.

Беренче ике урында (Русия күләмендә кебек үк) – Башкортстан белән Татарстан бара. Башка төбәкләрдә табылган һәм расланган үлемнәр саны түбәндәгечә:

  • Пермь крае — 4 555 кеше
  • Сарытау өлкәсе — 4 117 кеше
  • Самар өлкәсе — 3 045 кеше
  • Оренбур өлкәсе — 2 777 кеше
  • Киров өлкәсе — 2 488 кеше
  • Удмуртия — 2 418 кеше
  • Түбән Новгород өлкәсе — 2 343 кеше
  • Ульян өлкәсе — 1 579 кеше
  • Әстерхан өлкәсе — 1 525 кеше
  • Чуашстан — 1 423 кеше
  • Мари Иле — 1 107 кеше
  • Пенза өлкәсе — 1 055 кеше
  • Мордовия — 567 кеше

Үз чиратында "Медиазона" журналистлары, BBCның урыс хезмәте белән бергә, Украинадагы сугышта һәлак булган 136 286 русияле исемен ачыклаган (16 октябрь).

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз