Summary
- Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе – 1186нчы Муса Җәлил исемендәге мәктәпне башка мәктәпкә кушу планы карала, ул гамәлгә ашса, мәктәп күрше мәктәп корпусы булып калачак.
- Татарстан җитәкчелеге һәм Мәскәү татарлары мәктәпнең мөстәкыйль статусын саклауны таләп итә, кушу мәктәпкә һәм татар мәдәниятенә зыян китерәчәк дип санала.
- Мәктәпнең татар теле дәресләре, мәдәни чаралары һәм Каюм Насыйри үзәге эшчәнлеге уникаль, әмма татар балалар саны аз, кушу бу мохитне тагын да киметә ала.
Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе – Советлар Берлеге Каһарманы Муса Җәлил исемен йөртүче 1186нчы мәктәпне башка мәктәпкә кушу мәсьәләсе күтәрелгән.
Мәскәүнең Мәгариф һәм фән департаменты 2025 ел ахырына кадәр берләштерү вариантын җитди рәвештә карый. Әгәр бу гамәл тормышка ашса, халык телендә "татар мәктәбе" дип йөртелгән әлеге уку йорты башкала көньяк-көнчыгышында күрше 2010нчы мәктәпнең аерым корпусы булып кына калу ихтималы бар.
Бүгенге көндә мәктәптә 637 бала белем ала.
Мәскәүдә татар мәктәбе ишегалдында Муса Җәлил бюсты
"Мәктәпне кушу Татарстанда да зур борчу уята"
Татар мәктәбен башка мәктәпкә кушуны Мәскәү татарлары да, Татарстан җитәкчелеге дә өнәми, моңа каршы көрәшеп тә караганнар.
Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин "Миллиард татар" басмасына аңлатканча, узган ел ук Мәскәү мэриясенә әлеге мәктәпнең мөстәкыйль статусын саклап калу үтенече белән рәсми хатлар юлланган. Ә быел мондый мөрәҗәгать Мәскәү мэры Сергей Собянин исеменә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов имзасы белән җибәрелгән.
"Татарстан Республикасының Русия Федерациясендәге вәкиллеге Мәскәүдәге 1186нчы Муса Җәлил исемендәге мәктәп белән тыгыз хезмәттәшлектә тора. Мәктәптә хәзер Каюм Насыйри үзәге эшләп килә, укучылар ел саен Казанда узучы халыкара туган тел олимпиадаларында беренче урыннарны яулый. Татар мәдәниятен, тарихын саклау чаралары, билбау көрәше чемпионатлары һәм башка күптөрле эшчәнлек алып барыла. Вәкаләтле вәкиллек мөмкинлекләреннән чыгып мәктәпкә ярдәм күрсәтә һәм 1990нчы еллар ахырында нигез салынган матур традицияләр – шул исәптән татар телен укыту – киләчәктә дә дәвам итсен өчен тырыша. Мәктәпне комплекс белән кушу мәсьәләсе бездә дә, республикада да зур борчу уята. Узган ел Мәскәү мэриясенә мәктәпнең мөстәкыйль статусын саклап калу үтенече белән хатлар җибәрелгән иде. Быелгы мөрәҗәгатьне инде Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады", – дигән Эмиль Фәйзуллин.
БУ ТЕМАГА: Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбен башка мәктәп белән берләштермәкчеләр"Мине эштән алу - мәктәпкә һөҗүм"
Озак еллар мәктәп мөдире булып эшләгән Роза Шакирова-Хәбибуллинаны узган ел эшеннән алганнар – ул аттестация узмаган.
2024 елның 19 июненнән 1186нчы мәктәпне Ольга Гасанова җитәкли башлады.
Роза Шакирова-Хәбибуллин, 2021 ел
Роза Шакирова сүзләренчә, кушу сүзләре күптән йөргән. Ләкин ул моңа ничек тә каршы торырга тырышкан, "зур иҗтимагый резонанс тудырачак" дип кисәткән.
Комиссия Шакированың аттестация уза алмау сәбәбе итеп берничә күрсәткечнең үтәлмәвен атаган: мәсәлән, укучыларның өстәмә белем бирүгә җәлеп ителүе һәм бюджеттан тыш керем күләме. "Бизнес Online" мәгълүматларына караганда, ул вакытта комиссия әгъзалары мәктәпне үзгәртеп кору тәкъдимнәрен дә җиткергән.
— Минем аттестация узмавым көтелмәгән хәл булды. Чынлыкта, мәктәпнең күрсәткечләре алдагы өч аттестациядә дә быелгыдан түбәнрәк иде. Бу — мәктәпләрне кушу юнәлешендә мине читкә этәрү өчен формаль сәбәп кенә. Минем өчен бу авыр хәл булды. Шунда ук аңладым: мине аттестацияләми калдыру — мәктәпкә һөҗүм, — дигән Шакирова басмага.
БУ ТЕМАГА: "Мәскәүдә безне татар мәктәбе дип йөртәләр". Русия башкаласындагы бердәнбер татар мәктәбенә 25 ел"Бездән мәктәпне тартып алмагыз!"
Мәктәпнең киләчәге өчен иң нык борчылган кешеләр – укучыларның ата-аналары. Алар бертавыштан берләштерүгә каршы чыга.
Мәсәлән, Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Рушан Аббясов мәктәпнең идарә шурасы җитәкчесе булып тора. Аның сүзләренчә, балаларын нәкъ менә әлеге мәктәпкә укырга бирер өчен ул махсус рәвештә Люблино районына күченеп килгән. Улы белән кызы инде мәктәпне тәмамлаган, иң кечкенәсе исә хәзер 5нче сыйныфта укый.
— 28 ел буена безнең үзенчәлекле мәктәбебез актив рәвештә үсеп килде. Анда 35тән артык милләт баласы белем ала. Әмма беркайчан да милләтәр арасында низаг чыкканын хәтерләмим, — дигән Рушан Аббясов "Бизнес Онлайн"га. — Өстәвенә мәктәптә җылы, өй кебек атмосфера, бердәм һәм ихлас коллектив. Белем дәрәҗәсе дә югары: олы улым ВГИКка (Русия дәүләт кинематография университеты - ред.) керде, кызым медицина юнәлешенә китте. Укытучылар коллективы 27 ел дәвамында булдырылганны саклап калу өчен бөтен көчне куя. Әти-әни буларак без дә шуңа бик нык өметләнәбез. Әгәр берләштерсәләр, менә шушы иң кадерле байлык югалырга мөмкин.
Элмира Мифтахова кызының быел гына беренче сыйныфка баруын сөйләде. Мәктәпкә аларга Мәскәү өлкәсеннән килергә, 20 километр юл үтәргә туры килә.
— Балабыз монда йөри алсын өчен Мәскәүдә вакытлыча теркәлү ясарга мәҗбүр булдык. Чөнки биредәге мохит чынлап та үзенчәлекле! Мәктәп зур түгел, бу аны тагын да иминрәк итә: һәр хезмәткәр, сакчы балаңны йөзеннән дә, исеменнән дә таный. Монда балаларны да Bentleyда да, LADA Grantaда да, метрода да китерәләр, әмма беркем моңа әһәмият бирми. Социаль аерма юкка чыга, — дип сөйләгән ул журналистларга.
Мифтахова фикеренчә, мәктәпнең тагын бер өстенлеге – кызларга яулык бәйләргә рөхсәт ителү.
— Без юл газапларыннан курыкмыйбыз, барыбер йөртәчәкбез! Әмма ни өчен берләштерергә кирәк – аңламыйбыз. Мәктәпнең уку күрсәткечләре дә яхшы бит, — дигән ул. — Кирәк булса, өйдән-өйгә йөреп, кешеләрне үз мәктәбебезгә чакырырга әзербез. Тик бездән аны тартып алмагыз! Бу мәктәп – бөтен Русиянең кечкенә бер моделе.
Укучылар күбрәк булган саен мәктәп баерак
Мәскәү хакимиятен бу эшкә гади бюрократик мантыйк этәрүе дә мөмкин. Мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын кушу, бер тирәдә урнашкан уку йортларыннан зур белем бирү комплекслары төзү процессы башкалада 2011 елда ук башланган иде. Моның максатлары да күркәм итеп күрсәтелде: бушрак мәктәпләрне тулыландыру, хисап алып баруны гадиләштерү, көчле педагогик коллективлар туплау һәм уку сыйфатын күтәрү.
Бүген Русиядә мәктәпләргә финанслау укучы санына бәйле: укучы күп булган саен мәктәпнең кереме дә арта. Өстәвенә, 2025 елның 1 гыйнварыннан Мәскәүдә бу норматив янә күтәрелде: башлангыч сыйныф укучысына елына 160,3 мең сум, ә 5тән 11нче сыйныфка кадәр – 184,6 мең сум туры килә.
"Бизнес Online" Мәскәү мәгариф һәм фән департаментына 1186нчы мәктәпне кушу ниятләре турында рәсми аңлатма сорап мөрәҗәгать иткән. Әмма әлегә җавап килмәгән.
Татар мәктәбе никадәр татар?
Этномәдәни татар компонентлы гомуми белем мәктәбе Мәскәүдә 28 ел элек – 1997 елда ачылган. Башта мәктәп буш торган балалар бакчасы бинасында эшли башлый, ә 2008 елда яңа корпуска күчә.
2025 елда 1186нчы мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары Мәскәү шәһәренең ике көмеш һәм җиде алтын медаленә лаек булды.
Бүгенге көндә Мәскәүнең 1186нчы мәктәбендә 637 бала белем ала, ә бина 550 укучыга исәпләнгән. Мәктәптә һәр параллельдә ике класстан артмый.
Халык телендә аны татар мәктәбе дип йөртсәләр дә, анда татар укучылары саны нибары 98. Биредә башка милләт балалары күп: таҗиклар — 179, кыргызлар — 120, үзбәкләр — 72, гомумән, барлыгы 35тән артык милләт балалары укый.
Мәктәптә 52 хезмәткәр эшли, шуларның 32се — укытучылар. Алар арасыннан 28е — татарлар.
Мәҗбүри уку планында 1–3нче сыйныф укучылары өчен атнасына бер сәгать күләмендә "Татар теле практикумы" курсы укытыла (башлангыч мәктәпнең 4нче сыйныфында әлеге дәрес юк), ә 5–6нчы сыйныфларда ул атнасына ике сәгать алып барыла. Шулай ук 1нче сыйныфтан алып 6нчы сыйныфка кадәр өстәмә белем бирү кысаларында атнасына бер сәгать "Тел һәм мәдәният" курсы да гамәлгә ашырыла.
Моннан тыш биредә татар чаралары, бәйрәмнәре үткәрелә, Каюм Насыйри үзәге эшли.
Биш ел элек мәктәп исеменнән "этномәдәни татар компоненты" дигән сүзтезмә алып ташланды. "Бизнес онлайн" чыганаклары белдерүенчә, моның сәбәбе – Мәскәү хакимиятенең белем бирү өлкәсендә бертөрлелек һәм стандартлаштыру сәясәте.
Ата-аналар белдерүенчә, татар теле дәресләре инде хәзер үк күпкә киметелгән, әгәр мәктәп кушылса, алар бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.
"Татар рухыннан анда берни дә калмады диярлек. Мәктәп элекке инерция буенча гына шундый булып күренә, әмма татарлык хәзер бары тик Муса Җәлил истәлегенә багышланган чараларда гына саклана", – дип сөйләгән басма әңгәмәдәшләренең берсе.
2021 елда ук Роза Шакирова-Хәбибуллинамәктәптә татар балалары әз, күбрәк мигрант балалары килә дип сөйләгән иде:
— Мин килгәндә татарлар 50% юк иде инде, 30% иде. Төрле милләтләр, урыслар күп иде. Хәзер татарлар 25%ка калып бара. Быелгы беренче сыйныфтагы илле баланың унбере - татар баласы. Татарлар хәзер нишләптер башка мәктәпләрне сайлыйлар, Азия балалары белән укыйсылары килми. Башлангыч мәктәпне тәмамлыйлар да, башка мәктәпне сайларга тотыналар. Бездә зур комплекслардагы кебек заманча җиһазлар юк, супер IT-техника юк, бәлки аларга шул кирәктер. Мин аңламыйм, әмма безнең хәзерге татарларда, кызганыч, ниндидер патриотлык хисе юк инде. Азия балалары белән укырга кимсенәләр, менә шундый туып килүче шовинизм бар.
Мәктәпнең 25 еллыгына Азатлык Радиосы анда укып чыккан укучылар белән сөйләшкән иде. Татар теле дәресләре күп булмаса да, татар мохите, татар укытучылары, татар чаралары булуы турында сөйләделәр. Белем бирү сыйфатының югару булуын да әйттеләр.
— Мәктәп балаларны татар мәдәнияте белән таныштыра, анда татар рухы булмаса, гаҗәп булыр иде. Мәктәп өчен беренче дәрәҗәдәге бурыч бу – татар мәдәниятенең колоритын саклап калу, аны һәркемдә җанландыру. Татар мәктәбе дөньясы һәрвакыт тере, кызыклы, балалар энтузиазмы белән тулы. Татар теленең махсус кабинетлары, татар әкиятләренә декорацияләр, татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше белән бәйле шәп музей бар. Бу мәктәптә татарлар тормышын белмәү өчен бик тырышырга кирәк, — дигән иде мәктәпне 2009 елда тәмамлаган, әмма югары уку йортын тәмамлап шушында укытучы булып кайткан Әлфия Полина.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!