Accessibility links

Кайнар хәбәр

"20 яшьлек кызлардан террорчы ясыйлар" Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә дүрт хатын-кыз кулга алынды


Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе
Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе

Бу — Кырымда хатын-кызларга карата "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле беренче җинаять эше.

Русия аннексияләгән Кырымда 15 октябрьдә "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова сак астына алынды. Мәхкәмә утырышлары 16 октябрьдә Акмәчеттә узды. Бу хакта адвокат Эмиль Курбединов сүзләренә сылтанып, "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Мөслимәләргә Кырымда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы бүлеген төзү һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән. Гаепләүнең нечкәлекләре әлегә билгеле түгел. Бу — Кырымда хатын-кызларга карата "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле беренче җинаять эше.

Мәхкәмә көнне Акмәчеттә бер төркем кырымтатар Кырым мөселманнары Диния Нәзарәте бинасы янына килде. Алар мөфтияттән дүрт мөслимәнең тоткарлануына реакция белдерүне таләп итте.

Активистларның берсе "Кырым теләктәшлегенә" белдерүенчә, кырымтатарлар Диния нәзарәттән "мөселманнар намусын яклау өчен үз дини бурычын үтәргә чакыра".

Тоткарланучылар кемнәр? Гади хатын-кызлар, яшьләр.

Эсма Неметуллаева — Бакчасарайда яшәүче кондитер, балигъ булмаган биш кызының әнисе. Ул — 2023 елда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә кулга алынган сәяси тоткын Ремзи Неметуллаевның хатыны. Эсманың әнисе белән бер йортта яшиләр.

Эльвиза Алиева — Бакчасарай районы Топчыкой авылыннан. Акмәчеттә икмәк пешерү комбинатында кассир булып эшләгән, хәзер Кырым федераль университетында "Менеджмент" белгечлегегә 4нче курста укый.

Насиба Саидова — Кырымда танылган имам кызы, педагогика көллиятенең соңгы курсында укый, Бакчасарай районы Залонкой авылындагы балалар бакчасында ясле төркемендә тәрбияче булып эшли.

Фавзия Османова — Акъяр янында Мамашай авылында яши, кибеттә эшли.

Эсмә Неметуллаевадан кала, калган өч кызга әле 22 яшь тә тулмаган.

Тентүләр 15 октябрьгә каршы төндә, кайсы гаиләдә иртәнге өчтә, кайда дүрттә башлана.

Барысы да бер калыпта: дистәләп кораллы, битлекле әзмәвердәй ирләр йортларга бәреп керә, кемне егып салып, кемне аралап, йортны тикшерә башлый. Барысында да диярлек, имеш, тыелган китаплар табыла. Хатын-кызларны Акмәчетә, Русия ФСБсы идарәсенә алып китәләр.

Сәяси тоткын Ремзи Ниметулаевның әтисе һәм Эсмә Ниметулаеваның каенатасы Синавер Ниметулаев сүзләренчә, аларга тентүчеләр төнге өчтә килгән.

— Төнге өчтә минем оныкларым янына кораллы ирләрдән торган тулы отряд килде, алар белән битлек кигән хатын-кызлар да бар иде. Өйдә 4 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар яши — барысын да куркыттылар. Бу нинди оятсызлык?! Канун буенча килсеннәр иде, кәгазьләрен күрсәтсеннәр, чакыру кәгазе китерсеннәр — ни өчен болай маска-шоу ясарга кирәк?! Көн буена балаларны тынычландырырга тырыштык. Без бу куәт оешмаларының кыланышын ачыктан-ачык гаеплибез, протест белдерәбез, - дигән ул "Кырым теләктәшлегенә".

Әтиләрен тоткарлаганда ук балалар куркып калган булган.

Ниметулаевларның йортында шулай ук Эсманың әнисе Алие Бакирова да була.

— Иртә таңнан килделәр — без йокыдан уянмаган идек. Эсма йокламаган булган, күреп калу белән мине кисәтте, тиз генә киенеп куйдым. "Ишекне ватмагыз, үзем ачам", дип аларны кертте. 15ләп кеше булгандыр. Эсма үзен нык тотты, куркуын күрсәтмәде. Мине балалар янына кертеп җибәрделәр. Өлкән оныгыма 16 яшь, "бар әле, тентү карарын тыңлап кара" дип чыгарган идем, аны да куып керттеләр. Берни ишетмәдем. Барысын да, хәтта балаларның әйберләрен дә актартып чыктылар, идән асты да каралды. Алар ни эзләде, ни алды, кызымнан нәрсә сорады — берни белмим, — дип сөйләде ана.

Алие Бакировага балаларны опекага алу документлары белән йөрергә киңәш иткәннәр. Йөрмәсәгез, аларны дәүләт карамагына алачакбыз дип куркытканнар.

— Мин алардан сорадым: нигә сез кешеләрне, балаларны куркытасыз? Безнең балалар ни эш кылды? Безнең ислам динен тотуыбыз ошамыймы, әллә милләтебезме? Ике ел элек оныкларымның әтисен алып киттегез, хәзер кызымны аласыз, дип сорадым. Беркем берни җавап бирмәде.

Эльвиза Алиеваның әнисе Эльвира Алиева "Кырым теләктәшлегенә" сөйләвенчә, куәт оешмасы вәкилләре саранча кебек йортка таралып, тентү уздырган. Бер бүлмәдән, имеш, тыелган китап тапканнар.

— Мин әйтәм, бездә андый китаплар юк дим. "Менә бит бар, балаларыңның нинди китап укуларын белмисез, димәк", диделәр. 20 яшьлек кызлардан террочы ясыйлар.

Эльвиза әйбәт укый, магистратурага барырга әзерләнә иде диде әнисе.

Насиба Саидовага килүчеләр ишектән керә-керешкә каенатасын егып салганнар. Бу хакта Насибаның ире Назим Саидов сөйләде.

— Бөтен җирдә тентү уздырдылар. Тумбочкадан ниндидер бер китап табып алдылар, хатынның блокнотында гарәп графикасы белән язылган язулар белән кызыксындылар. Хатыным педаогоия көллиятенең дүртенче курсында укый, балалар бакчасында эшли, балалар аны ярата.

Назыйм китапларны безгә махсус ташладылар дип саный.

Русия хокук яклаучысы Николай Полозовбелдерүенчә, Кырымны Русия хакимияте репрессияләр өчен сынау мәйданы итеп куллана, ә аннан соң шул ук ысулларны Русиянең үзендә киңәйтеп куллана башлый.

— Кырымда чираттагы тентүләр һәм кулга алулар турында хәбәрләр хәзер инде беркемне дә гаҗәпләндерми, — ди Полозов. — Кайчак хәтта бөтен гаиләләрне — ата белән улны, туганнарны берьюлы төрмәгә утырталар. Хәзер алар репрессия корбаннары итеп хатын-кызларны сайлап, "төркем эше" уйлап чыгару дәрәҗәсенә җиттеләр, — дип аңлатты ул.

Аның сүзләренчә, Мәскәү түрәләренә ярарга теләгән җирле куәт оешмалары вәкилләре Кырымда канунсызлыкның һәм котырынуның чираттагы төбенә төшә бара.

Кырымтатар ресурс үзәге белдергәнчә, соңгы вакытта Кырымда Русия куәт структуралары тарафыннан хатын-кызларны эзәрлекләү арта.

Үзәк мәгълүматларынча, хәзерге вакытта Русия төрмәләрендә Кырымнан 34 хатын-кыз тотыла.

"Оккупацион хакимият кырымтатар хатын-кызларын да ешрак эзәрлекли башлады. Хәзер алар гаиләләрдән аталарны гына түгел, аналарны да алып китә. Ниметулаевлар гаиләсендә биш бала бар, алар әти-әнисез калу куркынычы алдында", — дип хәбәр итә Кырымтатар ресурс үзәге.

Украинаның "КрымSOS" хокук яклау оешмасы да Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Кырымда хатын-кызларга карата җинаять эшләре саны кискен артканын белдерә.

Оешма фикеренчә, бу — җирле халыкка басымның һәм куркыту сәясәтенең яңа этабы.

"Хатын-кызларга басым ясау — Русиянең системалы сәясәтенең бер өлеше. Куркыту, "эчке дошманнар" образы тудыру һәм хакимияткә тугры булмаганнарны ярымутраудан кысрыклау юлы белән оккупацион хакимият Кырымда контрольне көчәйтә", — диелә "КрымSOS" белдерүендә.

  • 2023 елда Татарстанда да дүрт мөслимә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына катышы булуда гаепләнеп кулга алынды.Ләйсән Садыйкова (1985), Алсинә Хәйруллина (1987), Рания Вәисова (1987), Альбина Вәлиәхмәтова (1989)инде ике елдан артык Казанда тикшерү изоляторында тотыла. Аларны "террорчы оешма эшчәнлеген оештыру һәм анда катнашуда" (Җинаять кодексының 205.5 маддәсе) шикләнәләр.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG