Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават Юлаев һәйкәле: "Хакимиятләр халык каршылыгын җиңеп һәйкәлне сүтә икән, димәк аны кире урынына кайтарырга ниятләми"


Салават Юлаев һәйкәле
Салават Юлаев һәйкәле

Уфада Салават Юлаев һәйкәлен сүтүгә әзерлек бара. Хакимиятләр белдерүенчә, ул төзекләндерелү өчен махсус цехка җибәреләчәк. 2027 елда аны кайтарырга вәгъдә итәләр. Ләкин кайбер башкорт активистлары һәйкәлнең кайтарылачагына ышанмый. Сүзге һәйкәле белән килеп туган хәл бу шикләрне тагын да арттырды.

Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерү кирәклеге турында сөйләшүләр Башкортстанда инде ким дигәндә биш ел дәвам итә. Медиа элегрәк язуынча, әле 2019 елны ук Башкортстан республикасы мәдәни мирас объектларын саклау идарәсе ("Башкультнаследие") хезмәткәрләре һәйкәлне тикшергәч аның начар хәлдә булуын әйткән.

"Проблемнар 40 тонналы сынның үзендә дә, постаментта да, хәтта бөтен композиция урнашкан тау битендә дә бар," дип язды 2021 елның октябрендә белгечләргә сылтанып "Пруфы" басмасы. — Терәүнең берсе – атның алгы сул аягы – белгечләр әйтүенчә, хәзер бик начар хәлдә. Ул каты черегән. Әгәр шул таяну ноктасы җимерелсә, бөтен бу зур конструкция авырлыгы астында ишелеп, Агыйдел елгасына тәгәрәп төшәргә мөмкин. Һәйкәл бербөтен түгел, ул өлешләп җыелган булган - димәк, аның күп кенә тоташу урыннары бар. Әлеге урыннар черегән. Һәм хәзер Салават Юлаев сыны иләк кебек тишек-тошык. Ат муены һәм җайдак тирәсендә ярыклар шундый зур, хәтта кошлар шунда очып кереп оя кора", дигән идарә хезмәткәрләре басмага.

"Пруфы" шулай ук һәйкәлнең Агыйдел елгасы ягына таба 11 мм-га авышканын, ә нигезенең 70 мм-га утырганын язды.

Шул ук вакытта басма 2017 елда Уфа шәһәренең элекке мэры Ирек Ялаловның сүзләрен искә төшерде. "Хәзерге халәтендә әлеге һәйкәл ким дигәндә тагын йөз ел тора алачак" дигән иде ул.

Төзекләндерү проекты авторы Наилә Майорова дүрт ел элек әйтүенчә, һәйкәлнең торышын тикшерү 1997, 2003, 2004, 2019 һәм 2020 елларда башкарылган.

Салават Юлаев һәйкәле – Уфаның визит карточкасы. Ул бик уңышлы җирдә урнашкан, һәйкәл торган кыядан Агыйдел елгасына һәм тирә-яктагы табигатькә манзара ачыла. Шуңа аны шәһәргә килүче туристлар үз итә. Һәйкәл Башкортстанның җиде могҗизасы исәбенә кертелгән, аның сурәте Башкортстанның гербына да төшерелгән.

2021 елда исә һәйкәлне төзекләндерү өчен постаменттан сүтеп алып, махсуслашкан цехка алып китәргә җыенуларын белгәч җәмәгатьчелек вәкилләре канәгатьсезлек белдерде. Алар төзекләндерү сылтавы белән һәйкәлне бөтенләй алып куярга мөмкиннәр дип борчыла. Шуңа төрле бәхәсләр чыкты, һәйкәл янында чаралар да узды.

Әлеге хәлдән соң ул вакытта Башкортстан премьер-министры булган Азат Бадранов җәмәгатьчелек белән очрашуда һәйкәлне "беркайда да алып китмәячәкләр, ә бары "пьедесталдан төшереп уң якта 10 метр ераклыкта куячаклар" диде.

Һәйкәлне төзекләндерү турында республика хакимиятләре кабат 2023 елда сөйли башлады.

