Русиянең мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре ачык хат язып Русияне Украинадагы сугышны туктатырга чакырды
"Без, рәссамнар, архитекторлар, тәнкыйтьчеләр, сәнгать белгечләре, сәнгать менеджерлары – Русия Федерациясе сәнгать һәм мәдәният вәкилләре - Украина халкы белән абсолют теләктәшлекне белдерәбез һәм "Сугышка юк!" дибез. Без кичекмәстән барлык хәрби хәрәкәтләрне туктатуны, гаскәрләрне Украинадан чыгаруны һәм тыныч сөйләшүләр уздыруны таләп итәбез ", диелә хатта.
"24 февраль Русия Украинаның бөтен территориясендә кинәт ачыктан ачык агрессив хәрби һөҗүм башлады, аның сәбәбе итеп "үзбилгеләнгән Донецки һәм Луһански халык республикалары халкын яклау" дип атады. Хәрби гамәлләр Украинаның бөтен территориясендә һәм аның эре шәһәрләрендә алып барыла: Киев, Львов, Харьков, Одесса һәм башкалар. Бу шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында – бик күп туганнарыбыз, дусларыбыз, танышларыбыз һәм хезмәттәшләребез. Без 2014 елдан бирле Украина – суверен һәм бәйсез дәүләт белән барган бу сугышны туктатырга һәм аның белән нигезле һәм тигез шартларда сөйләшүләр алып баруны таләп итәбез ", дип белдерә хат авторлары.
Хат астында 4,5 мең имза калдырылган. Алар арасында Казанның җәмигъ мәчете проектын ясауда катнашкан архитектор Альберт Гыйлманов, режиссер Хәлил Әхмәтҗанов, сәнгать тарихчысы Луиза Низамова да бар.
Төркия үз җирлегендә Украина белән Русия арасында сөйләшүләр уздырырга тәкъдим иткән
Шул ук вакытта Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглы Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән телефоннан сөйләшкәндә Украинада хәрби гамәлләр кылуны туктатырга чакырган дип яза Reuters.
Украина Русия белән сөйләшүләрдән баш тарткан
Чөнки Русия таләпләре кабул итәрлек түгел һәм алар капитуляциягә мәҗбүр итә иде дип белдергән Украина президенты Офисы башлыгы киңәшчесе Алексей Арестович.
"Тынычлык килешүе Мәскәү шартларында түгел, Киев шартларында булачагына ишарә ясадык", дигән Арестович.
Элегрәк Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков сөйләшүләр көтелә дип Путин 25 февральдә Украинада Русия гаскәрләренең хәрәкәтен туктатып тору фәрманы биргән дигән иде. Әмма Украина сөйләшүләрдән баш тарткан, шуңа күрә 26 февральдә "төп көчләрнең хәрәкәте дәвам ителгән". "Хәрәкәтнең туктап торуы" турындагы сүзләр төнлә барган хәлләргә туры килми: төнлә Русия гаскәрләре Киев һәм башка шәһәрләгә һөҗүмнәр ясады.
Татар брендлары Инстаграмнан Телеграмга һәм башка социаль челтәрләргә күчә башлады
Роскомнадзор Русиядә Facebook-ны "өлешчә" чикли башлауны игълан итте. Ә моңа кадәр Facebook РИА Новости, Газета.ру, Лента.ру, Звезда телеканалы аккаунтларын чикләгән иде.
Русия Болгарстан, Польша һәм Чехия авиаширкәтләре өчен һава киңлеген яба
Росавиация әлеге карарның сәбәбен "Болгарстан, Польша һәм Чехия очыш идарәләренең дустанә булмаган карарлары белән бәйле", дип аңлата.
Моңа кадәр Польша, Чехия һәм Болгарстан, Украинага һөҗүмгә җавап итеп, Русия очкычлары өчен һава киңлеген ябу турында игълан итте. Алар артыннан Русия очкычлары өчен һава киңлеген ябу турында Эстония, Латвия, Литва һәм Румыния хакимиятләре белдерде.
24 февральдән Русиядә сугышка каршы чараларда катнашкан 2500гә якын кеше тоткарланган дип хәбәр итә "ОВД-Инфо" проекты.
Русия укытучылары Украинага бәреп керүне тәнкыйтьләп чыкты
Укытучыларның Русиянең Украинага бәреп керүен тәнкыйтьләп язган ачык хаты астында хәзерге вакытта меңнән артык имза исәпләнә.
"Теләсә нинди сугыш - ул кеше корбаннары һәм җимерелүләр. Сугыш - ул һәлакәт", диелә петициядә.
Әлеге хатка багышланган махсус сайтта 26 февраль иртәсенә петициягә 65 төбәктән 1150 кеше кул куйган диелә. Кул куючылар арасында Башкортстан һәм Татарстан укытучылары да бар.
Латвия Русия һава ширкәтләре очкычлары өчен үз һава киңлеген яба
Моңарчы Русия өчен үз һава киңлеген ябу турында Чехия, Польша, Болгария һәм Эстония игълан иткән иде.