"Уфа шәһәренең 450 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узганчы (2024 елның августы - ред.) Салават Юлаев һәйкәленә кагылмаячакбыз", диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров. — Барлык эшләргә экспертизалар тәмамланганнан соң гына тотыначакбыз һәм төзекләндерү эшләре 2024 елдан да иртәрәк башланмаячак. Шулай ук нигезен ныгыту өчен дә чаралар күреләчәк. Һәйкәлне ремонтлау аны алып ату өчен эшләнә дип фаразлау - ахмаклык", диде ул.

2023 елның сентябрендә Башкортстан мәдәни мирас объектларын саклау дәүләт идарәсе шурасының күзәтү утырышында һәйкәлне төзекләндерү 2024-2025 елларда узачагы билгеле булды.

— Сүткәннән соң һәйкәлне Уфадагы цехка алып китү күздә тотыла, диде идарә җитәкчесе Салават Кулбахтин.

Башкорт активистлары һәйкәлне сүтмичә һәм башка урынга күчермичә генә төзекләндерүне таләп итте.

"Мондый төзекләндерү эшләре шактый башкарылды", дип язды 2023 елны "Башкортстан патриотлары" хәрәкәте лидеры Сәгыйть Исмәгыйлов. — Мамаев курганда ("Ватан ана чакыра" һәйкәле) уздырылган төзекләндерү матур мисал булып тора", диде ул.


2025 ел башында республика медиалары Башкортстан хөкүмәте матбугат үзәгенә сылтама белән һәйкәлне төзекләндерү вакыты раслануы турында язды. Аннан күренгәнчә, һәйкәлне сүтү һәм Уфа цехына илтү 2025 елның сентябренә башкарылырга тиеш. Һәйкәлнең үзен торгызу, аерым алганда эчке каркасны алыштыру, ярыкларны бетерү, каррозиягә каршы эшкәртү һәм югалган элементларны сәнгати яктан яңадан торгызу кебек эшләрне үз эченә алган төзекләндерү эшләре 2025 елның октябреннән 2027 елның апреленә кадәр узачак. Шуннан, ягъни 2027 елның сентябренә кадәр җирлекне матурлау һәм нигезне ныгыту эшләре эшләнәчәк.

Танатаналы ачылыш 2027 елның 11 октябренә, һәйкәлнең 60 еллыгына планлаштырыла.

Ләкин соңгы елларда Русиядә милли каһарманнарга куелган һәйкәлләргә урыс милләтчеләре каршы чыга башлады.

Мисал өчен әле күптән түгел, 30 июль Сүзге ханбикәсенә әзер һәйкәлне Тубылдагы "Искер" мемориаль комплексыннан төнлә машинага салып алып киттеләр. Һәйкәлне тантаналы рәвештә быел августта куярга җыенганнар иде. Июльдә бу идеягә Z-активистлар, урыс милләтчеләре каршы чыга башлады. Коррпуциягә каршы дәүләт комитеты рәисе, Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы Кирилл Кабанов моны тарихи "экстремизм" дип бәяләде. Ул һәйкәл куюның артында "куркыныч милләтчелек" күрде, чөнки Күчем хан "Русь дошманы булган" ди. Активист һәйкәл куюны "дошманнарның Русияне таркатуга юнәлтелгән эше" дип саный. Икенче бер депутат Михаил Матвеев һәйкәл куюны провокация дип атады.

Аңа кадәр, 2021 елда Петербур университеты алдыннан Башкортстан республикасына нигез салган Зәки Вәлиди бюсты алып куелды. Шул ук елны Вәлидинең Сибайдагы һәйкәлен дә төзекләндерәбез дип урыныннан алдылар. Ә 2023 елда һәйкәл торган постаментны җимереп ташлаулары хәбәр ителде. Башкорт активистлары республика башлыгы Радий Хәбировтан Уфада Вәлидигә һәйкәл куюны таләп итте, ә ул исә үзенең матбугат вәкиле аша "мин сезгә берни вәгъдә итмәдем, һәм берни эшләмәячәкмен" дип җавап бирде. Узган елны Башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре Хәбировтан Зәки Вәлидинең Башкортстандагы һәм Петербурдагы һәйкәлләрен кайтаруны таләп итте.

Тумышы белән Оренбурдан булган, Русия Украинага каршы сугыш башлагач Германиягә китеп сәяси сыену сораган тарихчы, башкорт активисты Илшат Киньябаев Азатлыкка әйтүенчә, хакимиятләр халык каршылыгын "җиңеп" һәйкәлне сүтә икән, димәк аны кире урынына кайтарырга ниятләми.

"Аңлашыла бит инде, мондый зур чуен һәйкәлне сүтеп алып төзекләндергәндә аның җимерелү куркынычы күпкә зуррак. Шуңа күрә мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия мондый объектлар, кагыйдә буларак, урынында төзекләндерелә", ди ул.

Киньябаев әйтүенчә, башкорт халкының милли каһарманы, Мәскәү баскынчыларына каршы көрәшкән шәхес һәйкәле, Кремльнең башкортларны тулысынча урыслаштыру сәясәтенә киртә булып торуы сер түгел.

"Урыс империячеләре Салават Юлаевның катлаулы образын һәрчак тәнкыйтьләде, ә хәзер һәйкәл алынгач, аны урынына куйдырмас өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләяәчәк, моңа шик юк", ди ул.

Киньябаев башкортларны милли каһарманыннан мәхрүм итү соңгы тамчы булыр һәм халыкны уятып, чын хәлебезне аңларга мәҗбүр итәр дип саный.

"Безне ана телебездән максатчан рәвештә аеру алып барыла, табигатебезне яклаган өчен башкортларны эзәрлеклиләр, егетләребезне күпләп империяне яклаган сугышка (Украина сугышы - ред) җибәрәләр, хәзер инде безнең милли символыбызны - баш имәүне чагылдыручы Салават Юлаев һәйкәле тартып алалар. Бу башкортларга Русия империясендәге үз хәлен аңларга ярдәм итәр дип өметләнәм", ди ул.

Тагын бер башкорт активисты, шулай ук Русиядән читтә яшәүче Руслан Габбасов элегрәк Азатлыкка әйтүенчә, хәзер башкорт халкының милли каһарманнарын алыштыру бара, кайчандыр империя өчен көрәшкән кешеләрне күтәрәләр, ә Башкортстан, аның бәйсезлеге, башкорт халкы өчен көрәшкәннәрне артка этәрәләр.

"Зәки Вәлидине шулай каралта, этәрә торгач, яла яккач, тарихтан алып ташлагач, төрле урыннарда аның һәйкәлләрен алып куя башладылар. Нәкъ шундый ук төзекләндерү сылтавы белән Сибайда парктан Вәлиди һәйкәлен алып куйдылар. Шәһәр бакчасын төзекләндерү сылтавы белән алдылар, кайтарып куярга вәгъдә иткәннәр иде – һаман да юк һәйкәл. Болар барысы да Салават Юлаев белән дә шулай ук булыр дигән шөбһә тудыра. Чөнки моңа кадәр дә аңа күп һөҗүм иттеләр – янәсе, ул бандит, башкисәр, сепаратист, хакимияткә каршы көрәшкән, ник мондый кеше башкортларның милли каһарманы булып тора. Төзекләндерүгә дип алып китеп, халык үзеннән үзе тынычланганчы, сузачаклар да сузачаклар", дигән иде ул.

Габбасов Идел.Реалиига әйтүенчә, әлеге һәйкәл империягә хезмәт итүчеләр белән алмаштырылырга мөмкин, мисал өчен Икенче дөнья сугышында катнашкан Русия каһарманы Миңнегали Шәйморатов белән. Русия Украинага бәреп кергәннән бирле Башкортстанда Шәйморатов исеме бик еш телгә алына. Республикада Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен Шәйморатов исемендәге батальон төзелде.

Белешмә: Салават Юлаев һәйкәле

Салават Юлаев һәйкәле — Уфа шәһәрендә 1967 елда куелган. Халык шагыйре, 1773-1775 еллардагы крестьян сугышы батыры Салават Юлаевка (1754-1800) багышланган сын әсәре.

Автор-сынчысы — Сосланбәк Тавасиев, СССР дәүләт премиясе, Сәнгать академиясенең Алтын медале иясе. Мигъмары (архитекторы) — Исмәгыйль Гайнетдинов.

Уфаның көньягында Агыйдел елгасы буендагы текә ярга куелган. Русиядә иң зур атлы һәйкәл санала. Биеклеге 9,8 метр, авырлыгы – 40 тонна.

Һәйкәл Башкортстанның җиде могҗизасы исәбенә кертелгән, сурәте Башкортстан гербына төшерелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG